Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров вафат


Илһам Шакиров (1935-2019)

Казанда озак авырудан соң 83 яшендә мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров вафат булды.

Җырчының вафат булуын Азатлыкка соңгы елларда аны караган Илһам Хаҗиев раслады. "Соңгы ун көндә ул Республика клиник хастаханәсендә (РКБ) ятты, шунда йөрәге тибүдән туктады", диде ул.

Мәшһүр җырчы белән хушлашу 18 гыйнвар Казанның опера һәм балет театры бинасында булачак. Бу хакта "Татар-информ"га Илһам Шакиров белән хушлашу комиссиясе рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Хушлашу чарасы 9.00 сәгатьтә башлана. Җеназа 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында дөньяга килә. 1954 елда Казан музыка көллиятенә укырга керә. Соңрак Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетында укый һәм аны 1960 елда тәмамлый. Шул ук елда Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы солист була. Филармониянең сәнгать җитәкчесе булып та эшли.

Илһам Шакиров Татарстан һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. 1986 елда "Халыклар дуслыгы" ордены, 2010 елда Мактау ордены белән бүләкләнә.

АЗАТЛЫК АРХИВЫННАН:

2015 елның 28 гыйнварында Казанда яшьләрнең "Калеб" иҗади төркеме халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлеге уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрде. Филармония бинасында узган чарада катнашучылар мәшһүр җырчы белән чәй табынында аралаша алды.

"Калеб" яшьләре Илһам Шакиров белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:09 0:00

2015 елның 15 февралендә Илһам Шакировка 80 яшь тулды. Камал театрында узган юбилей кичәсенә аның иң тугры тамашачылары җыелган иде.

Илһам Шакировның юбилей кичәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

​2016 елның 15 февралендә Казанның филармония залында Илһам Шакировның туган көненә багышлап концерт оештырылды. Тамашаның төп каһарманы - 81 яшьлек халык артисты сәер, битараф караш белән тамашачылар арасында утырды. Илһам аганы котларга килгән сәнгать әһелләре, үзе исән вакытта җырчыга һәйкәл булдырырга кирәк дип белдерделәр.

Казанда Илһам Шакировка багышлап концерт үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИҖАТЫННАН:

фикерләр (38)

XS
SM
MD
LG