Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакировны Мәскәү котлады


Мәскәүләр бердәм булып, алты мең кешелек Мәскәү кирмәненең корылтайлар сараен тутырып килеп, Илһам Шакировны юбилее белән котлады. Татар сәнгате, татар җыры үзенең татар булганы өчен горурланып чын, югары дәрәҗәдәге концерт программасын карады.

Мәскәү кирмәненең корылтайлар сараенда тулысы белән бары тик татар җыры, татар музыкасыннан гына торган концерт программасының әлегә кадәр булганы юк иде. Һәм беренче ул тамаша данлыклы Илһам Шакировның 75 яшьлек юбилеена багышлап уздырылды.

Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәскәүнең «Рух» продюссерлар үзәге тарафыннан оештырылган ул тамашадан мәскәүләр әйтеп бетергесез горурлык, шатлык, бәйрәм тойгысы кичерде. Программаның җиренә җиткерелеп эшләнүе дә, җыр-биюләрнең туры килүләре, 9 экранда күрсәтелгән Татарстан табигате, шәһәр күренешләре, Сабантуйлары манзаралары сәхнәдә башкарылган җырларга ияртеп тамаша залындагы халыкны иксез-чиксез татар дөньясына алып кереп китте.

Мәскәү кирмәне корылтайлар сараеның алты мең кеше сыйдырышлы тамаша залы шыгрым тулы иде ул кичне.

Бу кадәр тамаша хакында Казаннан махсус килеп, мәскәүләр алдында Илһам Шакировның юбилеена багышланган китапны тапшыручы язучы, депутат, Туфан Миңнуллин да әйтми булдыра алмады.

Концертка керер алдыннан халык озаклап чират тора

«Мин бирегә өч оешма исеменнән килдем, аның берсе язучылар оешмасы, икенчесе шушы китапны чыгарган «Җыен» оешмасы, өченсе - минем Татарстан депутаты буларак та сезгә әйтер сүзем бар. Язучы буларак без бирегә икәү, Гәрәй Рәхим белән бергә килдек.

Илһам Шакировны мәскәүләр каршында котлыйсыбыз килә. «Җыен» оешмасы, аның рәисе академик Миркасыйм Госманов белән берлектә без инде Илһам Шакировның 70 еллыгына да бер китап чыгарган идек. Менә монысы икенчесе. Без аның әле яңа гына басылган беренче нөсхәсен бирегә алып килеп, сезнең каршыда Илһамның кулына тапшырабыз», диде Туфан Миңнуллин.

«Мин әле бирегә куркып кына килгән идем. Бу хәтле зур залга халык тулырмы икән дип борчылган идем. Сезне күргәч мин бик сөендем, тамаша залында бер генә буш урын да калмаган. Рәхмәт сезгә! Сез Илһамны олылагансыз! Үз кешесен олылый белгән халык үзе дә олы халык! Депутат буларак сезгә шуны әйтәсем дә килә, тиздән булачак халык исәбен алуда да мәскәүләр менә шулай бердәм, олы халык, бер халык, татар халкы булып язылса иде!», диде Туфан Миңнуллин.


Аның сүзләрен халык көчле алкышлар белән күтәреп алды. Илһам Шакировны котлап Гәрәй Рәхим исә «Татар җыры» дигән шигырен укыды.

Илһам Шакировны юбилее белән шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре Рәсим Акчурин белән Фәрит Могтасаров та котлады.

«Без Үзбәкстанда туып үстек. Анда да сезнең җырларны тыңладык. Татар халкы үзбәкләргә мәдәният алып килгән халык. Сезнең җырларны тыңларга барлык милләтләр дә җыела иде", диде Рәсим Акчурин.

Тамаша залында мәскәүләр генә булмаган күрәсең, үзләрен Белорустан, Азәрбайҗаннан һәм башка төбәкләрдән килгән татарлар дип таныткан кунаклар да сәхнәгә менеп, Илһам абыйны татарча котладылар.

Тамашачылар бик тә канәгать калган концерттан:

«Мондый әзерлекле, профессиональ эшләнгән татар концертларының Мәскәүдә булганы юк иде. Илһам Шакиров ул үзе татар җыры - татарны татар иткән кеше дә ул, моң да ул», диделәр алар.


Илһам Шакировны 75 яше белән котлаган бу тамашада татар эстрадасының иң танылган җырчылары чыгыш ясады. Алар арасында Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов, Венера Ганиева, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Айгөл Хәйри, Айдар Гайнуллин, Инсаф, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Татарстаннның фольклор ансамбле, "Казан егетләре" төркеме, Алсу һәм башкалар бар иде.

Татарча ике җыр башкарган Алсу: "Мин биредә сезнең арада, бу сәхнәдән чыгыш ясап, үземне татар мәдәниятенең бер кисәкчәсе итеп тоям", дип белдерде.

Шушы урында тамаша залында булган бер сәер хәлне дә әйтми мөмкин түгел. Алсу үзенең җырын җырлап бетерүгә сәхнәгә берничә кешене иярткән олы гәүдәле бер ир күтәрелеп менеп, Алсуга бер кочак чәчәк тапшырды да, аның кулыннан микрофонын алып: «Илһам чык әле сәхнәгә, сиңа да бүләгебез бар!», дип кычкырды.

Алсуның «Рәхмәт сезгә» дип әйтеп, сәхнәдән чыгып китүдән башка чарасы калмады. Менә шушы вакытта инде ул үзен, татар мәдәниятенең бер кисәкчәсе дип кенә түгел, татар менталитетының да бер өлеше итеп тойгандыр. Чөнки татар концертлары кайда гына булмасын, сәхнәгә менеп шундый тавыш белән үзен танытучылар бер бу концертта гына түгел. Моңа инде ияләнеп барабыз. Соңыннан ул абыйның Самардан булуы да, аның дөньякүләм танылган көрәшче Хабил Бикташев икәнлеге дә ачыкланды.
XS
SM
MD
LG