Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия пропагандасы Кырым аннексиясе турында тараткан 5 ялган


Кырым аннексиясе турында Русия пропагандасы тараткан 5 ялган
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

2014 елның 16 мартында Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда референдум узды. Русия шушы чара турында "халык үз фикерен белдерде, барысы да гадел, демократик булды" дип сөйләргә ярата, әмма чынбарлыкта Мәскәүнең үзен аклаган дәлилләре ялганга нигезләнә.

Беренче ялган: Кырым гомер-гомергә урыс җире булды

Моның ялган булуын гади арифметика раслый - Кырым берничек тә гасырлар буена урысныкы була алмый, Русия (совет) хакимияте астында ул бары тик 213 ел торган. Ярымутрауның Русия белән тарихы 1783 елның 19 апреленнән башлана, шул көнне Әби патша (Катерина Икенче) Кырымны Русия империясенә кушу турында манифест имзалый. Патшалык таркалгач, Совет берлегенең хакимлеге 3 еллык тәнәфәс белән - 1941-1944 елларда ярымутрауда Германия гаскәрләре тора - 1991 елның азагына кадәр дәвам итә.

Кырымның тирән тарихы барышында анда төрле кабилә һәм халыклар яшәгән, әмма хәзерге чорга якын тарихта Кырым биредә формалашкан кырымтатар халкының ватаны булып тора. 1441 елда монда бәйсез Кырым ханлыгы төзелә, ә чынында ул Алтын Урданың олысы буларак 1239 елда ук барлыкка килә. Русия, аннары совет хакимияте Кырымда колониаль дәүләт кебек эш итә, биредән татарларны куа, аларның тарихи атамаларын юкка чыгара, бирегә аларның урынына Русиянең үзәк төбәкләре һәм Кавказдан кешеләрне китертеп утырта. Әгәр Кырым кемнеке дигән сорау урынлы икән, ярымутрау нәкъ менә кырымтатарларның һәм андагы башка асаба халыкларның туган җире, алар гасырлар буена бер-берсе белән аралашып яшәүнең үзенчәлекле мохитен тудырган.

Икенче ялган: Күпчелек Украинада яшәргә теләмәде һәм Кырымның Русиягә кире кайтарылуын теләде

Мәскәү ике гасыр дәвамында Кырымдагы халыкларның составы белән уйнады. 1783 елдагы аннексиядән соң ук кырымтатарлар үз җирләреннән куыла башлады, меңләгән кырымтатар Төркия, Романия, Болгарстанга качып китәргә мәҗбүр булды. Китүчеләр урыны буш тормый, ташламалар, салым түләргә кирәкми дигән сылтаулар белән төрле яктан кешеләрне бирегә күчеп килергә кыстый башлыйлар. Совет берлегенең хакимияте дә көчләү, басым ясау сәясәтен дәвам итә. 1944 елның маенда Кырымдагы бөтен кырымтатарлар депортациягә дучар була. Алар үз өйләреннән, туган җиреннән куып чыгарыла, сөргенгә озатыла. Кырымтатарларның йортлары исә Русиянең төрле өлкәләреннән килүчеләргә бирелә. Кырым Совет берлеге хәрбиләре, куәт структуралары хезмәткәрләре даими яши һәм ял итә торган урынга әверелә. Кырымда күпчелек дип аталган халык – Русия хакимиятенең колониаль сәясәте һәм аның төрле манипуляцияләре җимеше.

Өченче ялган: Кырым язмышы ирекле референдумда хәл ителде

Дөрес, статус үзгәртүнең нигезе референдум була ала, әмма бу очракта аны оештыруда да, уздыруда да барлык демократик шартлар үтәлергә тиеш. 2014 елда Кырымда узган референдумда мондый шартлар булдырылмады. Русия Кырымны хәрбиләр ярдәмендә басып алуын бары тик тиз генә юридик яктан ныгытырга теләде. Мәскәү, бу процедура сузылыр, ә бу Русия өчен уңайсыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип ашыкты.

Теләсә нинди референдум, бигрәк тә каршылыклы референдум, өстәвенә ул халыкара килешүләргә, Украина кануннарына бәйле икән, җентекле әзерлек таләп итә. Тавыш бирүчеләргә теге яки бу рәвешле тавыш бирү нинди уңай һәм тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында уйларга вакыт бирелергә тиеш. Әмма оккупацион хакимиятнең андый максаты булмады, шуңа да алар эшне тиз тотты, референдум дип аталган күз буяу процедурасының вакытын ике тапкыр тизләтү ягына үзгәртте. Башта ул 25 майда узарга тиеш иде, аны 30 мартка күчерделәр, аннары ул 16 мартта уза дип игълан ителде.

Бу хәл Кырымны Русия хәрбиләре басып алганнан соң ике атна узуга булды. Тавыш бирү дә коралланган кешеләр күзәтүе астында узды. Бу исә Русия уздырган "референдум"ның демократик принципларыннан ерак торуының бер дәлиле. Чынында бу 1938 елдагы Германия тарафыннан Австрияне үзенә "кушу" тарихын кабатлау булды. Бу шартларда референдум легитим була алмый.

Дүртенче ялган: Кырымтатарлар Русиядә үз телен, мәдәниятен үстерергә мөмкинлек алды. Украинада бу мөмкин түгел иде

Бу да Русиядәге урыс булмаган халыкларның иреклеге һәм хокукларына бәйле барлык сүзләр, вәгъдәләр кебек үк, кәгазьдәге бер декларация генә булып калды. Аннексия алдыннан Русиянең оккупацион хакимияте вәгъдәләрне мулдан яудырды. Асаба кырымтатарларның хәлен яхшыртабыз диде, аларның милли-мәдәни, сәяси ихтыяҗларына күз йомганы өчен Украинаны тәнкыйтьләде. Кырым басып алыну белән бөтен матур сүзләр онытылды, киресенчә кырымтатарлар арасындагы активистларга карата репрессияләр башланды. Аларның бер өлеше Кырымны ташлап качып китәргә мәҗбүр булды, дини кырымтатарларга җинаять эшләре ачылып, алар төрмәгә утыртыла башлады.

Мәскәү вәгъдә иткән бер сүз генә тормышка ашты – оккупацияләнгән Кырымда кырымтатар теленә дәүләт статусы бирелде. Әмма чынбарлыкта бу да декларация булып кына калды, телнең статусы үсмәде, хакимият аны үзе үк санга сукмый. Шул сәбәпле дә Кырымдагы кырымтатарларның күпчелеге туган җирен демократик Украина составында күрә һәм шуны хуплый. Алар фикеренчә, Украина кимендә кырымтатарларга үз телен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерергә комачауламаган.

Бишенче ялган: Русиядә Кырым үсеш алган, кешеләре зур керем алучы, туризм чәчәк аткан төбәккә әвереләчәк

Күпләр матур киләчәккә ышанды, моңа аеруча Кырымга Совет берлеге вакытында күченеп килүчеләрнең беренче буыны кешеләре бик өметләнде. Алар һәрзаман Русия тарафдарлары булды. Кырымны яулап алу алар өчен балачаклары узган идеаль Совет берлегенә кире кайтуның бер символына әверелде. Әмма вакыт узу белән чынбарлык алар күзаллаганча булмады. Кырымдагы статистика идарәсе башлыгы Ольга Балдинаның 2021 елның март башындагы белдерүенә караганда, хезмәт хакы буенча Кырым бар Русиядәге уртача күрсәткечләргә генә түгел (ул аның өчтән ике өлешен генә тәшкил итә), хәтта Көньяк федераль бүлге күрсәткечләренә дә җитми.

Кырымга читтән килгән эшмәкәрләр диңгез ярын үзләштерә, йортлар, биналар төзи, күп очракта алар табигать тыюлыклары булып саналган территориядәге урманнарны кисә. Кырымда коррупция чәчәк ата, куәт структураларының башбаштаклары гадәти күренешкә әверелде. Шул ук вакытта Мәскәү Кырымны хәрби яктан ныгытуга акчасын кызганмый. Русия өчен Кырым бары тик хәрби ныгытма буларак кына әһәмиятле.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG