Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясе: кырымтатарлар өчен авыр сынау


Кырым парламенты бинасы каршына җыелган кырымтатарлар, 26 февраль 2014

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә меңнәрчә кырымтатар Кырым парламенты бинасы каршына чыгып Кырымның Русиягә кушылуына протест белдерде. Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары шунда ук үз җыенын үткәрде. Шушы тарихи каршылыкка шаһит булган кырымтатар активистлары Азатлыкка хәтирәләре белән уртаклашты.

26 февраль вакыйгаларында актив катнашкан, Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Азатлыкка ул көннәрдә Кырымда булган хәлләр турында сөйләде:

Заир Смедляев
Заир Смедляев

— Кырым Югары Радасы депутатлары чираттан тыш сессияне үткәреп Кырымны Русиягә кушу турында Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә җыенганнары турында безгә 25 февральдә мәгълүм булды. Алар, имеш Киевта хакимият бетерелде, карар чыгарырга беркем юк, Кырымда исә парламент бар дигән фикерне алга сөрә башлады. Бу мәгълүматны алгач Кырымтатар мәҗлесе президиумы 25 февраль кич ашыгыч җыелыш җыйды. Утырышка барлык президиум әгъзалары килеп өлгермәсә дә, кайбер төбәк мәҗлесләре рәисләре катнашты. Президиум 26 февраль Югары Рада алдына халыкны чыгарып, депутатларга мөрәҗәгатьне кабул итергә ирек бирмәскә дигән карар кабул итте.

Иртәнгә Югары Рада алдына кырымтатарлар җыела башлады. Башта алар күп түгел иде, ләкин каршы яктан Русия тарафлы көчләр җыела башлагач киеренкелек артты. Телеканаллар бу вакыйгаларны туры эфирда күрсәтте, кырымтатарлар бер-берсенә телефоннан хәбәр итә башлагач халык мәйданга купләп агыла башлады, каршылык арта барды. Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатарларның митингы вакыты алдан игълан ителгән иде, Русия тарафлы активистлар исә Акъярдан сивил киемнәргә киенгән хәрбиләрне автобуслар белән кырымтатар митингына китерә башлады. Шулай итеп киеренкелек тудырылды, ике як арасында бәрәләшләр башланды.

Кырым хакына бөек тартышу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

Бер төркем протестчылар Югары Радага да үтеп керә алды. Бу вазгыятьтә Кырым Югары Радасы җитәкчесе Владимир Константинов депутатлар Украинаның чикләрен, бөтенлеген бозмыйча эш итәчәк дип вәгъдә итте. Ләкин моңа ышанмаган протестчылар урында калды. Югары Радада ниндидер сөйләшүләр барганы аңлашыла иде. Ул чакта "Рус бердәмлеге" фиркасе рәисе Сергей Аксенов һәм Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров төштән соң парламент бинасы алдына чыгып, митингта катнашучыларыны тынычланырга, таралырга чакырдылар.

Рефат Чубаров Кырым статусы мәсьәләсенең утырышта каралмаячагын игълан итте. Мәҗлес кырымтатарларны яшәгән урыннарына кайтырга өндәде. Шулай итеп 26 февраль көнне узган безнең митинг аларның планнарын бозды, ләкин шул көнне митингтан соң кырымтатарлар русларга каршы һөҗүм оештырачак дигән коткы таратылды. Русларны якларга кирәк дигән сүзләр Мәскәүгә дә җитештерелгәндер. Билгеле, бу Кырым хөкүмәте һәм Югары Рада бинасын басып алу алдыннан махсус таратылган ялган иде.

Акмәчет каршылыгында кырымтатарлар җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

27 февральгә каршы төндә кимнәрендә билгеләре булмаган кораллы "яшел кешеләр" хакимият биналарына бер каршылыксыз кереп урнашты. Кырым полициясе, дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләре сатылганмы, куркытылганмы, белмим. Аларга әллә ниләр вәгъдә иткәннәрдер, башта акчалата, аннары сатлыкҗаннар тиешле әмерләр дә биргәндер. Бу сценарийны мин алдан оештырылган тамаша дип бәялим.

27 февраль иртәсендә хакимият биналары басып алынган, аларның түбәсеннән Украина байраклары төшерелгән, урамнарда хәрбиләр, Акмәчеткә таба хәрби машиналар якынлаша дигән хәбәрләр тарала башлады. Халык куркудан өйләреннән чыкмый калды. Хөкүмәт, Югары Рада биналарында эшләүчеләр анда кертелмәде, керештә кораллы кешеләр урнашты. Константинов ашыгыч рәвәштә депутатларны Югары Радага туплый башлаганы мәгълүм булды. Килгән депутатларны керештә билгесез кораллы кешеләр каршылап, телефоннарын алып кертәләр иде. Моннан соң Кырымда бернинди кануннар үтәлми башлады, Югары Рада барлык регламентны, кануннарны бозып, Кырым хөкүмәтен алмаштырды.

26 февральдә эшләгәнебезне эшләмәгән булсак, халкыбызның хәлен киләчәктә үзгәртү перспективасы калмас иде

26 февраль кырымтатарлар уздырган митинг дөрес гамәл иде. Безнең Кырымны оккупацияләүгә каршы булганыбызны бөтен дөнья күрде. Бу безнең өчен иң мөһим нәрсә иде. Русия без Кырымга анда яшәүчеләр үтенече белән килдек дигән ялганны таратса да, аңа беркем ышанмый. Демократик илләр кемнең җинаятьче икәнен күреп, моны БМОда тавыш биреп расладылар. Әгәр дә без 26 февральдә эшләгәнебезне эшләмәгән булсак, халкыбызның хәлен киләчәктә үзгәртү перспективасы калмас иде.

Русиянең сивил киемдәге хәрбиләре Кырымга яшерен рәвештә инде 20-22 февраль көннәрендә үк керә башлаганын без соңыннан аңладык. 23 февраль Акмәчеттә Мәҗлес тарафыннан оештырылган Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, 1918 елда большевиклар тарафыннан үтерелгән Номан Челебиджиханга багышланган митингта бу сивил киемдә хәрбиләр инде күренгән иде. Алар митингны күзәтеп торды, үзләренең кыяфәтләре, кыска алынган чәчләре белән аерылып тора иде. Мәскәү инде ул көннәрдә үк аннексиягә әзер иде, тик 26 февраль митингы аның планын бозды. Русия Кырымга тулысынча яшеренеп керә алмады.

* * *

Азатлык "Намус" кырымтатар аксакаллар оешмасы шурасы рәисе, 90 яшендәге Дильшад Ильясов белән дә сөйләшеп, җиде елдан соң аның бу вакыйгаларга карашы, кырымтатарлар тормышына алар ничек тәэсир иткәнен белеште.

— Дильшад әфәнде, ни өчен 26 февраль көнне меңләгән кырымтатар Кырымда Украина яклы булып Кырым Югары Радасы бинасы каршына чыкты?

Дильшад Ильясов
Дильшад Ильясов

— Безнең халык депутатлар Кырымны Русиягә кушу хакында карар чыгарыр дип моңа риза булмаганнарын белдереп чыкты. Безнең халык Русияне теләми, моның тарихи сәбәпләре бар. Аннары халык Мәҗлес позициясен яклый, ә Мәҗлес Русияне якламый иде. Җиде ел узса да, ул хәзер Русиядә тыелган оешма булса да, аның тарафдарлары Кырымда калды, Мәҗлес әгъзалары, Корылтай делегатларының күпчелеге позицияләрен үзгәртмәгән дип уйлыйм. Аннары бүгенге көндә бу Хизб ут-Тәхрир эшләре нигезендә барган тоткарлаулар, мәхкәмәләр, Русия белән Кырымга килгән башка нәрсәләр халыкка тәэсир итә.

—Украина белән Русия арасында нинди аерма бар соң?

— Күп аерма юк. Украина заманында да күп хаксызлыклар булды, ләкин алай ук баскынлык булмады, сүз иреклеге бар иде, кырымтатарлар үз хакларыны таләп итә ала иде, шуның өчен безнең халыкта Украина кайтсын иде дигән фикер бар, ләкин Русия дә, Украина да Кырымда безнең халыкны теләми дип уйлыйым.

— Ни өчен?

Аларга кырымтатарлар кирәкми, аларга Кырым кирәк

— Аларга кырымтатарлар кирәкми, аларга Кырым кирәк. Киев 25 елда сәяси яктан кырымтатарлар өчен бернәрсә эшләмәде. Хәзер ул кырымтатарлар белән Кырымны кайтарырга тели. Бүген Киев Мәҗлес лидерлары белән бергә кырымтатарларны яклаганга күрә Мәскәү Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләрне туктатмый, киресенчә көчәйтә бара. Ике ат тибешкәндә ишәк үлә, ди безнең халык. Без сак булырга тиешбез.

— Әммә 2014 елда Русия президенты Кырымнан сөрген ителгән кырымтатарлар, болгарлар, греклар, әрмәннәр, алманнарны реабилитацияләү хакында фәрман чыгарды. Моны ничек аңларга мөмкин?

— Ул чыгарган фәрман кирәкми иде. Русия бу хакта булган кануннарны үтәргә тиеш иде. Ә бу фәрман күз буяу өчен чыгарылды һәм анда кырымтатарларны халык буларак сәяси реабилитацияләү хакында сүз дә юк, тик кайбер социаль чаралар хакында гына сүз бара. Мин ул вакытта ук бер яхшы нәрсә дә булмаячагын сизгән идем. Фәрман моны раслады. Мәсәлән, кырымтатар авыл-бистәләрнең элекке исемнәрен, топонимиканы кайтару, халыкны аклау һәм башка күп мәсьәләләр һаман ачык кала бирә.

— 2014 елда Путин Мостафа Җәмилевне Мәскәүгә чакыртып, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев арадашчылыгында аның белән очрашырга теләгән иде, әмма очрашу урынына телефоннан сөйләшү белән чикләнде. Җәмилев ул сөйләшү вактында Русия гаскәрләрен Кырымнан чыгарырга тәкъдим итте. Азатлыкның, сез Путин алдында кырымтатар автономиясен торгызу мәсьәләсен күтәрмәдегезме дигән соравына Җәмилев, ни өчен мин башка ил президентыннан автономиябезне торгызуны сорыйм дип җавапланган иде. Сезнең фикерегезчә, ул чорда Мәскәү кырымтатар автономиясен торгыза ала идеме?

— Әгәр дә Мәскәү теләгән булса иде, ул Мостафа Җәмилевнең очрашуда сөйләгәннәренә карамастан, үзе вәгъдә иткән нәрсәләрне гомергә ашырыр иде. Мәсәлән, безнең 1921 елда барлыкка килгән автономиябезне торгызыр иде, һичьюгы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырымтатар мәҗлесенең 2014 елда Кырым Югары Радасы җитәкчелеге белән килешенгән кырымтатар депутатлары квотасын калдырыр иде, болар да эшләнмәде. Димәк, андый теләк алдан ук булмаган. Ул чорда Мәскәү вазгыятькә күрә кырымтатарларга теләсә нәрсә вәгъдә итә ала иде, ләкин бу вәгъдәләрнең үтәләчеге бик шикле иде.

— Русиянең Кырымны басып алганына җиде ел узды. Кырымның һәм кырымтатарларның киләчәген сез ничек күрәсез?

— Русия килгәндә, мин аннан күп нәрсә көтмәдем, чөнки, без тарихтан беләбез, ул Кырымга беренче тапкыр килми һәм, ул бу юлы да Кырымга кырымтатарларны уйлап килмәде. Русия СССРның варисы буларак, сөргенгә дучар ителгән халыкларның реабилитациясе хакында 1991 елда кабул ителгән кануннарны хәттә Русиядә яшәүче халыкларга карата да эшләтмәде, аның өчен кырымтатарларга да аны көтеп утыру вакытны бушка әрәм итүгә тиң. Кырымтатарларга карата бу кануннарны хәзерге вакытта эшләтсәләр иде анда беренче чиратта сөргенлеккә кадәр Кырымда булган автономияне торгызырга кирәк иде, ә ул аны эшләмәде. Кырымтатарларның хаклары ул автономиядә бүгенге ясалма автономиягә караганда кубрәк якланган иде һәм бу Кырымның сөргенгә кадәр статусын яңадан торгызу булыр иде. Эшләнмәде, димәк андый максат юк иде.

— Кырымтатарларга мондый вазгыятьтә нишләргә?

— Безгә бер кем бер нәрсә бирмәячәк. Без үзебезгә таянып, бердәм булып таләп итергә, көрәшәбезне дәвам итергә тиешбез. Без бит сөргенлектән дә Кырымга шулай итеп, хакимиятләр каршылык белдергәндә, риза булмаганда көрәшеп кайткан идек. Хакимият теләсә эшли ала, ләкин эшләми. Бу бит күренеп тора. Кырым хакимиятендә бер кырымтатар министры да юк, прокуратура, полиция, башка урыннарда шулай ук. Димәк, хакимият өчен без юк дигән сүз. Уку йортларында кырымтатар теле сәгәтьләре кыскартыла, кырымтатарларны ясалма сәбәпләр белән озын мөддәтләргә утыртулар туктамый, бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Русиянең Кырымда кылганнарының җиде еллык нәтиҗәсе бу. Кырымтатарлар моны инде җиде ел элек, 26 февральдә күзаллап, мәйданга чыгып каршылык белдергәннәре юкка түгел иде бит. Халыкның тарихи тәҗрибәсе, Русиягә ышанмавы бик нык икәнлеге шуңа китергәндер. Мәскәү моны күреп Кырымга "яшел кешеләрне" кертергә мәҗбүр булды. Әгәр дә кырымтатарлар җиде ел элек 26 февральдә урамга чыкмаган булсалар иде, бөтен дөнья Мәскәүнең Кырымда кылган аннексиясен, ихтимал, күрми дә калыр иде. Ә безгә көрәшебезне дәвам итергә кирәк.

2014-2021 еллар дәвамында Кырымда Мәскәү тарафыннан куелган хакимият кырымтатар милләтен әкрен-әкрен юк итү юлына басты. Безгә, яшәргә теләсәгез, тавышланмагыз, буйсыныгыз, димәкчеләр. Ләкин буйсынганнарны да милләтеннән, тарихыннан, туган теленнән, милли үзаңыннан, кемлегеннән ваз кичтереп, соңыннан юк итәчәкләр. Әйе, алар бездән үч ала, көн-көннән безгә авыр була бара, ләкин тавыш чыгармыйча утырырга ярамый. Без бер-беребезгә ярдәм итеп, бергә булырга тиешбез. Дөнья илләре Кырым аннексиясен танымады һәм Русиягә каршы санкцияләр кертте. Шул вакыттан бирле кырымтатарларны бертуктаусыз эзәрлекләүләр, тоткарлаулар, тентүләр бара.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG