Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кулыбызда тәҗрибә, белем, теләк бар, аларны берләштерергә тиешбез"


Киевта кырымтатар байрагы көне, 26 июнь 2020

Кырым аннексиясеннән соң Киевка күченеп яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның Кырымга тиздән кайтырбыз дигән хыялы әле дә хыял булып кала. Аларның бер өлеше Киевта инде даимигә калды. Шуларның берсе Җәмилә Озенбаш белән әңгәмә кордык.

"Без Киевта вактылыча, Русия Кырымда озакка калмас дигән өмет белән килгән идек, ләкин чынбарлык бөтенләй башка булып чыкты", диде Азатлыкка хәзер Киевта яшәргә мәҗбүр булган кырымтатар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Озенбаш. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— 2014 елдан соң сез Кырымнан Киевка китеп анда яши башлаган кырымтатар гаиләләренең берсе. Шулай да сез еш кына Кырымда да буласыз. Киевта яшәүче кырымтатарлар алар кемнәр, нәрсә белән яшиләр?

—Минемчә, 2014 елдан узган соңгы алты елны өч дәвергә бүлергә мөмкиндер. Беренче елларда кыйтга Украинага китеп яши башлаган кырымтатарларның күбесе гаделсезлеккә чыдый алмаган, ирек хакына җитди һәм тирән караган, ирекне югалтуга риза булмаган кешеләр иде. Алар Киевта озакка калмаячакларына ышанды, килеп чыккан вазгыять кыска вакыт эчендә хәл ителер дип өмет итте.

2016 елдан яңа кешеләр, төрле дини төркемнәрдә торган кешеләр Кырымда кулга алынулардан куркып килделәр.

Тагын бер төркем — Киевка укырга килгән кырымтатар яшьләре. Алар арасында Европа кыйммәтләренә, кеше хокукларына җитди караганнар, илбасар армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәннәр бар. Кырымнан килгән яшьләргә югары уку йортларына укырга керү өчен Украина тудырган ташламаларны файдалану теләге белән килгәннәр да бар.

Кырымда якын арада вазгыять үзгәрәчәгенә өмет югала бара

2018 елдан башлап Кырымнан килгәннәр арасында дини төркемнәр әгъзалары күбрәк, ләкин укырга килүче яшьләр кими, чөнки алар инде украин телен белмиләр, йә гомумән Украина алар өчен инде ят бер дәүләткә әвәрелеп бара. Беренче елларда Киевка килеп урнашканнар даими яшәү урыны хакында уйламаган булсалар, хәзер мөмкинлекләре булганнар даими яшәү урыны булдыру юлларын эзли. Сәбәбе — Кырымда якын арада вазгыять үзгәрәчәгенә өметнең югала баруы.

— 2014 елдан соң Киевта кырымтатарларның милли тормышы, эшчәнлеге, алар алдына торган төп мәсьәләләр хакында сөйләп китсәгез иде.

— Кырымтатар җәмәгатьчелеге бу елларда шактый эшчәнлек күрсәтте дияргә мөмкин. "Кырым гаиләсе" (Qırım ailesi) кырымтатар мәдәни үзәгендә кырымтатар мәдәнияте, тарихы, йолалары белән бәйле чаралар үткәрелә. "Кырым йорты" (Qırım evi) иҗтимагый, мәдәни оешмаларны берләштергән платформа, ул Украинаның мәдәни, иҗтимагый, хокук яклау, магариф, матбугат өлкәсендә эшчәнлекне алып бара, дәүләт оешмасы статусына ия.

Бу оешмалар кыйтга Украинада яшәгән кырымтатарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бергә югарыда әйтелгән юнәлешләргә дә үз өлешен кертәләр. Быел өченче тапкыр үткәреләчәк, диаспора, кыйтга Украина һәм Кырымда яшәгән әдәбият сөючеләре өчен бер мәйдан булган "Кырым инҗиры" ("Qırım inciri") әдәби бәйгесе игътибарга лаектыр. Бу ярыш күрше халыкларның безнең әдәбиятыбыз белән кызыксынуга көчле этәргеч булды. АТР бәйсез кырымтатар телеканалының, "Мәйдан" радиосының эше дә тарихта үзенә лаек урын алачактыр. Киевта кырымтатарлар белән бәйле шундый тагын берничә проект башкарыла.

Киевта соңгы елларда оешкан кырымтатар җәмгыятенең актив өлеше дә, пассив өлеше дә бар. Әлбәттә, вакыт узган саен актив өлешенең максатлары, эшчәнлеге үзгәреп тора. Әгәр дә беренче елларда Кырымнан килгәннәргә ярдәм күрсәтү, сәяси чаралар оештыру, халкыбызның яңа фаҗигасен дөньяга бәян итү төп максатларның берсе булган булса, алты елның икенче яртысында максатлар алмашканы күзәтелә.

— Кайсы якка?

— Кырымтатарлар Украинаның хокуклы гражданнары булырга өйрәнә. Шуның өчен алар рус теле урынына принципиаль рәвештә украин телен белү һәм аны кулланудан башладылар. Украина мәсьәләләрен тирәннән өйрәнеп, Украинаның рәсми кешеләренә кырымтатар халкының проблемнарын аңлатырга тырышалар, Украинаның дәүләт хезмәтләренә кереп, Украинаның мәнфәгатьләрен яклауга сәләтле булганнарын исбатлыйлар. Бу бер тенденция кебек.

Кырымны ничек яшәтәчәкбез, Кырым белән ничек идарә итәчәкбез, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән сораулар куела

Соңгы ике елда җәмгыятьнең активистлары кырымтатарларны таныту, җитди мәдәни мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү белән бергә халкыбызның эчке проблемнарына тагын да ныграк керергә тырыша башлаганын күзәтәм. Ягъни, Кырымны ничек яшәтәчәкбез, Кырым белән ничек идарә итәчәкбез, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән сораулар куела. Мөһим бер нәтиҗә: өлкән буынның сәяси хәрәкәттән китә барганы аңлашыла, аларның урынын кем алачак кебек сорау көн тәртибендә тора. Тагын бер әһәмиятле факт: Киевта яшәүчеләрнең күбесе тормышы, эшләгән урыны белән Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле булмаса да, Кырым белән элемтәне өзүчеләр күп түгелдер дип уйлыйм.

— Күптән түгел Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министрлыгы кырымтатар телен Украинада латин әлифбасына күчерү эшен башлаганын игълан итте. Уңай бер адым, ләкин бу латин әлифбасын кем һәм кайда куллана алачак?

— 1991 елда II Корылтайда кырымтатар телен латинга күчерү хакында карар кабул ителгән иде. 1997 елда Кырым Югары Радасы кырымтатар теленең латин әлифбасын раслады. 2009 елда узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Кырымда һәм диаспорада латин әлифбасы кулланылачак дип кабат карар кабул итте.

Шуны әйтергә кирәк, Киевтагы Т. Шевченко исемендәге милли университетта кырымтатар теле вә әдәбияты үзәге эшли башлаганнан бирле (2015 ел) укытуны латин графикасында алып бара. Кырымнан Киевка күченгән Таврия милли университетының кырымтатар теле һәм әдәбияты бүлеге дә өлешчә дәресләрне латин имласында алып бара. Киев һәм Украинаның башка шәһәрләрендәге нәшриятларда чыккан яңа кырымтатар китапларының бер өлеше латин графикасында нәшер ителә. Херсон өлкәсендә эшләгән мәктәпләрдә дә кырымтатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә латин графикасында нәшер ителгән югарыда әйтелгән китаплар укыту процессында кулланыла.

Интернет челтәрендә яшьләр күбрәк латин графикасын куллана

Интернет челтәрендә дә яшьләрнең язуларны латин графикасында күбрәк кулланганнары күзәтелә. Дөнья буйлап сибелгән диаспорабыз белән сәяси һәм милли элемтәләребез дә латинда алып барыла. Киевтагы "Кырым гаиләсе" үзәгендә кырымтатар теле курсларында укыган 60-80 укучы телебезне латин графикасында өйрәнә. Күптән башланган бу эш әкрен булса да дәвам итә.

— Украинада 2014 елдан соң кырымтатарлар белән күбрәк кызыксыну дулкыны күтәрелгән иде, Кырымнан күзәткәндә аларга карата караш яхшы якка үзгәргән кебек тоелды. Бу чыннан да шулаймы, яисә бу элеккегечә күз буяу, кырымтатар мәсьәләсен вакытлыча үз мәнфәгатьләренә кулланумы? Чөнки Киев кырымтатарлар белән бәйле төп карарларны шулай да кабул итмәде.

— Кыйтга Украинада 2014 елдан соң кырымтатарлар белән күбрәк кызыксына башлау бер дулкын гына түгел, бу — туктаусыз процесс. Ләкин бу кызыксыну югары һәм сыйфатлы булсын өчен Киев һәм башка урыннарда яши башлаган кырымтатарлар моңа үзләре дә тәэсир итергә тиеш.

— Сезнең фикерегезчә, алты ел дәвам иткән бу вазгыять кырымтатарлар арасында украин яклы карашларны киметтеме, әллә юкмы, алар Русия ягына күчмиләрме?

— Кырымтатар халкы тарихта үткәннәрнең тәэсире нәтиҗәсендә гаделлек, иреклек, вөҗдан кебек нәрсәләргә карата бик игътибарлы. Кырымда яшәү өчен ул күп нәрсәләргә түзәр, ләкин компасы даими бу кыйммәтләргә юнәлтеләчәгенә шигем һич юк.

— Киевта яшәгән кырымтатарлар арасында күбрәк яшьләр, урта яшьтәге кешеләр, студентлар. Алар арасында башка милләт вәкилләре белән гаилә кору, ассимиляция процесслары күзәтеләме?

— Бүген күзәтелмәсә дә, иртәгә бу нәрсәләр булачагына шикләнмим, ассимиляциядән бөтенләй качып булмаса да, Кырымда яшәешебез теләгәнебезчә булса, бу процесслар халкыбыз өчен ул хәтле җимергеч булмас.

— Кырым Украинага кайтачак дигән өмет белән Кырымда яшәгән кырымтатарларның милли тормышы, хәрәкәте соңгы алты елда шактый әкренәя барган кебек. Сез кырымтатарлар өчен нинди юл күрәсез?

— Кырымтатарлар активлыгын Киевка өмет итеп әкренәйтмәде. Элек актив булган күп кешеләр үз активлыгын барган үзгәрешләрне кабул итә алмаганга туктаттылар йә әкренәйттеләр. Кайберләре яңа вазгыятьтә үз урыннарын табарга омтылып эшкә керешсәләр дә, вазгыятьне төптән аңлагач янә читләшергә мәҗбүр булды. Ләкин һәммә нәрсәнең юлы табыла. Халкыбыз нинди генә авыр вазгыятьләрдән чыкмады, хәзер дә хәлсез түгелбез. Кулыбызда тәҗрибә, белем, теләк бар, аларны берләштерүгә ирешергә тиешбез.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG