Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кырымтатар телен үстерү стратегиясе әзерләнәчәк


2020 елның ахырына кадәр Украинада кырымтатар телен үстерү стратегиясе концепциясен эшләп чыгармакчылар. Анда кырымтатар телен латин имласына күчерү мәсьәләсе дә каралачак.

Украинаның дәүләт тел сәясәте кысаларында кырымтатар телен үстерү өчен комплекслы чараларга мохтаҗлык Кырымның вакытлыча оккупациядә булуы сәбәпле килеп чыкты, диелә вакытлыча оккупациияләнгән территорияләр мәсьәләләре министрлыгы белдерүендә. Кырымтатар телен үстерү эшен бу министрлыкка йөкләнәчәк.

Бер яктан, кырымтатар телен куллану өлкәсен чикләүче Русиянең оккупацион хакимияте сәясәте куркыныч факторы булып тора, икенче яктан, бу телдә сөйләшүчеләр Украинаның кыйтга өлешенә чыгып сибелеп яшәгәү сәбәпле ассимиляция куркынычы туа һәм телнең потенциалы кими диелә белдерүдә.

"Кырымтатар телен үстерү мәсьәләсе ике үлчәүгә ия. Бер яктан, ул мөстәкыйль тел мәдәниятенең уникаль өлеше булып тора. Аны саклау һәм үстерү мөстәкыйль максат булып тора. Биредә беренче сүзне белгеч-лингвистлар әйтергә тиеш. Шуңа да карамастан, телне үстерү мәсьәләсен без Кырымны деоккупацияләү һәм реинтеграцияләү максатындагы гамәли адымнар контекстында да карыйбыз. Кырымда безнең ватандашлар белән турыдан-туры элемтә урнашсын өчен Украина дәүләт буларак инициативаны үз өстенә алырга тиеш. Без стратегик карар кылырга тиешбез", дип белдерде Украина вице-премьеры, Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министры Алексей Резников.

Кырымтатар телен үстерүне кирилл йә латин әлифбасы нигезендә гамәлгә ашыру мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак. “Хәзер кырымтатар дәресләкләрен кирилл әлифбасында нәшер итүне дәвам итәбез, ә электрон форматта күбрәк латин әлифбасы кулланыла. Кырымтатар теленең язу кагыйдәләрен раслау, төп сүзлекләрне чыгару, кырымтатар телен кырымтатарлар арасында гына түгел, төрки телле Украина ватандашлары арасында да популярлаштыру мәсьәләләрен дә карарга тиешбез. Министрлык сайтының да кырымтатарча өлешен булдырачакбыз”, диде Резников.

Бер ай дәвамында министрлык Кырымтатар мәҗлесе, укытучылар, галимнәр белән киңәшләшүләр үткәргән. Гамәли яктан министрлык тел белгечләре галимнәр, тюркологлар, югары уку йортлары укытучыларыннан тәкъдимнәр җыя башлаган. Стратегиянең концепциясе 2020 ел ахырына кадәр әзер булырга тиеш.

Кырымтатар телен үстерү програмы 2022-2032 еллар дәвамында эшлекне күздә тотачак.

фикерләр

XS
SM
MD
LG