Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гамер Баев: "Кырым — кырымтатар җире, шулай булып калачак та"


Гамер Баев

1989 елның 14 ноябрендә Совет берлегенең Югары шурасы сөргенгә дучар ителгән халыкларга каршы репрессив гамәлләрне канунсыз, җинаятьчел дип тану һәм аларның хокукларын тәэмин итү турында Декларация кабул итте. Тик кырымтатарларның хокуклары әлегәчә торгызылмаган ди милли хәрәкәте ветераны Гамер Баев. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны, 1944 елда, әле бала чаганыда, бар халык белән бергә Кырымнан сөрелгән, ике тапкыр төрмәдә утырып чыккан Гамер Баев Азатлыкка фикерләрен уртаклашты.

— Гамер әфәнде, кырымтатарларның Кырымда бүгенге хәлен сез ничек бәяләр идегез?

— Кырымдагы кырымтатарларның хәлен мин тулаем торгынлык, хакимият ягыннан хәрәкәтсезлек дип бәялим. Вазгыять Украина чорындагы вазгыятьттән дә начаррак. Украина заманында җирле хакимиятләрдә бер меңннан артык кырымтатар депутаты бар иде, хәзер исә Дәүләт шурасында ике депутат, урыннарда берничә дистә депутат һәм вәссәләм. Бернинди милли мәсьәләләр хәл ителми. Путин кырымтатарларның хокукларын торгызырга кирәк, сез кабул ителгән кануннар, карарларга таянып көрәшегез ди безгә. Кабул ителгән кануннар, карарлар өчен нигә тагын көрәшергә кирәк икән, аңлашылмый? Бу илдә бөтен нәрсәне бер кеше хәл итә, бу һәркемгә билгеле бит. Кырымда коммунистлар да, украин милләтчеләре дә, караклар да, кем генә булмады хакимияттә. Кырымтатар мәсьәләсе беркемгә кирәкми, һәммәсенә тик Кырым җире кирәк.

— Ни сәбәпле СССР заманында, аннары мөстакыйль Украинада, хәзер Русиядә кырымтатарларның хокуклары, булган дәүләтчелеге торгызылмады?

— Киев нәрсә эшләсә дә Мәскәү белән бергә эшләде, чөнки Украинадагы хакимият уенчык хакимият иде.

Кырымтатарлар Мәскәүнең Кызыл майданында. Сулдан икенче Гамер Баев
Кырымтатарлар Мәскәүнең Кызыл майданында. Сулдан икенче Гамер Баев

1989-1991 елларда, кырымтатар милли хәрәкәте Мәскәүдә җитәкчелек белән очрашып торган чорда, Кырым автономиясен РСФСР эчендә торгызу таләбен куя иде, чөнки 1944 елда автономия бетерелгәндә ул РСФСР өлеше иде һәм халкыбыз безгә мондый вәкәләт биргән иде, чөнки без Русия составында репрессияләндек. СССР Югары шурасы рәисе Анатолий Лукьянов, вице-президент Геннадий Янаев Кырымның Украина өлеше булуына басым ясыйлар иде. Безгә регионнарга шалтыратып, милләттәшләребез, СССР Югары шурасына Украинадан сайланган депутатлар белән сөйләшергә туры килде һәм без милли-территориаль Кырым автономиясен Украина составында торгызуга риза булдык. Без соңыннан аңладык, бу автономия Украина муенында аны СССРга бәйләгән бер элмәк иде. Шулай итеп, 1989 елның 14 ноябрендә Югары шура кабул иткән Декларация нигезендә 28 ноябрьдә кабул ителгән тәкъдимнәрдә Кырым автономиясен Украина составында торгызу билгеләнде.

1991 елның 12 февралендә Украина Кырым автономиясен торгызу хакында канун кабул итте, рус халкына ярау өчен өлкә депутатларын автономия депутатлары иттеләр һәм бөтен хакимиятне кайчандыр Кырымга күченеп килгәннәр кулына бирделәр. Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар ул вакытта моңа сизелерлек тәэсир итә алмый иделәр, чөнки алар әле аз иде.

1991 елның 24 июлендә кырымтатарларны оешкан рәвәштә кайтару турында кабул ителгән фәрмән үтелмәде. Шулай итеп кырымтатарлар әле кайту юлында булганда, килмешәкләр хакимиятне үз кулына алып өлгерде, әлбәттә, бу алдан уйланып эшләнгән эш иде. Хәтерлим, без ул елларда сөргенгә дучар булганнарны кайтару комитетында эши башлаганда Киевка барырга туры килә иде. Ул вакытта без "ни өчен Киев Кырымны төзекләндерү өчен тиешле акча бирми", дип сораганда "без әле белмибез, Кырым бездә калырмы, юкмы" дип җавап бирәләр иде. Минемчә, Украинаны Русия эчендә тотып калу өчен Кырымны аңа бирделәр.

Кырымтатар активистлары ТИҮнең беренче корылтаенда. Гамер Баев өске рәттә уңнан икенче. Казан, 17 февраль 1989
Кырымтатар активистлары ТИҮнең беренче корылтаенда. Гамер Баев өске рәттә уңнан икенче. Казан, 17 февраль 1989

— Сез 1989 елда Казанда узган ТИҮнең беренче корылтаенда катнашкан идегез. 2014 елда Татарстан Кырымның язмышын үзгәртү эшендә катнашырга омтылды. Ни өчен бу эшчәнлек туктаган икән?

— Алар Кырымга үз ихтыяры белән килмәде. Аларны Путин юллады. Рөстәм Миңнеханов Кырымны әйләнеп чыкты, кырымтатарлар үзләре төзегән 300 кырымтатар бистәсендә юллар, мәктәпләр, бернинди инфраструктура булмаганын сөйләде. Путин моның бөтенесен эшләрбез диде, ләкин бернәрсә эшләмәделәр, алдаладылар. Мәскәү Татарстанны кулланды, Кырым басып алынды, референдум канунсыз иде, моның белән Мәскәү җитәкчелек итте. Путин исән чакта Кырымны кайтармас. Татарстан исә хәзер инде үзен саклар өчен көрәшәргә мәҗбүр.

— Җирле Кырым хакимиятенең кырымтатар мәсьәләсенә мөнәсәбәте үзгәрәме, юкмы?

— Мәскәүнең бер игелекле нияте юк. Мәскәүдән куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёновка кырымтатарлар кирәкми. Мин алты ел дәвамында Аксёновка мине кабул итегез дип мөрәҗәгать итәм, ул кабул итми. Мине 1968 елда советларга каршы пропаганда, яла ягу маддәсе нигезендә ике тапкыр утырттылар, акладылар, ә ул сөйләшергә дә теләми. Бөтен илбасарларга Кырымда һәйкәлләр торгыздылар. Кырымда легитим булмаган хакимият Мәскәүгә кырымтатарлар белән нишләргә кирәкләген киңәш итеп тора.

Кырымтатарлар Кырымда хәзер аз түгел, минемчә, 500 меңгә якын. Безнең саннарны яшерәләр. Мин 1966, 1973-1974 елларда милли хәрәкәтебез үзе оештырган халык санын алу кампаниясендә катнашкан идем. Безнең җыйган саннарга күрә, Совет берлегендә ул елларда кырымтатарларның саны 834 мең иде. Милли хәрәкәт лидерларыннан берсе Юрий Османов 1991 елда Татарстанда чыккан газетларның берсенә биргән әнгәмәсендә 1991 елда кырымтатарлар саны 1 млн 250 меңне тәшкил итә дигән иде. Украина заманында Кырымга 600 мең кырымтатар кайта алачагы белдерелә иде, ләкин кайту програмында 330-350 мең кеше күрсәтелгән иде. 2014 елдан мондый програм бөтенләй юкка чыкты, ә Русия Кырымда узган җанисәптә кырымтатарларның санын 232 мең дип күрсәтте.

Хәзерге көндә Русиядә милли сәясәт юк, әммә милли сәясәте булмаган ил федерация була алмый. Алар 1783 елдан бирле Кырымны яулап алырга тырыша, ләкин тарих аларның барлык ялганын юкка чыгара. Алар бер нәрсәгә дә ия булмаячак. Кырым — кырымтатарлар җире, ул шулай булып калачак та.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

фикерләр

XS
SM
MD
LG