Accessibility links

Абдурешит Джеппаров: "Торгызылачак дәүләтебез турында уйларга тиешбез"


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Кырымда кешеләрнең хәбәрсез югалу очраклары тукталмый. Кырымдагы хәлләр турында Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән сөйләштек. Хәбәрсез югалганнар арасында аның улы да бар.

Кырымда бер ай элек югалган кырымтатар Шевкет Ариповны эзлиләр. Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, бу кеше дин тотучы булганмы, сәясәтчеме, Украина тарафдарымы, хәзер шуны тикшерә башладык, ди. Шевкет Ариповның туганнары ни өчендер аның югалуы хакында полициягә хәбәр итмәгән.

Кырымда 2014 елда җәелеп киткән хәбәрсез югалу, кеше хокукларын бозу очраклары тукталмый, моны безнең мониторинг та раслый, ди Абдурешит әфәнде. Аның белән шул хакта сөйләштек.

— 2014 елда Кырымда кешеләр югала башлаганнан соң, алар арасында минем дә улым Ислям Джеппаров һәм апамның улы Джевдет Ислямов бар иде, Кырым дөньяның игътибар үзәгенә менде. Русиянең Кырымда кылган гамәлләре Русиядә инде күптән гадәткә кергән башбаштаклыктыр. Тора-бара Кырымда дистәләрчә кешене утырттылар, унга якын кеше хәбәрсез югалды.

Ислямны һәм Джевдетны юлда тоткарлауда Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләре катнашканы, бу операцияне берничә машинада үткәргәннәре мәгълүм. Болар дәүләт хезмәтләре, димәк, моны дәүләт оештыра. Балалар хакында әлегәчә бернинди хәбәр юк.

Ул вакытта утыртылганнарның кайберләре иреккә чыга башлады, мин алар белән очрашып сөйләшәм. Алар бөтенләй башка кешегә әйләнгән, сак, күп сөйләшмиләр, беркемгә ышанмыйлар.

Без балачакта капкада "Сак булыгыз, усал эт" дигән язма күргәндә мондый йортка якын килми идек, бүгенге безнең хәл шуны хәтерләтә, тик аерма шунда — ул усал эт безнең йортта урнашып, безнең белән яши. Бу — шундый явызларча талау сәясәте.

Сез Кырым игътибар үзәгендә дидегез, ләкин хәзер ул бу игътибар үзәгеннән төшеп бара кебек. Сәбәбе нәрсәдә?

— 2014-2015 елларда Кырымда эшләгән бәйсез матбугат чаралары, телевидение-радио, журналистлар, стримерлар мәҗбүри читкә китеп барганнан соң Кырым "соры зона"га әверелде. Моннан тышкы дөньяга төгәл мәгълүмат бирү авырлашты һәм кими барды. Русия бу аланны "чистартты". Сәбәбе шунда.

Күптән түгел Кырымда "Лиза Алерт" оешмасы кеше хокукларын тикшерү эшен башлавы турында ишеттек. Алар хәбәрсез югалганнарны эзли икән. Без моны өйрәндек, бу оешма Кремль грантына эшли, полиция, ФСБ белән элемтәдә. Алар дөрес мәгълүмат бирми.

Кеше хокукларын тикшерү тик югалганнар, утыртылганнар белән чикләнәме?

— Карагыз, Кырымда "Таврида" юлын төзиләр. Бер яктан бу яхшы кебек, ләкин бу юлны төзү барышында кешеләрнең йортларын җимерделәр, күп җирләрне, игенчелек өчен кулланылган җирләрне тартып алдылар, газ, су торбаларын үткәрәләр, тагын җирләрне тартып алалар. Без боларны кеше хокуклары бозылуның бер төре дип исәплибез.

Ә инде юл төзелеше вактында табылган археологик байлыкларны урлап Русиягә алып китүләр — бу турыдан-туры кырымтатарларга каршы җинаять. Алар шулай итеп чын тарихны яшермәкче була, кырымтатарларның Кырымда асаба халык булуын шик астына куярга маташалар. Бу кеше хокукларын бозуның тагын бер төре. Без ЮНЕСКО, ОБСЕ кебек халыкара оешмалар белән бергә эш итәбәз.

—​ Кырымда өч яшьлек Муса Сулеймановны җирләгәннән соң, аның әнисен җаваплылыкка тарта алалар дигән сүзләр тарала башлады. Сез моны ничек бәялисез?

— Баланың әти-әнисе бар. Дәүләт аның әтисен бер гаепсез утыртып, гаиләне авыр хәлгә куйды. Әгәр дә Мусаның әтисе нахакка ирегеннән мәхрүм ителмәгән булса, ул хатынына балаларны карарга ярдәм итәр иде, ләкин аны хәтта баласы белән хушлашырга да җибәрмәделәр. Мусаның үлемендә дәүләт гаепле.

—​ 2020 елда кабул ителгән канунга күрә, Кырымда Русия ватандашы булмаган хуҗалардан җир кишәрлекләрен тартып алу көтелә.

— Бу — җирләрне дәүләт дәрәҗәсендә рейдерларча басып алу. Әгәр тартып алынган җирдә йорт торса, бу җир кишәрлеген арендага бирә алалар, ләкин бу аренданың бәясен шулай югары куярлар, аны түләргә акчаң да җитмәс. Шулай итеп җирләрне хуҗалардан тартып алачаклар.

—​ Кырымга читтән кешеләрне китертү дәвам итә. Моның төп сәбәбе нәрсәдә?

— Русия бер яңалык эшләмәде, алар — колонистлар. Бу халыкны физик яктан гына түгел, менталь яктан алмаштыру сәясәте бара. Моны яшьләр мисалында да күрергә мөмкин. Кырымга читтән килүчеләрне тикшерү авыр, чөнки пропискага кермичә дә Кырымда яшәргә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мөмкин. Без килмешәкләрне тышкы кыяфәтеннән, сөйләшүеннән сизәбез. Рәсми хезмәтләргә килүчеләр санын күрсәтегез дип мөрәҗәгать иткәнебез бар, ләкин алар төгәл мәгълүмат бирә алмыйлар.

Кырымдан китүчеләрнең бер өлешен Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәүчеләр, укырга китүчеләр тәшкил итә. Русиянең максаты исә — Кырымга читтән кешеләрне китереп, кырымтатарларны эретү, тарату, урыслаштыру. Ләкин без алай ук кечкенә халык түгел, без бәлки ярты миллион, ләкин безнең реакциябез, эчтән каршы торуыбыз бар. Яшь гаиләләрдә еш кына өч бәби туу гадәткә кереп бара. Әлбәттә безнең халыкара партнерларыбыз булмаса, без Русия басымына үзебез генә түзә алмас идек. Болар көрәшебезнең бер өлеше, ләкин без торгызылачак дәүләтебез турында уйларга тиешбез.

XS
SM
MD
LG