Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда өч яшьлек Муса Сулейманов җеназасында ярты миллион сум акча җыелган 


Кырымда Муса Сулейманов җеназасы
Кырымда Муса Сулейманов җеназасы

27 июль Акмәчет янындагы Мамак авылында өч яшьлек Муса Сулейманов белән хушлаштылар. Яшәгән йорты янында 24 июль югалган Мусаның мәете 26 июль табылды.

Җеназа вакытында Муса Сулейманов гаиләсенә акча җыю өчен тартма куелган иде. Активист Лутфие Зудиева хәбәр итүенчә, барлыгы 500 мең 730 сум җыелган.

Ул акча гаиләдге башка балаларның иминлеген тәэмин итү өчен ишегалдын койма белән уратып алырга, йортның карт әти-әниләр яши торган өлешен ремонтлауга һәм ишегалдын рәтләргә тотылачак.

Мусаны "Васиет" кырымтатар бистәсенең зиратында җирләделәр.

Кырымда 3 яшьлек Муса Сулеймановны җирләргә меңнәрчә кеше җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

"Мондый фаҗигаләр 2014 елдан башланды. Мусаның әтисен террорчылыкта шикләнеп утыртмасалар, бу гөнаһсыз бала, бәлки, исән булыр иде", диде җеназага килгән кырымтатар милли хәрәкәт ветераны 76 яшьлек Нариман әфәнде Азатлыкка.

Муса Сулеймановны соңгы юлга озатырга килүчеләр
Муса Сулеймановны соңгы юлга озатырга килүчеләр

Бала 24 июльдә яшәгән йорты янында югалган иде. Аны эзләүдә, волонтёрлар, төрле милләт вәкилләре, гәдәттән тыш хезмәтләре, гомумән, бик күп кеше катнашты.

“Малайның мәете өй янындагы чокырда табылды, көч кулланып үтерү билгеләре күренми. Фаҗиганең ничек булуын тәфсилләп ачыклау өчен тикшерү эшләре бара”, дип хәбәр ителгән иде.

Муса - "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән сивил журналист Руслан Сулеймановның улы. Гаиләдә тагын 10 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малай, карт каенана белән каената, балаларның әниләре яши.

XS
SM
MD
LG