Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хакимияте кайбер хосусый җир кишәрлекләрен тартып алырга тәкъдим итә


Кырымның Алушта шәһәрендәге пляж
Кырымның Алушта шәһәрендәге пляж

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган хөкүмәт хосусый милектәге, документлары Русия кануннары таләпләренә туры килмәгән җир кишәрлекләрен тартып алырга тәкъдим итә. Бу пляж яны, парк һәм төп тәгаенләнеше буенча кулланылмый торган җир кишәрлекләренә кагылырга мөмкин.

Моның өчен Кырым хөкүмәте, ярымутрау Украинадан яулап алынганчыга кадәр бирелгән, милек хокукына ия булуны раслаучы кайбер документларны гамәлдән чыккан дип танырга чакыра. Кырымны аннексияләү федераль канунына төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителә.

Күчерелмәсе "Коммерсант"ка килеп эләккән, Русия вице-премьеры Дмитрий Козакка юлланган хатта Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым хөкүмәтенең хәзерге юридик статусы аңа Русия кануннарына туры килмәгән җир кишәрлекләрен тартып алырга мөмкинлек бирмәвен әйтә һәм федераль кануннны үзгәртергә чакыра.

Әлеге тәкъдимдә Канун өлгесендә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гомуми кулланылыштагы мәйданнарда урнашкан кишәрлекләргә, шулай ук төп тәгаенләнеше буенча кулланылмаучы җирләргә милек хокукын бетерергә тәкъдим ителә.

Аксеновның матбугат хезмәтендә һәм Козакның идарәсендә газет соравына аңлатма бирмәгәннәр.

Басманың бер әңгәмәдәше исәпләвенчә, тартып алыначак җир кишәрлекләренең гомум бәясе миллиард ярым долларга җитәргә мөмкин.

Русия Кырымны 2014 елда басып алып аннексияләнде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымның Русиягә кушылуын танымый, ярымутрауны Украина җире дип саный.

XS
SM
MD
LG