Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 май Русия президенты катнашында Керич күперен ачу тантанасы үтте. 19 чакрым озынлыктагы күпер Краснодар краен Кырым белән тоташтыра. Шушы күпердән Акмәчет һәм Акъярга таба 250 чакрымлы "Таврида" юлы төзелә. Әмма белгечләр фикеренчә, бу төзелешләр ярымутрау экологиясенә зур зыян китерә.

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров әлеге төзелешләр хакында Азатлыкка сөйләде.

Абдурешит Джеппаров" Төзүчеләр Кырым экологиясен боза"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

"Бездәге таш чыгару карьерларын вәхшиләрчә эшкәртү экосистемны, гомумән Кырымның экологиясен боза. Таулардан таш чыгару җилләрнең исүен үзгәртә, шартлаулардан җир астында су юллары үзгәрә, сулар юкка чыга, зур йөк машиналарының йөрүеннән йортлар ярыла, бу – фаҗига. Безгә юл ясыйбыз диләр. Бездә юллар бар иде, ләкин шул хәтле машина да йөрми иде, чөнки монда Русия юк иде. Мәсәлән, Карасубазардан (Белогорски) Акмәчеткә барган юлда елга бер-ике тапкыр суы аккан кечкенә бер инештә дә шул хәтле зур төзелеш, күпер ясыйлар.

Юл төзү өчен таш алу урыны
Юл төзү өчен таш алу урыны

Бәлки мин бер тупас чагыштыру китерәмдер, ләкин бу төзелешләр 235 ел элек булган Потёмкин авылларын хәтерләтә. Моннан бер яхшы нәрсә көтеп булмый, боларны җавапка тарттыру өчен барысын да язып барырга туры киләчәк. Бер нәрсә үзгәрмәде, тик хәзер алар авыллар урынына юл төзиләр, архитектура ягыннан кыйммәте булмаган ике-өч модуль балалар бакчасы төзелеп бара диләр, ләкин болар хакында алар ачылгач кына сөйли алабыз.

Президент сайлау алдыннан Русия думасы депутаты Руслан Бальбек зиратларны койма белән әйләндереп алды, кырымтатар бистәләрендәге юлларга таш салырга вәгъдә иткән иде. Мин күптән түгел кырымтатарлар яшәгән барлык бистәләргә барып карап чыктым. Бер җирдә дә юл юк. Мин Акмәчет янындагы Белое 1-5, Хошкельди, Фонтаны, башка бистәләрне йөреп чыктым. Вазгыять коточкыч, ә безгә юллар төзибез диләр. Әйе "Таврида" трассасын төзиләр, ә кырымтатар бистәләрендә юллар юк", ди Джеппаров.

Кырымтатар бистәсе
Кырымтатар бистәсе

Күпер, һава аланы, "Таврида" трассасы һәм Кырым табигатен талау

Бүген Кырымда өч зур төзелеш хакында еш сөйлиләр: Акмәчеттә төзелеп беткән яңа һава аланы, Керич бугазында Кырым күпере һәм Кырым күпереннән Акъярга кадәр 250 чакрымга сузылган "Таврида" трассасы.

Шул сәбәптән Кырымда төзелеш материалларына мохтаҗлык зур. Аларны Кырымга читтән китерү юллары ябык. Бер яктан Кырымга Украинадан китерү мөмкинлеге юк, икенче яктан Русиядән Керич бугазы аша китерү мөмкинлеге бик чикле. Русия бу проектларны гамәлгә ашыру өчен Кырым тауларында карьерларны коточкыч рәвәштә эшкәртүгә, ягъни талауга кереште. Матбугат чараларында бернәрсәгә карамыйча, комны да диңгездән күпләп чыгару, хәтта совет чорында күмелгән агуланган комнарны да казып алып, "Таврида" трассасына салу турында шау-шу булган иде.

"Таврида" юлы төзелеше
"Таврида" юлы төзелеше

"Таврида" юлы өчен Акъяр (Севастополь) янындагы Качы бистәсендә меңнәрчә шакмак метр диңгез ярын юк иттеләр. Нәтиҗәдә андагы Немецкая балка пляжына юкка чыгу куркынычы яный. Төрле кечкенә төзелеш ширкәтләре Кизләү янындагы Доңузлав күле уртасыннан комны миллионлаган кубометр белән чыгара. Экологлар мондый контрольсез талау күлнең барлык флора һәм фаунасын юкка чыгарачагы турында тавыш күтәрсәләр дә, аларны тыңлаучы юк.

Экология сәбәпләре белән 80-90нчы елларда ябылган карьерларны 2014 елдан яңадан ачып теләгәнчә куллана башладылар.

Карьерда эшләгән берәү әйтүенчә, аннексиягә кадәр карьерда таш чыгару өчен билгеләнгән күләмдә генә шартлаткыч кулланган булсалар, хәзер моңа беркем карамый, ташны күбрәк чыгару өчен шартлаткычны күп итеп куялар. Нәтиҗәдә карьерлар янында урнашкан авылларда йортларның диварлары ярыла, җир асты сулары томалана, салкын җилләрне диңгез ягына җибәрмәгән таулар юкка чыга, һава торышы бик тиз үзгәрә бара. Карасубазар һәм Предгорье янындагы карьерларда тауларны шартлатулар Карасу-Баши (Карасёвка), Сартана, (Алексеевка), Баши (Головановка), Бурчек (Кирпичное), Ени-Сала (Красносёловка) авылларында шундый хәлләргә сәбәп булганы билгеле.

Бу карьер янында Карасу елгасы башлануы, аның суы мондагы Тайган сусаклагычына җыелып, 2014 елда Украини ягыннан ябылган Кырым каналына җибәрелә башлавына да хакимиятләр игътибар итми. Елганы тулыландырган мондагы җир асты суларының шартлаулардан үзгәреп китүе елганың да, сусаклагычның да бетүенә китерә ала. Ә бу инде болай да су кытлыгы кичерүче Кырымның Карасубазар, Сеитлер (Нижнегорски), Кефе (Феодосия) районнарында су бетүгә китерә ала.

Русиянең "Зеленый патруль" оешмасы Кырымда үткәргән икенче экологик экспедиция нәтиҗәсендә экология рейтингында Кырымны Русия төбәкләре арасында 60нчы урынга куйды. Иң начар экологик вазгыять кырымтатарлар 25-29 процентны тәшкил иткән Бакчасарай һәм Карасубазар районнарында дип искәртелә.

Кырым күпере, "Таврида" юлы (149 млрд сум сарыф ителәчәк) төзелеп беткәннән соң тәүлеккә 14 мең машина үткәрәчәге, яңа һава аланы елына 6 млн кеше кабул итә алачагы әйтелә. Ләкин шул ук төзелешләр нәтиҗәсендә Кырымга килүчеләрне шифалы Кырым урынына нинди Кырым каршылаячагын уйлаучы юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG