Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Бекиров: "Русиядә милли республикалар вәкаләтләрен югалта бара"


Надир Бекиров

Бу көннәрдә Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел, ТАССР оешуга 100 ел тулу билгеләнә. Азатлык Кырым инженер-педагогия университеты галиме, Мәҗлеснең юридик бүлегенең элекке җитәкчесе Надир Бекиров белән бу тарихи вакыйгаларның уңышлы һәм уңышсыз нәтиҗәләре хакында сөйләште.

— Надир әфәнде, сезнеңчә суверенитет турында декларациянең төп нәтиҗәләре нинди?

— Беренчедән, бу сәяси максатларга хокукый юл белән ирешү мөмкинлегенең мөһим мисалы иде. Моңа башка совет автономияләре һәм СССР заманында мондый дәүләтчелеге булмаган халыклар да иярергә мөмкин иде. Кайберәүләр шулай эшләде дә, хәтта "суверенитетлар парады" да булды. Ул вакытта Русиянең "милли булмаган" төбәкләренең үз статусларын (Урал республикасы) күтәрү омтылышлары да билгеле. Әмма кызганычка совет төбәк бюрократиясе һәм шулай ук халыкларның Русияне кәгазьдә түгел, ә чын федерация итәргә ихтыяры җитмәде. Качып утырып калдылар. Нәрсә килеп чыкты, шуны алдылар.

Һәрбер юридик уку йортында аңлатыла торган федерация булдыруның билгеле теоретик схемасы бар. Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе ирекле рәвештә үзәк хакимияткә нинди вәкаләтләр бирүне һәм бу үзәк хакимиятнең формалашуын һәм аның ничек тотылуын билгеләп, үз теләге белән яңа дәүләт булдыру турында карар кабул итә.

Билгеле, хәзерге Русия Федерациясе бу классик алгоритм нигезендә (мәсәлән, Швейцария кебек) түгел, ә киресенчә барлыкка китерелгән. Үзәк хакимият документлар әзерләп куеп (Шартнамә һәм Конституция) барысына да килеп аны имзаларга кушты. Шунда ук кул куймаучылар белән ни булганы билгеле. Русия Конституциясенең беренчел рәвеше нинди искиткеч булуы турында сүзләр йөри. Юрист буларак шуны әйтә алам, ул беркайчан да искитчеч яисә әзме-күпме үтәлерлек булмады. Бер маддәне тормышка ашыру котылгысыз рәвештә башкаларын бозуга китерә иде. Баштан ук пропаганда характердагы, бер мизгелгә дә федератив булмаган үзәк хакимият теләгеннән чыгып начар эшләнгән документ иде. Ул унитар иде һәм унитар булып кала да. Татарстан аерым шартнамә ярдәмендә ничектер каршы торырга тырышты. Бу вакытлыча гына булганы ачык иде. Шулай булды да. Бу шартнамә хәзер кайда?

Икенчедән, билгеле бер чорга бу Татарстан җәмгыятен ныгытты, чөнки Татарстанның социаль-икътисади һәм мәдәни програмнарын эшләү һәм тормышка ашыру өчен үз акчалары барлыкка килде. Бу Русиянең башка төбәкләре өчен һуманитар үсешкә ыргылыш булды.

Ләкин бу мөмкинлекләр һәм вәкаләтләр бирелгәч, Татарстан көннән-көн хәтта тарихи ватаннарына укырга килгән һәм Кытайда Сталин рухындагы репрессияләрдән курыккан татарларны Кытай хакимиятенә бирмичә саклап кала алмаган Русиянең гади төбәгенә әверелә.

Өченчедән, ул татар милләтенең, шул исәптән көчле һәм чәчәк аткан Татарстаннан яклау өмет иткән читтәге татарларның ышанычын акламады. Татарстан, гомумән алганда, үз җирлегендә яшәүче азчылык татар өчен генә төбәктәге үзәк булып калды. Татарстан читендәге татарларның күп өлеше аның чын игътибарыннан һәм нәтиҗәле ярдәменнән читтә калдылар. Аны күпмедер өлештә Дөнья татар конгрессы компенсацияләргә тиеш иде. Әйе, тиеш иде...

— ТИҮдә беренчеләрдән булып кырымтатар секциясе төзелгән иде. Шул рольдә аның максатлары һәм тоткан урыны нинди?

— Алар икәү. Беренчедән, татарларның һәм Татарстанның татар милләтенең һәм татар халкының табигый хокуклары өчен көрәшү омтылышларын яклау, чөнки бу күпчелек очракта кырымтатарлар татарлар белән теләктәш иде, чөнки гомуми республика һәм гомуми тормыш аларга бер үк проблемнар тудырды.

Икенчедән, татар милләтенең яңа иҗтимагый-сәяси милли оешмасының көн тәртибенә (ТИҮ ул Русия генә түгел, ә бөтен СССРдагы диярлек татарларны берләштерде) кырымтатар мәсьәләсен кертү: кырымтатар халкын үзенең тарихи ватаны Кырымга кайтару, сөргеннән соң юк ителгән милли дәүләтчелеген торгызу. Күп очракта без уңышка ирештек. Кырымтатар делегацияләре ТИҮның барлык чараларында диярлек катнашты, 80нче еллар ахыры һәм 90нчы еллар башында кырымтатарлар җәмәгатьчелектән һәм Татарстанның дәүләт оешмаларыннан сизелерлек ярдәм ала башладылар (мәсәлән, берничә дистә студент Казанда элек кырымтатарларга укырга мөмкинлек булмаган белгечлеккә укыган, яисә ике ел дәвамында кырымтатарларга йортлар төзәргә булышу өчен Татарстаннан ирекле төзелеш отрядлары Кырымга барды).

Бу "Кырым татарлары турында" 1988 елда ТИҮнең беренче корылтае резолюциясендә дә чагылыш тапты. "Кырымтатар мәсьәләсендә гадел чишүне фаразлый: 1.Кырымтатарларны оешкан төстә Кырымга кайтару. 2. Милли дәүлләтчелекне торгызу – Кырым АССР".

ТИҮнең беренче корылтаенда катнашкан кырымтатар делегатлары
ТИҮнең беренче корылтаенда катнашкан кырымтатар делегатлары

Шуны әйтергә кирәк, ТИҮ хәзер дә ел саен 18 майда кырымтатар сөргене корбаннарын искә алу көнендә белдерүләр белән чыга һәм пикетлар оештыра. Бу чараларга Казанда яшәүче кырымтатарлар хәтта килми дә.

— Татарстанга ул елларда бәйсезлек алуга нинди эчке һәм тышкы сәбәпләр комачаулады.

— Беренчедән, Татарстан дәүләт бюрократиясенең кыюсызлыгы һәм татар милләтенең аңа тулысынча ышануы.

Хәтерлим, дөньяның төрле илләрендә (СССРдан читтә ) яшәүче, араларында бик танылган һәм абруйлы кешеләр дә булган татар диаспорасы вәкилләре җыелышында Татарстан вице-президенты Василий Лихачев белән профессорларның берсе бик хисчән сөйләште: "Халыкара оешмалар һәм хөкүмәтләр әлегә сезне тыңларга теләмәскә дә мөмкин, ләкин сезнең вәкилләр аларның кабул итү бүлмәләрендә һәрдаим булырга тиеш!"

Әйткәндәй, татарлар һәм Татарстан дөньяда кырымтатарларга караганда азрак танылган. Google-да әзләп, саннарны карагыз.

Ә халык безнең дәүләт, хәтта бәйсез дәүләт барлыгына ышанып, өстә карар итәрләр дип көтте. Калганнары билгеле.

— Ул еллардагы хәлләрдән күңелне иң төшергәне нәрсә булды, ни эшләнми калды?

— Ансы әле генә әйткәннәрдән аңлашыладыр. Ә кырымтатарлар белән мөнәсәбәтләрдәгеләргә килгәндә, эшләрнең тигез генә, эзлекле бармавы. 80нче еллар ахырында элемтәләр һәм хезмәттәшлек бик нык көчәйде. Җырчы Ренат Ибраһимов үз теләге белән һәм үз акчасына кырымтатарларның ул чакта әле Үзбәкстанда эшләп килгән "Хайтарма" ансамблен Рамазан бәйрәменә Татарстанда концертлар оештырырга чакырды. Ул да, безнең артистлар да, тамашачылар да моның Татарстандагы барлык диярлек зур шәһәрләрендә шыгрым тулы заллар белән узган гастрольгә әвереләчәген көтмәгән иде. Шул ук вакытта иҗади очрашулар, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән тәҗрибә уртаклашу, телевидениедә язылу, Мари Иле республикасына бару һәм башкалар да булды. "Хайтарма" ветераннары моның элекке совет республикаларына сәфәрләрдән иң үзенчәлеклесе булуын сөйләгән иде.

Башка рәвешле аралашулар да булды. Әмма вакыт узган саен республика мәнфәгатьләре читтәрәк кала барды. Татарстан республика буларак яңадан 2014 елда килеп чыкты, ул чакта елның беренче яртысында хәтта республиканың президенты да Кырымга берничә мәртәбә килде. Ә аннан соң бу бюрократияләр арасында үзара язышуга һәм кырымтатар халкының мәнфәгатьләре белән һич тә бәйле булмаган мондагы бюрократиягә Татарстанның даими ярдәменә генә кайтып калды. Бәйләнешләр бөтенләй өзелде дип булмый, әмма ул чын эштән бигрәк коры хисапка гына әверелде.

Бер ачык мисал. Башта Татарстан мәктәпләр өчен кырымтатар телендә дәреслекләр әзерләргә тиеш иде һәм бу эшкә алынды да. Бу эшкә бер яктан Казан федераль университеты, икенче яктан Кырым инженер-педагогик университет сайланды. Хәтта уртак эшче төркем дә төзелде. Эш инде менә-менә башланырга тиеш иде. Әмма Русия мәгариф министрлыгы нидер әйтү белән бөтен нәрсә туктап калды.

— Татарстанның узган 30 елдагы тәҗрибәсен искә алганда, бүгенге Русия чынбарлыгында Кырымны һәм кырымтатарларны ни көтә?

— Татарстан гына түгел (дөресрәге — хәтта Татарстан да), Русиядәге башка республикалар да хәзерге Русия федерациясе "оештырылганда" ия булырга өметләнгән вәкаләтләрен күз алдында югалта бара. Русия үз Конституциясендә, вәкаләтләр, субъектлар, суверенитетлар, халыкларның тигезлеге турындагы сүзләргә караганда, федерализм һәм башка шундый нәрсәләрне күрсәтсә дә, асылда унитар дәүләт булды. Хәзер инде бу аның асылында гына түгел, формаль рәвештә дә ачыграк күренә бара. Татарстан да шуңа таба бара һәм көннән-көн ныграк Казан өлкәсенә әверелә.

Русиянең дәүләтсез халыкларына килгәндә, алар азсанлы булганга, илдәге хәлләргә дә, үз хәлләренә дә бөтенләй тәэсир итә алмый. Һәм бу көннән-көн көчәя бара. Моның ахыры нинди булачак? Ә мондый нәрсәнең ахыры нинди була ала соң?

— Кырым белән Татарстан язмышының соңгы 100 елда уртаклыгы һәм аермалары: үткәне инде билгеле, ә перспективалар нинди?

— Бу уртаклык инде берничә мәртәбә өзелде, ә аны яңарту яки ныгыту тырышлыклары киселде. 19нчы гасырда Идел буендагы зыялылар, беренче чиратта Шиһабетдин Мәрҗани, ә соңрак татар эшмәкәрләренең матди ярдәме белән дә Исмәгыйль Гаспралы һәм аның укучылары барлыкка килде һәм чәчәк атты. Беренче дөнья сугышы һәм Социалистик инкыйлаб дип аталган нәрсә моңа нокта куйды.

20нче гасырның 20нче елларында Мирсәет Солтангалиев Совет берлеге шартларында милли большевизмны тормышка ашырырга тырышып карады, әмма аны кулга алып атып үтерделәр. Аның сәяси көндәше, 1920-1921 елларда ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиев 1921-1924 елларда Кырым автоном совет социалистик республикасының халык комиссарлары шурасын җитәкләде. Аны да кулга алып атып үтерделәр.

Күренекле җырчы булган Шафика Кудусованың улы Эрнест Кудусов сөйләгәннәргә караганда, алар 1941 елда сугыш башлануга бер атна кала Кырым АССР мәдәнияте декадасында катнашу өчен Казанга киткән булган һәм шунда калу сәбәпле башка кырымтатарлар язмышыннан котылып калган. Алар килгәннән соң бер атнадан башланырга тиешле булган декада узмаган, әлбәттә. Ә 1944 елдан 80нче еллар ахырына кадәр Татарстанда кырымтатарлар турында сүз дә әйтергә ярамаган. Шулай да зыялылар арасында, кимендә үз карьераларыннан колак кагу куркынычы булса да, кырымтатарларны яклап Гадел Кутуй яки Тәүфыйк Әйди кебек кешеләр чыгыш ясаган.

Сугыштан соң Совет берлеге фәннәр академиясенең ике махсус утырыш уздырып, берсендә Кырым тарихыннан кырымтатарларны алып атарга, ә икенчесендә Идел буе татарлары тарихын Идел буе болгарларына гына нигезләргә, тарихи хәтердән һун, кыпчак һәм Алтын Урда мирасын һәм Кырым белән Казанны үзара бәйләүче бөтен нәрсәләрне сөртеп ташларга карар итүе тикмәгә генә түгел.

Киләчәк томанлы, һәм ниндидер булудан бигрәк, бернинди дә түгел.
Бернигә дә карамастан, мин дусларымны һәм туганнарымны (барлык татарлар бер-беренә туган бит) бу бәйрәм уңаеннан котларга телим. Бу бәйрәм татар милләте тарихының әле бетмәгәнен һәм бәлки бетмәячәген дә күрсәтүче символларның берсе булып кала.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG