Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырым хакимияте Татарстанда тәҗрибә тупларга җыена


Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксенов, Акмәчет, 5 март 2014

Мәскәү куйган Кырым хакимияте Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен делегациясе бу атнада Казанга җыена. Кырым башлыгы Сергей Аксенов бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән киләшкән.

"Без идарә тәҗрибәсе булган белгечләрне, шул исәптән материктан белгечләрне җәлеп итү өчен мөмкин булганын барысын да эшлибез. Русиянең башка субъектларының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм технологияләрен актив кулланабыз. Моның белән хәзер министрлар шурасы рәисе Юрий Гоцанюк һәм аның урынбасарлары шөгыльләнә. Якшәмбе көнне шура вәкилләре минем йөкләмә белән Татарстанга очачак - мин Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштем", дип язды Аксенов үзенең Фэйсбук битендә.

Күрәсең, Мәскәү белгечләре санкцияләнгән Кырым​дагы вазифаларга килүдән баш тартканда, моңа кадәр Татарстанга салкын караган Кырым җитәкчесе хәзер Татарстан тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итмәкче.

2014 елда Кырымда булган вакыйгалар вакытында Татарстан җитәкчелеге Кырым хакимияте һәм кырымтатарлар арасында төп арадашчы ролен үтәгән иде. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация, Татарстан мөфтие, артистлары, депутатлары Кырымга даими килеп тордылар.

Миңнеханов Мәҗлес, Кырымның җитәкчеләре белән очрашып торды. Ул Кырым Югары радасының "Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре" турында карарына башкарма хакимияттә 20 процент кырымтатар вәкилләре булу, Кырымтатар мәҗлесен халыкның үзидарә милли оешмасы итеп тану кебек тәкъдимнәр керткән иде. Бу хакта сөйләшенгән булса да, соңгы вариантта бу мәддәләр Конституциягә кертелми калды. Миңнеханов белән Аксеновның уртак матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесенең "Сез бәйсез АТР кырымтатар телеканалын ябасызмы" дигән соравына Миңнеханов аны ябарга кирәкми дигендә, Аксенов дәшмичә утырды. Соңыннан бу телеканал Киевка китәргә мәҗбүр ителде.

2014-2015 елларда Татарстан белән Мәҗлес арасында элемтә күпмедер дәвам итте, Казан кырымтатар мәдәни оешмаларына, театрга, матбугат чараларына финанс ярдәм күрсәтте, ләкин тора-бара Аксенов хакимияте Татарстанның Кырымдагы эшчәнлегенә тискәре караш тудыра башлады. Хәтта вице-премьер вазифасында эшли башлаган Ленур Ислямовның вазифадан алынуының бер сәбәбе аның Татарстанга ясаган эш сәфәре булган иде.

Ахыр чиктә Татарстан-Кырым элемтәләре Татарстанның Бакчасарай районына шефлыгы, "Йолдызлык" фестивале һәм Татарстан хисабына Казанда Тимирясов исемендәге институтта Кырымнан кадрлар әзерләү проекты белән чикләнде.

Соңгы өч елда Кырым белән Татарстан арасында рәсми элемтәләр иң түбән бер дәрәҗәгә төште дияргә мөмкин. Татарстанның югарыда утырган бер түрәсенең "Аксенов Татарстанның кырымтатарларга "начар" йогынты ясавыннан, Кырымда татар факторы үсешеннән курыккан кебек тоелды", дигәне дә мәгълүм.

Гоцанюкны белгән, аның белән бер чорда эшләгән, Бакчасарай район хакимиятенең элеке рәисе, Мәҗлес әгъзасы, хәзер Киевта яшергә мәҗбүр булган Ильми Умеров, "Гоцанюк хакимияткә тәэсир итмәячәк, хакимият белән Аксенов идарә итәчәк" дигән иде.

Кырымдагы Русия яклы "Чистый берег. Крым" җәмәгать оешмасы активисты Владимир Гарначук "Мәскәү Аксеновның язмышын инде хәл иткән, Кырымга килергә әзер булган кешене генә табарга кирәк, ел ахырына кадәр бу мәсьәлә хәл ителер", дип белдерде.

1993 һәм 2014 елларда Татарстан белән Кырым арасында төрле аңлашулар имзаланган иде, ләкин алар күбесенчә кәгазьдә калды. Бу юлы Кырымнан Татарстанга барачак делегация шул ук "тәҗрибәне" кабатлармы яисә Татарстанны 2014 елда Кырым инкыйразының иң кызу вакытында кырымтатарларны тынычландыру өчен кулланган кебек, бу юлы да үз мәнфагатьләрендә кулланымы, билгесез. Дөнья танымаган аннексияләнгән Кырымның Русия төбәкләренә чыгуы шушы бушлыкны ничек тә булса каплау максаты була ала.

Күптән түгел Кырым дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов, Кырым халыкара дәрәҗәдә тулысынча танылмаганчыга кадәр зәгыйфь булып калачак, дигән борчылу белдергән иде.

2014 елда Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров исә "Мәҗлес канунсыз төзелгән Кырым хакимиятен танымый. Без бу хакимияткә профессиональ кадрларны бирмибез, чөнки аның эшчәнлеге канунсыз", дигән иде.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG