Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: кырымтатарлар Русияне яратырга тиеш


Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов
Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Эксперт Online" журналына биргән әңгәмәдә үзенең кырымтатарлар белән туганлыгын тою турында белдерде һәм кырымтатарлар Русияне ярата башларга тиеш диде.

Рөстәм Миңнеханов кырымтатарлар белән яхшы мөнәсәбәттә булуын, 2014 елда алар белән очрашуы турында сөйләде.

"Аларның гәрәйләре безнең ханнар иде. Кырымтатарлар үз телләрендә сөйләшкәндә мин аларны аңлыйм, алар мине аңлый. Ләкин алар, бәлки, бераз усалрактыр, үпкәләре бардыр. Тынычлану өчен вакыт кирәк. Күз алдыгызга китерегез, кырымтатарлар башта ватаннарына кайта алмады, аннары Украинага кайтты. Ә Украина, дөресен генә әйткәндә, алар өчен берни эшләмәде. Нишләде? Берни дә эшләмәде. Хәзер Кырым програмы бар, кырымтатарларга ярдәм бар. Кырымтатар теле республиканың дәүләт теле", ди Миңнеханов.

Шул ук вакытта, президент фикеренчә, кырымтатарлар "бераз башкачарак". Аның сүзләренчә, Идел буе татарлары Русия чынбарлыгына ярашкан, ә кырымтатарлар Русиядә әле 2014 елдан гына.

"Мин Путин позициясен беләм. Ул кырымтатарлар белән бәйле вазгыятьнең яхшыруын бик тели. Әмма анда әлегә киеренкелек бар. Ләкин монда хакимиятне генә гаепләргә кирәкми, үзләрендә дә юк түгел. Ниндидер гамәлләргә этәрүче кешеләр бар. Болар узар дип уйлыйм. Кырымтатарлар бик эшчән халык, алар күпне кичергән. Әгәр алар тарафыннан ниндидер ышанмаучанлык, агрессия бар икән, моны аңларга кирәк. Чөнки алар безнең кешеләр, безнең туганнар. Кайчак без административ карар белән генә бөтен кеше бертөрле уйласын дип хәл итәргә телибез. Ә алар бүген яшәгән илләрен - Русияне ярата башларга тиеш", дип сөйләгән Рөстәм Миңнеханов.

Кырымтатарлар Кырым халкының 12 процентын тәшкил итә. Аларның бер өлеше Русиянең ярымутрау аннексиясен танымады. Активистларның күбесе Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнә, ярымутраудан китәргә мәҗбүр булучылар да бар.

2017 елның октябрендә Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "татарлар, башкортлар, удмуртлар, калмыклар зур дәүләт, Русия империясе составында киләчәктә дә калулары аларның юк ителүенә китерүен аңларга тиешләр" дип белдергән иде.

Рефат Чубаров Татарстан һәм татарлар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:37 0:00
XS
SM
MD
LG