Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдер Меметов: "Телебезне генә түгел, милләтебезне юк итмәкчеләр"


Айдер Меметов
Айдер Меметов

Кырымдагы Вернадский исемендәге федераль университетның кырымтатар бүлегенә абитуриентларны кабул итү бара. Галим Айдер Меметов, кырымтатар теленең бүгенге хәле аяныч, ул сүздә генә дәүләт теле санала, бу мәсьәлә сәясәткә бәйле, ди.

Кырым федераль университетның кырымтатар филологиясе белгечлегенә ел саен 30 бюджет урыны аерыла, ләкин бу урыннарга абитуриентларны җәлеп итү ел-елдан кыенлаша бара. Кырымтатар филологиясе кафедрасында эшләүче 12 галим мәктәпләргә чыгып, кырымтатар филологиясе бүлегенә керергә өндәү эшләре алып барырга мәҗбүр. Ел саен бу белгечлек буенча 15-16 студент бакалавриат, 5-6 студент магистратураны тәмамлый. Эш урыннарын үзләре табып эшкә урнашалар. Университет моны күзәтеп тора икән. Әгәр студентлар укыган белгечлеге буенча эшкә урнаша алмасалар, димәк мондый белгечләр кирәкми дип алга таба университет бюджет урыннарын кыскарта ала, сәгәтьләр кимегәннән соң монда эшләгән галимнәр дә эшсез кала ала.

Кырымтатар филологиясе бүлеге университетның кырымтатар һәм көнчыгыш филологиясе факультетына керә. Әгәр элек бу факультетта кырымтатар, фарсы, гәрәп, төрек белгечлегендә 400 студент укыган булса, хәзерге көндә 220 студент белем ала, 36 галим укыта. Факультетны профессор, филология фәннәре докторы, кырымтатар һәм көнчыгыш филологиясе факультеты деканы Айдер Меметов җитәкли. Азатлык аның белән әнгәмә корды.

— Айдер әфәнде, кырымтатар теле белән бәйле бүгенге вазгыятьне сез ничек бәяләр идегез?

— Мин 50 ел буе кырымтатар теле дәресләре алып барам, гомеремне телебезгә багышладым. Соңгы 25 елда тел мәсьәләсендә шактый алга киткән идек. Беренчедән, Кырымда яхшымы-яманмы ике университетта кырымтатар телен өйрәнәләр, икенчедән, без аспирантурага кабул итәбез, кырымтатар теленнән гыйльми эшләр языла. Мин үзем 16 фән кандидаты һәм бер фән докторы әзерләдем. Сугышка кадәр Кырымда кырымтатар теле буенча 3-4 фән кандидаты, 1-7нче сыйныфлар өчен дәресләкләребез бар иде. Хәзерге көндә 1-10нче сыйныфлар өчен дәреслекләребез бар. Димәк, фән ягыннан алга киттек.

— Алай булса, ни өчен кырымтатар теле аяныч хәлдә дисез?

Алар безнең телебез генә түгел, милләтебезнең дә яшәгәнен теләмиләр

— Тел мәсьәләсе дәреслекләргә генә бәйле түгел икән. Кырымтатар теле, әдәбияты, тарихы белән шөгыльләнергә теләмиләр. Ни өчен? Бу сәясәт белән бәйле. Әгәр дә безнең телебез чыннан да дәүләт теле булган булса, кырымтатар бүлегенә кырымтатарлар гына түгел, башка милләт балалары да кереп укыр иде, андый заманнар булды, ләкин хәзер алай түгел. Телебезне дәүләт теле итеп игълан иттеләр, ә ул бездән тыш беркемгә кирәк түгел. Ташкентта яшәгән чакта үзбәк телен дәүләт теле итү програмын әзерләүчеләрнең берсе мин идем. Кырымга килгәннән соң кырымтатар теле дәүләт теле булсын дигән мәсьәләне беренчеләрдән булып куйдым, ләкин югарыда утырган кайбер иптәшләр, мин аларның исемнәрен әйтмим, алар безнең телебез генә түгел, милләтебезнең дә яшәгәнен теләмиләр. Мин турыдан-туры моны сөйлим. Мин аларны яхшы беләм.

— Кем соң алар?

— 1994 елда мин президент администрациясе җитәкчесенең урынбасары булганда(Кырымда Юрий Мешков президент булган чорда – ред.) шул ук Григорий Иоффе (Кырым җәмәгать пулаты рәисе), Александр Форманчук (Кырым тарихы. 10нчы сыйныф дәреслеге авторларының берсе – ред.) миңа керү өчен чиратка басып торалар иде. Алар хәзер генә шундый кыю булып күренәләр. Берничә көн элек университетның 27 кешедән торган гыйльми шурасы Форманчукны дәүләт бүләгенә тәкъдим итте. Мин бер үзем моңа каршы чыгыш ясадым. "Мондый карашлары булган кешегә дәүләт бүләге бирергә ярамый, мәсьәлә акчада түгел, аласын алсын, Кырымда милләтче булса булсын, әммә шовинист булырга, башка милләтләргә нәфрәт хисләре уяткан намзәт булырга тиеш түгел. Бу минем принцибым. Мин моны аларга утырышта белдердем, хәзер дә белдерәм.

— Моннан фән сәясәт белән бәйле дигән нәтиҗә ясап буламы?

— Әлбәттә, фән сәясәт белән бәйле. Әгәр дә сәясәт фәнгә ярдәм итсә, сәясәт тәрәккыят итә, әгәр дә сәясәт фәнгә ярдәм итмәсә, ул фәнне үтерә. Без андый илләрне күрәбез, беләбез. Ни өчен Русиядән галимнәр башка илләргә китә. Димәк, фәнгә шартлар тудырылмый. Мисал китерим. Фәннәр докторы, профессорның эш хакы ничә сум, беләсезме? Рәсми буларак 41 мең, депутатның исә 421 мең сум. Ләгънәтләр булсын мондый хакимияткә, мондый хакимият яши алмас. Хакимият үзе янына берничә галимне ала, әз-мәз акча бирә. Андыйларны "кесә галимнәре" диләр. Кесә галимнәре фәнне үстерә алмый.

— Кырымтатар телен дәүләт теле итеп игълан иттеләр, ләкин аны дәүләт теле буларак куллану, эшләтү турында канунны Дәүләт шурасы инде ничә ел буе кабул итми. Сәбәбе нәрсәдә?

— Дәүләт шурасында ике генә кырымтатар депутаты булганда алар мондый канунны ничек кабул итә алсын? Мин бу ике депутатны кырымтатар халкының вәкилләре дип санамыйм. Алар ишек астында ятып булса да бу канунны кабул иттерергә тиеш иде. Алар "без моннан артык эшли алмыйбыз" диләр. Эшли алмыйсың икән, ташла да чыгып кит, бер генә кырымтатары да анда булмасын.

— Моннан чыгып, Кырымда урыслаштыру сәясәте бара дияргә мөмкинме?

— Мин тугыз балалы гаиләдә туып үстем. Әти-әни рус телен "там дорога, там пошёл" дәрәҗәсендә белә иде. Без балалар бакчасын күрмәдек, безнең гаиләбез үзе балалар бакчасы иде һәм без тик туган телебездә сөйләшә идек. Сөргенлек урыннарында да кырымтатарлар өчен балалар бакчасы юк иде, без тик кырымтатар телендә сөйләшеп үстек. Бу яктан бу яхшы иде.

1783 елда Русия безне җинеп Кырымны басып ала. Ул вакытта беренче итеп кырымтатар мәктәпләренә рус телен кертү мәсьәләсе куела. Кырымда күпчелек мәктәпләрдә моны кабул итмиләр. "Без урыслашырга теләмибез, рус телен өйрәнмибез", диләр. Йөз ел дәвамында алар шул рус телен мәҗбүри рәвештә безнең кырымтатар мәктәпләренә кертәләр.

Айдер Меметов
Айдер Меметов

Урыслар биргән статисткага күрә, 1783 елда Кырымда кырымтатар телендә укыткан 563 мәктәп була. Нинди дәрәсләр булган, бу инде башка мәсьәлә, ләкин рус телен теләмиләр, аеруча моңа муллалар каршы чыга, чөнки алар моның нәрсәгә китерәчәгән белә.

Урыслаштыруның нәрсә икәнен хәзер без дә аңлыйбыз. Хәзер берәр кырымтатар баласы белән кырымтатар телендә сөйләшсәң, ул синең белән кырымтатар телендә сөйләшмәс, чөнки алар 90 процент рус телендә сөйләшә. Мәктәпләрдә кырымтатар телен дәүләт теле буларак укыту сәгәтьләрен кыскарталар икән, берничә елдан безнең бүлеккә килүче кырымтатар телен белгән бала да калмас, бүлек тә ябылыр. Тел юк икән, милләт юк дигән сүз. Башта телне юк итәләр, аннары милләт үзе юкка чыга.

XS
SM
MD
LG