Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар теле: кәгазьдә дәүләт теле, чынбарлыкта – юк


Кырымтатар теле статусына багышланган җәмәгать тыңлаулары
Кырымтатар теле статусына багышланган җәмәгать тыңлаулары

15 июнь Акмәчеттә Кырым инженер-педагогия университетында кырымтатар теленең Кырымда статусы, аны куллану дәрәҗәсе, Кырым Дәүләт шурасында дәүләт телләре хакында канун проектына багышланган җәмәгать тыңлаулары узды.

Чарада катнашкан университтеттагы кырымтатар теле белән бәйле кафедра галимнәре, җәмәгать оешмалары вәкилләре мәктәпләрдә кырымтатар теле сәгатьләренең киметелүе, кырымтатар теленең күбрәк факультатив рәвештә өйрәнүгә калуы, ул Кырымда дәүләт статусында дип игълан ителсә дә, моны тәэмин итү механизмы булмавы хакында сөйләп күп мисаллар китердәләр.

Чараны алып барган социология галиме Рефик Куртсеитов Кырым Дәүләт шурасында беренче укылышы узган "Кырым республикасының дәүләт һәм башка телләре хакында" канун проекты Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсен бозып кырымтатар һәм украин телләренең дәүләт статусын чагылдырмый, проектта дәүләт телләрен бертигез куллануны тэәмин итү турындагы юлларның декларатив булуы хакында сөйләде.

Рефик Куртсеитов: "Кырымтатар теле статусы – кәгазьдә генә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Кырым мәктәпләрендәге вазгыятьне Куртсеитов сүзләрен раслаучы бер мисал итеп китерергә була. 2016 елның август ае рәсми саннарына караганда, Кырымдагы 561 мәктәптә 187,6 мең укучы укый. Аларның ничә меңе кырымтатар укучылары дигән сорауга Кырым мәгариф министрлыгы "без укучыларны милләтенә карап санамыйбыз" дип җавап бирде.

Рефик Куртсеитов Азатлыкка "демографик исәпләүләр нигезендә мәктәпләрдәге укучыларның 44 меңе – кырымтатар укучылары" дип сөйләде. Бу барлык укучыларның чиреге дигән сүз.

"Маариф" берлеге рәисе Сафуре Каджаметова исә, кырымтатарларның бер өлеше аннексиядән соң Кырымнан чыгып китү сәбәпле, мәктәпләрдә 33-34 мең кырымтатар укучысы булырга тиеш диде.

Хәтта бу саннарга күрә дә Кырымдагы 561 мәктәпнең кимендә 80-100е кырымтатар мәктәбе булырга тиештер. Чынбарлыкта исә Кырымда тик Украина заманында ачылган 16 кырымтатар милли мәктәбе генә бар. Бу бик зур диспропорция ди кырымтатар галимнәре. Ул милли мәктәпләрдә 4-5 меңләп кенә кырымтатар баласы укый. Һәм ул кырымтатар мәктәпләрендә 99 процент укучылар кырымтатар булса да, 1-4 сыйныфларда гына дәрәсләр кырымтатар телендә алып барыла, 5-9 сыйныфларда исә кырымтатар теле һәм әдәбияты дәрәсләреннән тыш барлык дәресләр, аерым компонентлар исәпкә алынмаса, урыс телендә алып барыла, чөнки аларны кырымтатар телендә алып баручы укытучы, дәреслекләр юк. 10-11 сыйныфта исә кырымтатар теле укытылмый. Шул ук мәктәпләрдә урыс теле җәдвәлгә кертелеп дәрес буларак укытыла, сәгатьләр дә җитәрлек.

Рефик Куртсеитов сөйләгәненә күрә, кырымтатар мәктәпләре спортзаллары, ашханәләре булмаган, хәтта элекке склад биналарында, балалар бакчаларында урнашуларын, шул 16 мәктәпнең тик 6сының уставында кырымтатар телендә укыткан мәктәпләр дип билгеләнгәнен сөйләде. Димәк, милли мәктәпләр дип әйтелгән 16 мәктәпнең дә 10сының уставы бу сүзгә туры килми.

Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елга хәтле Кырымда кырымтатарларның рәсми саны 274-300 мең дип хисапланган булса, 2014 елда Русия үткәргән халык санын алу вакытында кырымтатарлар саны кимегән, ягъни 232 мең дип күрсәтелде. Тыңлауларда "кырымтатарларның саннарын яшерәләр, балаларга туган телләрен өйрәнүгә киртәләр оештыралар" дигән фикерләр дә яңгырады.

Кырым магариф министрлыгы китергән саннарга күрә, Кырымда 2015-2016 уку елында рус телендә 177183 (96,9%), кырымтатар телендә - 4835 (2,6%), украин телендә – 894 (0,5%) укый. Шулай итеп, калган 35 меңгә якын кырымтатар укучылары рустелле мәктәпләрдә укырга мәҗбүр. Монда да әти-әниләр гариза язсалар, кырымтатар теле дәресләрен кертү ихтималы бар, ләкин чынбарлыкта мөмкинлек тик декларатив дияргә мөмкин.

Мондый вазгыять кырымтатар балаларын урыслаштыруга, кырымтатарларны ассимиляциягә алып бара

Урыннарда мөмкинлекләргә караганда киртәләр күп дигән сигналлар шактый. Бу мәктәпләрдә кырымтатар телен дәресләр җәдвәленә кертергә теләмәгән мәктәп җитәкчәләренең кулында төрле ысуллар бар инде. Бу мәктәпләрдә кырымтатар телен түгәрәк йә факультатив дәрәҗәсендә, барлык дәресләр тәмамланганнан соң өйрәнергә өндиләр. Монда инде телне белү дәрәҗәсе мәктәп журналларында бәяләнми, ул дәрес җәдвәлендә дә юк, шулай итеп, укучыларның телне өйрәнү мотивациясе киметелә. Мондый вазгыять балаларны урыслаштыруга, кырымтатарларны ассимиляциягә алып барган юл дигән фикерләр дә яңгырады. Шулай итеп, мәктәпләрдә кырымтатар теленең хәле һәм кырымтатар теле дәүләт теле дип кабул иткән Кырым Дәүләт шурасы кануны арасында аерма зур булуын күрергә мөмкин.

Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатарлар арасында бала туу дәрәҗәсе 2012 елдан үсеш күрсәтә. “Электән булганы кебек кырымтатарларның бер урында укмашуга юл бирмәскә, чөнки бу очракта алар мәктәпләр таләп итәчәкләр дигән Кырымда 70нче елларда юлга куелган сәясәтнең авазы бүген юк түгел. 2012 елда кырымтатар гаиләләрендә 5,5 мең бала туган. Уртача алсак 2017 елга хәтле елына 4-4,5 мең бала туды дип хисапласак, соңгы биш елда 24-25 мең кырымтатар баласы туган, димәк, безнең контингент бар, мәктәпләрдә ул җитәрлек”, диде социолог һәм галим Рефик Куртсеитов. Шулай итеп, кырымтатар балалары арта барса, аларны туган телдә укыту мәьәләсе хәл ителмәсә, ул тагын да кискенләшә барачагын да фараз итергә мөмкиндер.

Беренче укылышы узган “Кырым республикасының дәүләт һәм башка телләре хакында” канун проектына ризасызлык белдергән түгәрәк өстәл катнашучылары резолюция кабул итеп, Кырым Дәүләт шурасына, канунның икенче укылышында галимнәрдән ике кеше - Рефик Куртсеитов һәм мәгариф проблемнары белгече Кемал Мамбетовның катнашуларын таләп итәчәкләр. Шулай ук, бу канун Кырым “Конституциясенең”, Русиянең мәгариф кануннары маддәләрен бозган очракта аны прокуратурага тикшерергә мөрәҗәгать итергә, Европа мәхкәмәсенә кадәр барырга килешелде.

XS
SM
MD
LG