Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арсен Альчиков: "Оккупацияне кабул итмәдек һәм итмәячәкбез дә"


Арсен Альчиков

Кырымдагы соңгы хәлләр, кырымтатарларны эзәрлекләүләр турында милли хәрәкәт ветераны, Мәҗлеснең мөфтияттәге элекке вәкиле Арсен Альчиков белән сөйләштек.

29 сентябрь Дондагы Ростов шәһәрендә Көньяк хәрби бүлге мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында Курман (Красногвардейски) төркеме эшен тикшерүен дәвам итте. 28 сентябрь Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсендә Айдер Кадыров эшен тикшерү башланды.

2016-2018 елларда Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эшләре нигезендә тоткарланган кырымтатарлар өстеннән мәхкәмәләр конвейеры туктамый. Бу һәм дини белән бәйле башка мәсьәләләр турында Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең (Русиядә тыелган оешма - ред.) 2015 елга кадәр мөфтияттәге вәкиле булган Арсен Альчиков сөйләде.

Арсен Альчиков: "Без Кырымда килмешәк түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

— 2014 елдан соң (аннексиядән соң - ред.) Кырымда вазгыять үзгәрде. Тентүләр, иртән кораллы хәрбиләр ишек, тәрәзәләрне ватып, йортларга басып кереп, йоклаган кешеләрне тоткарлап, машиналарга бер капчык кебек атып, алып китүләр киң таралды. Без моны башта аңламый идек.

Миңа Русия президентының Кырымдагы вәкиле, мөфти Равил Гайнетдин, МВД, прокуратура, барлык күәт хезмәтләре вәкилләре, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан дини оешмалары җитәкчеләре катнашында Кырымда узган очрашуда катнашырга туры килгән иде. Очрашуда күпер, мәчет төзелү белән мактанулар китте. Мин сүз алып, ни өчен мәчет, мәдрәсәләрнең ишекләрен, тәрәзәләрен җимереп, таяклар белән кешеләргә сугып машиналарга төяп алып киткәннәре хакында сөйләмисез, дигәч, алар бер-берсенә карап, ә без шул хәтле булганын белми идек, диделәр. Моннан соң биш кешелек төркем булып, алар Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән очрашканнар. Бер айга Кырымда мондый тоткарлаулар туктаган иде, аннары тагын дәвам итте.

Ул еллардагы канунсызлыкларын нәтиҗәсендә бүген төркем-төркем кешеләрне 13-19 елга утырта башладылар.

Кеше үтерүчеләрне, хәтта балаларны үтергән җинаятьчеләрне 5-8 елга гына утырталар, без моны аңламыйбыз. Бу "хизбутчылар"ның гамәлләрендә без бернинди криминал күрмибез. Миңа калса, бу шушы кечкенә төркем аша Кырымда яшәүче барлык кырымтатар халкын куркыту өчен эшләнә. Кырымтатарлар үз хаклары өчен беркемгә зыян китирмичә, коралсыз, тыныч юллар белән көрәшәләр һәм мондый куркытулардан алар инде күптән курыкмый.

— Сезнең фикерегезчә, кырымтатарларның хәзер төп максаты нәрсә?

Без Кырымда килмешәк түгел, без монда барлыкка килгән, гасырлар буе үз тарихы, дәүләте булган асаба халык

— Безнең халык үз дәүләтен торгызырга омтыла. Әгәр Русия үзен СССР варисы дип саный икән, Горбачев заманында кырымтатарлар өстеннән гаепләүләр алынганнан соң, беренче чиратта безнең милли дәүләтчелегебез торгызлырга тиеш иде. Без Кырымда килмешәк түгел, без Кырымда барлыкка килгән, гасырлар буе үз тарихы, дәүләте булган асаба халык. Ә хәзер бу "Хизб ут-Тәхрир" мәсьәләсе белән безне төп максатыбыздан, дәүләтчелегебезне торгызудан читкә тартмакчы булалар. Бу халыкны таркату өчен бер ысул, ләкин без күрәбез, аларны яклаучылар күп һәм бу хаксызлыклар алар тирәсендә кешеләрне тагын да берләштерә.

— "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү бу утыртуларның төп сәбәбеме яисә моның артында башка бер җитди нәрсә ятамы?

— Мин милли хәрәкәттә катнашкан 1967нче елларда хакимиятләр безне сәяси маддәләр нигезендә утыртмады. Безне тәртип бозу, хулиганлык маддәләре нигезендә гаепләп утырталар иде. Ә без бит ул вакытта митингларда хакимияттән халыкны Кырымга кайтару, аның дәүләтчелеген торгызуны таләп итә идек. Бүген "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү — ул еллардагы гаепләүләрнең бер вариантыдыр. Аларны радикал экстремистлар, дәүләтнең куркынычсызлыгына янаучылар дип саныйлар. Мин Мәҗлеснең мөфтияттәге вәкиле буларак, бүген озак мөддәтләргә утыртылганнарның барысын диярлек беләм. Алар тәртипле, куп балалы гаиләләр, тәртипле балалар әтиләре, үзләре укыган, белемле, һөнәрле кешеләр.

Украина заманында аларга карата ниндидер шикләнү булып алган иде. Ул вакытта без мөфтият исеменнән рәсми мөрәҗагать кабул итеп, алар бернинди радикал түгел, дәүләткә каршылыклары юк дип, мәсьәләне хәл иткән идек.

Кырымда 16-17 гасырда 21 мең дини тарихи объект булган. Русия 1783 елда Кырымны басып алганнан соң, шулардан, рәсми мәгълүматларга күрә, 1730 калган, совет чорында – 623, 1944 ел сөргенлектән соң музей кебек эшләгән биш мәчет калган иде, калганнары хуҗалык биналары буларак кулланылды. Без боларны аңлатып, сез шикләнгән кешеләр дини юлда үзләрен эзли дигән идек. Мине ул вакытта "Альчиков хизбутчыларны яклый" дип чыкканнар иде.

— Сез Мәҗлеснең мөфтияттәге вәкиле булган идегез. Бу вазифадан үз ихтыярыгыз белән киттегез. Ни өчен?

— Мәҗлес әгъзасы, Мәҗлеснең мөфтияттәге вәкиле буларак, Кырым оккупациясен кабул итмәдем. Мөфти Эмирали Аблаевка да "Син дә үз позицияңне билгелә, чөнки син дә Мәҗлес әгъзасы, Корылтай делегаты буласың. Йә рәсми рәвәштә Мәҗлестән чык, Корылтай делегатлыгыннан ваз кич, йә син хезмәт итәчәксең. Үзеңнең юлыңны сайла" дип берничә тапкыр әйткән идем. Мөфтидән җавап алмадым. Мондый позицияне күреп торып, мин үз эшемне туктатуымны, мөфтияткә башка килмәячәгемне белдердем. Шуның белән минем мөфтияттә эшем тукталды.

Мин хәзер дә Корылтай делегаты, безнең сайланган ике йөздән артык делегатыбыз бар, кайберләре Киевта, күбесе Кырымда. Килеп чыккан вазгыять безгә Корылтай уздырырга мөмкинлек бирми. Киевта күчмә утырышлар уза, анда барып катнашкан делегатлар бар. Вазгыять киеренке. Мин кешеләр белән очрашканда бер кешенең дә, бер гаиләнең дә күзәндә курку күрмим. Кешеләребез һәрнәрсәгә әзер. "Нәрсә генә эшләсәләр дә, Кырым — безнең тарихи ватаныбыз, без монда милләт, халык булып барлыкка килдек, безнең Кырымнан башка урыныбыз юк. Бары тик Кырымда, үз дәүләтебездә башка халыклар кебек яшәячәкбез" диләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG