Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кырымтатарлары: "бүлгәлә дә хакимлек ит" сәясәте корбаннары


Путин белән очрашу күренеше

18 март Акмәчеттә Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда кырымнар арасында дүрт кырымтатары да бар иде. Аларның икесе – мөфти Эмирали Аблаев һәм Кырым инженер-педагогия университеты президенты Февзи Якубов чыгыш ясадылар.

Мөфти Эмирали Аблаев Путинга Кырым мөселманнары, кырымтатар халкы исеменнән мөселманнар өчен кылган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.

"Кырымда мәктәпләр, бала бакчалары төзелә, һәм иң мөһиме, Акмәчеттә зур мәчет төзелеше бара. Без сезне аның ачылышына чакырабыз, аның ачылышына Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны чакыруыгызны да сездән сорыйбыз. Дин әһелләре өчен кырымнар арасында бер-берсенә булган хөрмәт, динара тынычлык бик мөһим. Соңгы 24 елда Кырымда мөселманнар һәм православлар белән "бүлгәлә һәм хакимлек ит" дип эш иттеләр. 2014 ел вакыйгасыннан соң Кырым башлыгы Сергей Аксенов төрле дин әһелләрен бер өстәл артына җыйганнан соң мәсьәләләрне бергә хәл итә башладык. Бүген без бергә, тату һәм тыныч яшибез. Сезгә кылган эшләрегез өчен зүр рәхмәт", диде мөфти.

Мөфтинең зур мәчет төзелеше хакында сүзләреннән соң Фейсбукта бу мәчетне "шайтан мәчете" итеп атарга, анда бармаска чакырулар, вакыты килгәч анда сатлык музее булачак дигән фаразлар, дини карашлары өчен тоткарланган кырымтатарлар хакында бер сүз дә сөйләмәгән мөфтигә тәнкыйть сүзләре әйтелде.

Чарада катнашучылар арасында Эмирали Аблаев (у)
Чарада катнашучылар арасында Эмирали Аблаев (у)

Кырым инженер-педагогия университеты президенты Февзи Якубов исә Путинга совет чорыннан башлап төрле президентлар арасында беренче булып "кырымтатарларга мәрхәмәт күрсәткән өчен" рәхмәтен җиткерде. "Бүген инде нәтиҗәләр бар, мәчет бар, университетның полиэтник яшьләр мәдәни үзәге төзелә. Шулай итеп без интеграцияләнәбез, бу җитди һәм гасырларга" диде ул.

Чарада катнашучылар арасында Февзи Якубов (арткы рәттә, уңда)
Чарада катнашучылар арасында Февзи Якубов (арткы рәттә, уңда)

"1783 елда Русия Кырымны беренче тапкыр үзенең өлеше иткәч кырымтатарларның югары катламы, морзалар, муллалар Кырымда Ак Кыя тауында җыелып Русиягә, патшабикәгә ант иткәннәр. Бүген без Кырымга икенче тапкыр кайтабыз һәм бар көчебез белән эшләячәкбез, ә без эшли беләбез. Сөргенлектә без Ангрен, Бекабад, Янгиюль кебек көчле сәнәгать шәһәрләре төзедек. Мин Сергей Аксеновка хәтле Кырымда барлыгы ун премьер-министр күрдем. Аларның һәр яңа килгәне элеккесеннән начаррак иде. Аллаһы ризалыгы өчен Сергей Аксеновны бездән алмагыз. Ә Кырымны без ясарбыз", диде ул.

Февзи Якубовның кырымтатар морзалары анты хакында Путинга тапшырган кәгазен турында тарихчы Гульнара Абдуллаева "Эх, Якубов, Якубов, бөтенләй мәсхәрә булдың. Бернинди ант итү, морзалар, бәйләр булмаган. Бу Русиянең 1783 елдагы оккупацияне аклау өчен уйлап чыгарылган фальсификациясе һәм уйдырмасы. Кырым ханының да тәхеттән ваз кичүе хакында бернинди документ тарихта юк", дип язды.

2015 елда Кырымнан Киевка китәргә мәҗбүр булган АТР бәйсез кырымтатар телеканалы 2017-2018 еллар дәвамында Кырымда җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек итә башлаган бер төркем кырымтатарлар хакында видеороликлар күрсәтеп торды. Анда аларның Украина заманында сөйләгәннәре сурәтендә 2014 елдан соң моңа тулаем капма-каршы сөйләгәннәре күрсәтелде. Видеолар ахырында сатлыкҗаннар дигән нәтиҗә ясала иде. Мондый видеолар мөфти Эмирали Аблаев, Украина каһраманы булган Февзи Якубов, Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов, Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комитеты рәисе​ Заур Смирнов һәм башкалар хакында аеры-аерым күрсәтелеп торды. Нәтиҗәдә халыкта аларга булган ышаныч юкка чыга барды.

* * *

Акмәчеткә Путин килгән көнне полиция шәһәр урманарын камап алды. Шул күренешне күзәтеп торган, исемен әйтмәскә сораган бер кырымтатар "без түзәргә тиешбез, башка чара юк", дип кырымтатарларның хәлен аңлатырга тырышты.

"Халкыбыз яшәргә, түзәргә тиеш, башка чарабыз юк. Безнең зур көчебез булса, артыбызда торган таянычыбыз булса, нәрсәдер сөйләргә, эшләргә мөмкин булыр иде. Ә хәзер кем булса да, нәрсә эшләсә дә, үзе эшләргә тиеш. Үзебезне карарга, милләт буларак сакланып калырга тиешбез. Туган телебезне өйрәнәргә, аны сакларга тиешбез, мәдәниятебезне дәвам итеп якларга тиешбез" дип сөйләде ул.

XS
SM
MD
LG