Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хәрәкәте ветераннары милли-мәдәни автономия булдыруга каршы


Кырымтатар хәрәкәте ветераннары милли-мәдәни автономия төзүгә каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

“Намус” кырымтатар аксакаллары оешмасы, милли хәрәкәт ветераннары Кырымда кырымтатар милли-мәдәни автономиясе төзүгә каршы булуларын белдерде.

Шулай ук алар Кырымда Мәскәү оештырган, хакимият яклы “Милләт” кырымтатар телеканалының эшчәнлеге белән риза булмаулары хакында матбугат чараларына ачык хат юллаганнарын да белдерде “Азатлык” радиосына.

Моңа “Милләт” телеканалының “Кырымтатар милли-мәдәни федераль автономиясенә” багышланган тапшыруы этәргәч булган. “Миллет” каналында барган әлеге тапшырудан бер өзек.

“Мондый эфир өстән кушу белән эшләнде”, диелә ачык хатта. Ветераннар асаба халыкның туган җирендә, Кырымда 1944 елга, ягъни сөргенгә хәтле булган милли-территориаль автономия урынына “Кырымтатар милли-мәдәни федераль автономиясен” төзү белән килешми. Бу идеяне алга сөреп кырымтатар халкын моңа күндерергә омтылалар ди ветераннар.

“Бу идеяне “Милләт” телеканалында тапшыруны алып баручы Рустем Арифджанов һәм “милли-мәдәни автономиянең” җитәкчесе Эйваз Умеров эфирда алга сөргәнлеген искәртеп, ветераннар алып баручы Арифджанов гомумән битараф булырга тиеш иде дип яза.

Шулай ук ветераннар кырымтатар телендә сөйләшә алмаган алып баручы Арифджановтан “Завтра”, “Өч фильджан каве” ("Өч чынаяк кәһвә") програмнарына кадрлар нинди критерий белән сайлануы турында да кызыксынып, Эйваз Умеровның эфирдагы тәрбиясезлеген дә тәнкыйть итә.

Хакимият оештырган “Милләт” телеканалында алга сөрелгән “милли-мәдәни автономиягә” каршы чыгучы хатны имзалаучылардан берсе, “Намус” аксакаллар шурасы рәисе Дильшад Ильясов ни өчен аңа каршы чыгуларын “Азатлыкка” сөйләде.

“Бу тапшыру Русия кырымтатарлар өчен нәрсәләрдер эшли дип күрсәтү өчен оештырылган иде. Чынлыкта исә кырымтатарларның барлык мөһим, зур мәсьәләләре, ягъни реабилитация, реституция, халыкны кайтару, топонимика мәсьәләләре Путин чыгарган фәрманда (21.04.2014) әйтелсә дә, бу вакытка кадәр хәл ителми. Бу фәрман урынына Советлар берлеге заманында 1991 елда чыккан фәрманны кырымтатарларга карата куллану кирәкләге хакында бер күрсәтмә дә җитәр иде ди Ильясов.

“Телеканал болай да күп булмаган тамашачылар алдында үзенең тапшырулары белән үз дәрәҗәсен төшерә” диелә ачык хатта. "Мәскәүдән Арифджановны чакыртып, аңа юл чыгымнарын түләп утырганчы, яшь кадрлар үстерерү урынлы булыр иде" диелә кырымтатар милли хәрәкәте ветераннары имзалаган хатта.

Шуны да әйтергә кирәк, “Кырымтатар федераль милли-мәдәни автономиясен” төзү идеясен күтәрәп, бу эшне башлап җибәргән Эйваз Умеров артында Кырым “вице-премьеры” торганы да билгеле.

Аксакал кырымтатарлар тик милли-территориаль автономияне генә кабул итәргә әзер. Эйвазның “автономиясе”н тәнкыйтьләп язучы Риза Фазыл исә “Каян чыкты бу уңмас” дигән шигырен дә бастырган иде “Йолдыз” әдәби журналында.

XS
SM
MD
LG