Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымны ничек басып алды: аннексиягә әзерлек


Русия гаскәрләре Кырымда. 2014 ел

Ни өчен Русия Украина өлеше булган Кырымны шулай җиңел басып ала алды? Крым.Реалии редакциясе ярымутрауны яулап алуга әзерлек белән бәйле мөһим вакыйгаларны барлады һәм алар турында Украина хәрбиләре белән сөйләште.

2014 елның 20 февралендә Русия Кырымда хәрби оккупациясен башланды. Украинаның Югары Радасы нәкъ менә шушы датаны рәсми рәвештә Кырым ярымутравының Русия тарафыннан вакытлы оккупациясе башлану көне дип таныды. Ни өчен 2005 елда ук Украинаның хәрби доктринасына НАТОга керү кертелде, ә инде биш елдан документ күчереп язылды? Күзләү нәрсә җиткерде? Ни өчен Русия Кырымны оккупацияли алды? Крым.Реалии редакциясе ярымутрауны яулап алырга әзерлек белән бәйле иң мөһим вакыйгаларны җыйды һәм алар турында Украина хәрбиләре белән сөйләште.

1992 ел. Русия Кырымны Украинага тапшыру карарын гамәлдән чыгарды

Русия Югары шурасы Кырым өлкәсен Украинага тапшыру турындагы 1954 ел карарның "РСФСРның төп канунын һәм канун чыгару процедурасын бозып кабул ителгән" булуы һәм "юридик көчкә ия булмавы турында" документ кабул итте. Украина хәрби диңгез көчләренең элекке башлыгы Сергей Гайдук Русия парламентының бу карары "Русиянең дәүләт дәрәҗәсендә Украинага каршы чыгуы" булды, әмма аңа "кирәгенчә җавап бирмәделәр" дип саный. Гайдук бәяләвенчә, 2014 елның февраль-март айларында Кырымда булган хәл — "Украина бәйсезлеге игълан ителгәннән бирле дәвам иткән операциянең ахыргы, актив фазасы гына".

2003 елның көзе. Тузла тирәсендә Русия-Украина низагы

2003 елның 29 сентябрендә Русия Керич бугазында Украинаның Тузла утравына дамба төзүнең актив фазасын башлады. Украина исә Азов диңгезе һәм Керич бугазы Украина һәм Русиянең дәүләт чиге белән бүленгән эчке сулары булырга тиеш дигән позициядә тора. Мондый принцип нигезендә Тузла Украинага керә. Русия исә Азов диңгезе акваториясендә дә, Керич бугазында да рәсми рәвештә төгәл уздырылган чик юк дигән сүздә торды. Кубань җиреннән дамба төзүне Русия ягы "ныгыту эшләре" дип атады, Тузла утравы элегрәк комлыкның бер өлеше иде дип килде. 2003 елның ноябрендә Русия һәм Украина премьер-министрлары дамба төзелешен туктату турында килеште.

2003 елда Керичтә полк командиры, Украинаның хәрби диңгез көчләренең элекке (2016-2020) башлыгы адмирал Игорь Воронченко фикеренчә, Русия инде ул вакытта ук Украина бөтенлегенә күз салып, күршенең реакциясен тикшергән. 2014 елдан аермалы буларак, 2003 елда Украина хакимиятенең реакциясе "тиз һәм катгый" булды, ди Воронченко.

Керич бугазында дамба төзелеше вакытлыча туктатыла, 23 октябрь 2003 ел
Керич бугазында дамба төзелеше вакытлыча туктатыла, 23 октябрь 2003 ел

"Дамбаның теге ягыннан (Русия ягыннан — ред.) казаклар "Без мәңгелек кардәшләр" дип кычкырып торды, Русиянең 7нче һава-десант дивизиясе әзерләнде, тактик өйрәнүләр үткәрелде", дип искә ала Воронченко, ә Украина ягыннан диңгез пехотасы һәм авиациясе булган. Ул вакытта полкка "Град"ка нигезләнгән реактив дивизион кергән, анысын "демонстратив рәвештә позициягә куйдылар", дип искә төшерә адмирал Воронченко.

2005-2010 еллар. Украина рәсми рәвештә НАТОга таба бара

2005 елда Украинаның хәрби доктринасына үзгәрешләр кертелә, яңа өлгедә нигезләмәләренең берсендә Украинаның акрынлап евроатлантик бергәлеккә интеграцияләнүе күздә тотыла. Бу барыннан да элек НАТОга кагыла. Ил тарихында беренче тапкыр сәяси стратегия курсы Кораллы көчләрне куллану планы документларында да чагылыш таба. Генерал-майор Виктор Назаров сүзләренчә, 2005-2006 елларда оператив планлаштыру процессы НАТО стандартларына якын була.

Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе вәкиле Вадим Скибицкий билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шул вакытта Кырымда "рус дөньясы" идеологиясен алга сөргән Русия тарафлы иҗтимагый берләшмәләр, оешмалар, сәяси партияләр күпләп барлыкка килә".

"Рус блогы" партиясе, Кырым казак берлеге һәм Евразия берлеге әгъзалары Акъярда "Рус маршында", 4 ноябрь 2006 ел
"Рус блогы" партиясе, Кырым казак берлеге һәм Евразия берлеге әгъзалары Акъярда "Рус маршында", 4 ноябрь 2006 ел

Назаров әйтүенчә, 2006 елда Украина кораллы көчләрен һәм башка хәрби берәмлекләрне куллануның стратегик планы әзерләнә, аерым алганда, бу Русия тарафыннан куркыныч янаган очрак өчен дип эшләнә.

2008 ел августы. Русиянең Грузия белән биш көнлек сугышы

Украина кораллы көчләренең элекке башлыгы (2014-2019) генерал Виктор Муженко 2008 елда ук Петербур Югары гомуми гаскәр команда училищесы төркемдәшләре очрашуында аннан, Русия белән сугыш булган очракта, сез сугышачакмы дип сорауларын искә төшерә.

"Мине укыткан батальон командиры килде дә: "Әгәр Русия белән сугыш булса, син сугышырсыңмы?" - ди. Мин әйтәм: "Сугышырбыз. Без Совет Берлегенә ант бирдек, ул ил инде юк. Без Украинага тугрылыкка ант иттек һәм аны яклаячакбыз." Ул әйтә: "Мине уңайсыз хәлгә куймассың бит? Мин бит сезне укыттым". Мин ул вакытта шулкадәр гаҗәпләндем, ул минем күңелемә шулкадәр кереп калды, мин бу сүзләрне бүгенге көнгә кадәр хәтерлим", - дип искә төшерә Муженко.

Цхинвалига җибәрелгән Русия бронетехникасы кәрваны, 2008 ел
Цхинвалига җибәрелгән Русия бронетехникасы кәрваны, 2008 ел

Бу сөйләшү 2008 елның маенда була, ә августта Русия Грузиягә гаскәр кертә. Шул ук елда ARD немец телеканалы журналисты Русия президенты Владимир Путиннан киләсе низаг урыны Украина, төгәлрәге - Кырым һәм Акъяр (Севастополь) булачакмы, дип сорый. Моңа җавап итеп Путин турыдан-туры "Кырым бернинди дә бәхәсле территория түгел", чөнки анда, "Көньяк Осетия белән Грузия арасындагы низагтан аермалы буларак, бернинди этник конфликт булмады"дип белдерә. Путин "Русия Украинаның бүгенге чикләрен күптән таныды" дип йомгаклый.

Ул елларда Украина күзләве якын арада низагларны күздә тотмый. Армия НАТО моделе нигезендә реформалана. Воронченко 2006-2011 елларда армияне үстерү программы "иң уңышлы" булды ди. Воронченко сүзләренчә, ул вакытта НАТО моделенә таба юнәлеш алына.

2010 ел. Харьков килешүләре, Русия "дошман булудан" туктый

1997 елгы Кара диңгез флотын бүлү турындагы килешү нигезендә, Русия, Украина рөхсәтеннән башка, Кырымдагы коралланышын үзгәртә яки яңарта алмый. 2010 елдан, Виктор Янукович президентлыгы вакытында, Киевның сәяси курсы үзгәрә. Украинаның кораллы көчләре реформасын акрынлап ябалар, ә Русия Кырымда үзенең хәрби группировкаларын көчәйтә.

Дмитрий Медведев һәм Виктор Янукович
Дмитрий Медведев һәм Виктор Янукович

2010 елның 21 апрелендә Харьковта Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Украина президенты Виктор Янукович 2042 елга кадәр Акъярда Русиянең Кара диңгез флоты базасын булдыру турындагы килешүгә кул куя. Вадим Скибицкий сүзләренчә, Харьков килешүләреннән соң Русия, үз хәрби төркемнәрен көчәйтү өчен, модернизацияләнгән яки ремонтланган техниканы Кырым җирлегенә китерә башлый.

Игорь Воронченко "армияне җимерүдә" Украинаның ул вакыттагы (2010 елның мартыннан 2012 елның февраленә кадәр)саклану министры Михаил Ежельне гаепли. Хәзерге вакытта Украинада Ежель хакимияттән һәм хезмәт урыныннан явызларча файдалануда гаепләнә. Ул Беларуста качак статусын алды. Крым.Реалии аның белән элемтәгә керә алмаган, әмма Михаил Ежельгә үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирергә әзер.

2010 елда хәрби доктрина үзгәртеп языла, һәм Украина хәрбиләренә башка месседж бирелә – Русия инде Украинага янамый. Шул вакытта "Украина кораллы көчләре өчен җимергеч процесслар" башланды, дип саный генштабның баш оператив идарәсе башлыгының элекке беренче урынбасары генерал-майор Виктор Назаров. Ул билгеләп үткәнчә, финанслау бик чикле була, ә бүлеп бирелгән акчалар Украина хәрби көчләренең сугышка сәләтен һәм сугышка әзерлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

2011-2012 еллар. Русия Кырымда агрессиягә ныклап әзерләнә

Виктор Ющенко президентлыгы вакытында Русия һәм Украина арасында бәхәсле мәсьәлә – кырым маяклары тирәсендәге низаг була. Украина Русия флоты куллана торган барлык объектларны инвентаризацияләү кирәклеге турында игълан итә. 2006 елдан Украина мәхкәмәләре Русиядән навигация чараларын тартып алуны таләп итә торган карарлар чыгара башлый, чөнки аларның Украина юрисдикциясе астында булуы халыкара хокук белән раслана һәм алар Кара диңгез флотына керми. Ләкин Мәскәү ул карарларны үтәүдән баш тарта. 2011 елда Русия флоты "аларның" маякларын кулга төшерергә маташулар турында белдерде.

Шул ук вакытта Русия 2012 елдан Кырымда контрактчылар белән комплектланган һәм яңа техника үрнәкләре белән коралланган дүрт бригаданы ныклап әзерли. Бу хакта "Крым.Реалии"гә Украина хәрби диңгез көчләренең элекке (2016-2020) башлыгы адмирал Игорь Воронченко сөйләгән. Аның мәгълүматына караганда, күзләүнең баш идарәсе 2014 елның гыйнварында бу бригадаларның Кырымны басып алуга интенсив әзерлек башлавын җиткерә.

Янукович президентлыгы чорында Украина генштабы Русия ягыннан куркыныч янавы турында кисәтә, ләкин, генштабның баш оператив идарәсе башлыгының элекке беренче урынбасары генерал-майор Виктор Назаров сүзләренчә, ул вакыттагы саклану министры Павел Лебедев моны ишетергә теләми һәм Януковичка бу турыда хәбәр итмәячәген әйтә.

"(Лебедев - ред.) әйтә: "Ничек алай? Ничек сез безнең стратегик партнер, күрше белән сугыш планлаштыра аласыз? Сез нәрсә, барыгыз да акылдан яздыгызмы әллә? Болай эшләргә ярамый. Мин бу хисапны беркайчан да президентка күрсәтмәячәкмен". Януковичны күздә тотып әйтүе. "Әйдәгез боларның барысын да яңадан эшләгез". Һәм без чынлап яңадан эшләдек", - дип сөйли Назаров.

Павел Лебедев
Павел Лебедев

Украинада элекке министр Лебедев 2014 елның февралендә Киевтагы митингта катнашучыларга ут ачу турындагы җинаять эше нигезендә шикләнелә. Лебедев Русия аннексияләгән Кырымда яши, төзелеш эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә.

2013 ел. Русиянең хәрби күнегүләре һәм Украинага каршы күзләү

2013 елда Русия һәм Беларус масштаблы хәрби күнегүләр уздыра. Аларның сценарие: күрше дәүләт территориясендә, янәсе, тәртипсезлекләр һәм хакимиятне яулап алу омтылышлары бара, канунсыз коралланган оешмалар төзелә. Русия һәм Беларус күрше илләр буларак "килә һәм тәртип урнаштыра". Вадим Скибицкий "2014 елда безгә каршы Донбасста нәкъ менә шундый сценарий кабатланды", ди.

Виктор Назаров
Виктор Назаров

Бу күнегүләрдән соң Русия кораллы көчләренең бер өлеше даими дислокация пунктларына кайтмый: 37 мең хәрби Украина чигендә кала һәм Кырымны оккупацияләү вакытында эшкә җигелә. Виктор Назаров күзләүне тәнкыйтьли, аның фикеренчә, күзләү Русиянең Кырымны басып алу планын үз вакытында күрми калган.

"Күзләүчеләр безне: "Юк, урысларның бернинди планнары да юк иде, өстәвенә, безнең алар белән килешү бар, без бер-беребезгә каршы күзләү эшчәнлеге алып бармыйбыз" дип ышандырдылар. Мин әйтәм: "Сез, бәлки, алып бармыйсыздыр да, ә алар моны тәгаен башкара һәм хәтта сездән сорап та тормый", - ди Виктор Назаров.

2013 елның җәендә Русия Украинаның Кара диңгездәге территориаль суларында күзләү калкавычын күтәрә. Моңа җавап итеп, Украина флоты сугыш әзерлегенә китерелә. Виктор Муженко "бу Украина территориясендә Русия мәнфәгатьләрендә үткәрелгән күзләү чараларның берсе иде", ди. Бу үтә яшерен махсус операция була, ләкин, мәгълүмат таралу нәтиҗәсендә, водолазлар бары тик күзләү калкавычының кабельләрен генә табалар.

2013 көзе - 2014 язы. "Генераль әзерлек" һәм Кырымны оккупацияләү

Игорь Воронченко инануынча, Кырым оккупациясенә турыдан-туры әзерлек 2013 елның көзендә башланган. Ноябрьдә Гвардейскийдагы Русия базасына гадәти 12 урынына 45 цистерна авиация газы китерелә. Бу ягулык 2014 елның февралендә ярымутрауга очып килгән Русия самолетлары өчен кулланыла.

2014 елда Сочида кышкы Олимпиада уздыру сәбәпле, Русия террорчылыкка каршы көрәш һәм итинлек тәэмин итү максатыннан куәтле группировка булдыра. Мәсәлән, Краснодар краена Ульяновскидан 31нче һөҗүм десанты бригадасы, Ивановодан 98нче һава десанты дивизиясе күчерелә.

Киемендә билге булмаган Русия хәрбиләре ("яшел кешеләр"), Кырым, 2014 елның 5 марты
Киемендә билге булмаган Русия хәрбиләре ("яшел кешеләр"), Кырым, 2014 елның 5 марты

Моннан тыш, Русия хәрбиләре диңгез акваториясен, һава киңлеген чикләргә өйрәнә, төрле күзләү операцияләре уздыра. Бу аналитик күзләү мәгълүматлары генштаб башлыгы урынбасары Виктор Муженкога килеп ирешмәгән. Ул вакытта аларның Русия нәрсәгәдер әзерләнә дигән фаразлары гына булган. Генштаб башлыгының тагын бер урынбасары Виктор Назаров раслаганча, күзләү мәгълүматлары югары сәяси җитәкчелеккә тапшырыла, әмма ул вакытта аңа бернинди реакция булмый. Чечня һәм Грузия сугышын узган тәҗрибәле һөҗүм десанты мобиль гаскәрләре Кырымга күчерелә.

Күзләү һава десанты гаскәрләренең һава юлы белән Тула, Рязань, Кубинкадан Анапа, Дондагы Ростовка күчерүләрен теркәгән. Беренче этапта Русия бу хәрби бүлекләрне яшерен рәвештә Кара диңгез флотының "Азов" һәм "Фильченков" исемле зур десант кораблары белән Кырымга күчергәннәр. 2014 елның 20 февралендә Украина күзләве Русиянең Кырымдагы актив гамәлләрен теркәгән, ә 22 февральдә Акъяр диңгез пехотасының кизү бригадасына һәм Төмрек диңгез пехотасының кизү батальонына фәрман килә: тулы хәрби әзерлек.

Кырым аннексиясен Украина, БМО Генераль ассамблеясе, ПАСЕ, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), шулай ук дөньяның күпчелек илләре, шул исәптән АКШ һәм Европа берлеге илләре танымады. Халыкара җәмәгатьчелек Кырымны оккупацияләү һәм аннексия халыкара килешүләрне; Европада 1975 елдан бирле урнашкан чикләрне бозмау турында Һелсинки актын; Украина иминлеге турында 1994 елгы Будапешт меморандумын; Украина һәм Русия арасындагы дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык турында 1997 елгы шартнамәне; Русия-Украина дәүләт чикләре турында 2003 елгы шартнамәне боза дип саный.

Язманың оригиналы: Крым.Реалии

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG