Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министры Кырым аннексиясен онытмаска чакырды


Мәүлет Чавушуглы

Төркия Кырым аннексиясен хәтерли һәм Европа илләрен дә бу хакта онытмаска чакыра, диде илнең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы. Аың сүзләренчә, Әнкара Киевка ярдәм күрсәтергә әзер.

Төркия Кырымның Русиягә кушылуын танымый һәм моны аннексия дип санавын дәвам итә, диде Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы. Ул шулай ук башка илләрне дә бу хакта онытмаска чакырды, дип яза Yeni Şafak.

Кырым темасын Чавушуглы Әнкарадагы Кырымтатар мәдәнияте һәм ярдәмләшү берләшмәсе әгъзалары белән очрашу вакытында күтәргән. Ул Төркия Украинаның бербөтенлегенә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтте, дип белдергән. "Без Кырымда ниләр булганын онытмадык, онытмаячакбыз. Кырымның аннексиясен танымадык, танымаячакбыз", дигән министр.

Чавушуглу сүзләренчә, кайбер Европа илләре Кырымдагы вакыйгалар турында оныта башлады. "Исегезгә төшерәбез, әгәр сез бүген Кырым турында онытып, иртәгә Украинада берәр нәрсә килеп чыкса, моның өчен сез җаваплы булачаксыз", ди тышкы эшләр министры.

Чавушуглы Әнкара Киевка ярдәм итүен дәвам иттерәчәк һәм "Кырымның Украинаныкы булуын беркайчан да онытмаячак", дип белдергән.

Ул ике ил арасында ирекле сәүдә зонасы төзү турында килешү имзаланачак диде. Моннан тыш, туризм өлкәсендә дә мөнәсәбәтләрнең үсүе турында белдерде.

Чавушуглы белән очрашуда Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин һәм Украина президентының кырымтатар халкы эшләрендә вәкиле Мостафа Җәмилев та булган.

Төркия Кырым мәсьәләсендә Украина ягында булуы турында даими белгертеп килә. Шул ук вакытта Русиягә карата нинди дә булса чикләүләр кертү мөмкинлеге күзалланмый.

Әнкара кырымтатар халкына ярдәм итүгә дә көч куя. Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе лидерлары Әхтәм Чийгоз һәм Илми Умеровны Украинага тапшыруда да Төркия арадашчы ролен үтәде. Чийгоз һәм Умеров Русиянең бербөтенлеген бозарга чакыруда һәм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, хөкем ителгәннәр иде.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

XS
SM
MD
LG