Accessibility links

Кайнар хәбәр

"1944 ел кайтты". Кырымтатарлар милләттәшләрен яклап чаралар уздыра


Риза Омеровның хатыны Севиля Омерова ялгыз пикетта
Риза Омеровның хатыны Севиля Омерова ялгыз пикетта

Кырымда бу көннәрдә" Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Карасубазар (Белогорски) төркемен яклап флешмоб, күмәк догалар, ялгыз пикетлар уза. Энвер Омеров, аның улы Риза Омеров һәм Айдер Джаппаровка җәмгысе 50 елга иректән мәхрүм итү яный. Хөкем карары 11 гыйнвар көтелә.

Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнгән Энвер Омеров, аның улы Риза Омеров һәм Айдер Джаппаровка җәмгысе 50 елга ирекләреннән мәхрүм итү яный. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итә. "Аларның тавышы бул" дигән яклау чараларында катнашканнар социаль челтәрләрдә фотолар, видеолар урнаштыра.

"Кешеләргә "син" дип тә әйтмәгән, үзләренең мөселман булганын онытмаган, беркемне мәҗбүр итмичә үз фикерләрен генә белдергән өчен туганнары, күршеләре хөрмәт иткән кешеләрне утырту – зур хаксызлык", дип белдерде Бакчасарайның Коклуз (Богатое ущелье) авылында узган догада катнашкан Эльдар әфәнде.

Иске Кырымда җыелган кырымтатар милли хәрәкәт ветераннарыннан Исмет Небиев: "Бүген бу хакимият безнең халкыбызны террорчылыкта гаепли. Безнең балалар, безнең милләт, мөселманнар бервакытта да террорчы булмадылар, алар террорчы түгелләр", дип сөйләде.

Аларны кырымтатар булган өчен утырталар, бу — янә кырымтатарлар өстеннән барган геноцид, бу — 1944 елга кайту

Шул ук догада катнашкан Усеин Велихаев: "Террорчылар дип атап бу кешеләрнең гомерләрен җимерәләр, ләкин алар террорчы түгел, бу хакта аларның милләттәшләре генә түгел, бу районда яшәүче рус телле күршеләре дә алар хакында яхшы сүзләр генә әйтә, ләкин бу сүзләр хөкемдарларны, прокурорларны канәгатьләндерми. Аларга бу кешеләрне утыртырга дигән боерык бирелгән. Аларны кырымтатар булган өчен утырталар, бу — янә кырымтатарлар өстеннән барган геноцид, бу — 1944 елга кайту" дип сөйләде.

Кырымтатар хәрәкәте ветераны Зекки Куламетов: "Аларның гаебе нәрсәдә? Террор юк, ә террорчы бар, җинаяте булмаган, ә җинаятьче бар. Без аларны хәзер үк, мәхкәмә утырышында ук азат итүне таләп итәбез. Безгә вакыт узгач аклау кирәк түгел", дигән таләп куйды.

Милли хәрәкәт ветераны Усеин Куркчи: "Безне нәрсәдә гаепләсәләр, хакимият үзе шуны эшли. Екатерина патшабикә заманында, 1944 елда коммунистлар заманында һәм хәзерге Русиядә дә без моны күрәбез", дип сөйләде.

2019 елның 10 июнендә Рөстәм Исмаиловның кайнатасы Энвер Омеров (59 яшь) һәм аның улы Риза Омеров өйләрендә куәт оешмалары тентү үткәреп, аларның үзләрен тоткарладылар. Ростовтагы хәрби мәхкәмә 11 гыйнварда хөкем карары чыгарыр дип көтелә. Прокурор Энвер Омеровны 19, Айдер Джаппаровны 18, Риза Омеровны 13 елга ирекләреннән мәхрүм итүне таләп итә. Алар "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелә. Ростовда узачак мәхкәмәгә Кырымнан баручылар шактый булыр дип көтелә.

2016 елда Энвер Омеров кияве Рөстәмне яклап белдерү ясаган иде.

Бүген Кырымда төрмәгә утыртылган кырымтатарларның 177 баласы әтисез үсә, шулардан 25е стресс нәтиҗәсендә авыр диагноз куелган балалар. Бу елның март аенда узган тоткарлаулар нәтиҗәсендә тагын 19 бала сәяси тоткыннар балалары исемлегенә өстәлде, тагын ике бала әтиләре кулга алынганнан соң туды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG