Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәтне буу һәм бердәмлек: татар, башкорт һәм кырымтатарлар


Хәтер көне, татар милли хәрәкәтенең төп чарасы, 18 октябрь 2020

Мәхкәмә милли хокукларны яклау чаралары өчен штрафларны түли алмаган ТИҮ рәисен мәҗбүри эш җәзасына хөкем итте. Башкорт һәм кырымтатар активистлары штрафлар түләүдә халыкның даими ярдәм итүен әйтә.

2 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевне 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасына хөкем итте.

Бу турыда Азатлыкка Зәкиевнең адвокаты Алексей Златкин белдерде. Активист быел Хәтер көне митингында "темадан тайпылган өчен" җәзага тартылган. Фәрит Зәкиев ул чараны оештыручы иде.

Зәкиевкә 1 декабрь Казанның "Вишневский" полиция бүлегендә урам чараларын уздыру вакытында берничә мәртәбә канун бозу маддәсе нигезендә беркетмә язылган иде. Бу гаепләү 300 мең сумга кадәр штраф яисә 30 көн кулга алуны күздә тота. 2 декабрь мәхкәмә утырышнда аңа 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы бирделәр.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

"Мин бүгенге утырышта Русия Конституция мәхкәмәсенең мондый гамәлләр өчен кешене ирегеннән мәхрүм итүнең канунсыз булуы турындагы карарларын укыдым. Зәкиевнең пенсионер һәм олы яшьтә булуын әйттем. Мондый штрафлар түләргә акчасы булмавын җиткердем. Хөкемдар боларны истә тотты булса кирәк һәм аңа 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирде. Мин моны чагыштырмача уңай җәза дип саныйм. Гадәттә мондый маддә белән гаепләнүчеләргә йә штраф, йә төрмәгә ябылу карары чыга", дип белдерде адвокат Златкин.

Фәрит Зәкиев Бауман урамында ялгыз пикетта
Фәрит Зәкиев Бауман урамында ялгыз пикетта

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне 1 декабрь Бауман урамында Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ялгыз пикет уздырган вакытта полиция вәкилләре тоткарлап "Вишневский" полиция бүлегенә алып киткән иде. Соңрак аның бер тәүлеккә ябылуы билгеле булды.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Фәрит Зәкиевне яклап, матбугат очрашуы уздырды. ТИҮ бинасында узган чараны алып барган активист Галишан Нуриәхмәт, татар иҗтимагый үзәгенә карата алып барылган басым, эзәрлекләүләр дәвам итә, диде.

ТИҮ активисты Татарстан дәүләт шурасын яңадан сайларга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, Фәрит Зәкиевкә карата мондый басым дәүләткә, хөкүмәткә каршы сүз әйткәне өчен эшләнә.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Фәрит кичә Татарстан Конституциясе мәхкәмәсен яклап ялгыз пикетка чыккан иде. Ул анда "Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары! Уяныгыз! Сездән Татарстан дәүләтен урладылар!" дигән шигар күтәреп торды. Татарстан республикасы көнендә узган митингта "Максатыбыз — Татарстан дәүләтен торгызу" дигән шигар дә күтәрелгән иде. Хакимияткә бу эчтәлек тә ошамаган, күрәсең", дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

Ул шулай ук Татарстан президенты идарәсенең һәм ФСБның төп максаты — Татар иҗтимагый үзәген тулысынча буып бетерү, юк итү, диде.

"Безгә карата басым ясау шуның өчен алып барыла. ТИҮ хәзер иҗтимагый эш белән шөгыльләнәсе урынга, бер-бер артлы мәхкәмә утырышларына йөри. Татар иҗтимагый үзәгендә актив булучылар арасында мәхкәмәгә бирелмәгән бер кеше дә калмады инде. Җинаять эшләре, административ эшләр һәрдаим ачылып тора. Гел штрафлар, кисәтүләр килә. Кемне җәзалыйсылары килә, шунда ук юлын табалар", дип белдерде Нуриәхмәт.

Нуриәхмәт штрафларны түләргә ярдәм итәбез дип әйтүчеләр булуын, әмма андый ярдәмнең соңгы елларда күренмәвен әйтә.

"Халык акча җибәрергә шүрли. Хәзер бит барысын да күзәтеп торалар. Үзебезнең ТИҮ утырышларында да шымчылар була. Бу ярдәмләшү эшен тагын да катлауландыра. Ике-өч ел элек акчаны кулдан-кулга биреп ярдәм иттеләр. Халыктан җыелган сәдака акчаларын да тәкъдим итүчеләр булды", ди ул.

Гади кеше пенсиясеннән штрафны түләп бетерә алмый

Аның әйтүенчә, ТИҮнең дә, "Азатлык" татар яшьләре берлегенең дә Яндекс-кошелек хисабы бар, бу эшне уйларга кирәк. "Безнең утырышларга шымчылар кереп утыра, шуңа матди якны хәл итү авырлаша. Хәзер бу эш белән шөгыльләнмичә булмый, чөнки штрафларны түләп бетереп булмый. Фәрит Зәкиевкә башта 300 мең штраф хөкеме чыгарылды, аның 150 мең сумын төшерделәр. Аннан соң тагын ун мең сум штраф салынды. Гади кеше пенсиясеннән штрафны түләп бетерә алмый. Булышса да, үзебезнең пенсионерлар җыячак инде. Байлар булышыр дип уйламыйм", ди Нуриәхмәт.

Башкорт милли хәрәкәте

Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алсынов әйтүенчә, милли активистларны пикетлар, митинглар өчен штрафлар белән җәзалау аларның җәмәгатьчелек эшчәнлегендә катнашу теләген бетерү өчен эшләнә, әмма башкорт активистлары халыкның яклавын һәрдаим тоеп килә.

Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

"Соңгы вакытта Башкортстанда канун нигезендә уздырылган урам чаралары өчен штрафлар салу артып китте. Милли активлык өчен бертуктаусыз мәхкәмәдән-мәхкәмәгә йөрү бик алҗыта, бик күп егетләрнең теләген өзә. Хакимият моны тикмәгә генә түгел, кешенең теләген бетерү өчен эшли. Һәм шактый зур штрафлар салалар, 20 мең сумнан башлап тагын да күбрәк. Миңа 150 мең сум штраф салганнары да булды.

Халыкның ярдәмен тою безнең эшчәнлекне күпкә җиңеләйтә

Әмма шуңа да карамастан җәмәгатьчелек эшен туктатмыйбыз, чөнки безгә халык нык ярдәм итә. Башкорт телен яклап уздырган митинг өчен дә миңа 70 мең сумга якын штраф салдылар. Ул митингта чыгыш ясаган кешеләргә, өлкән яшьтәге абый-апаларга да штрафлар булды һәм алар 15-20 мең сумлап штрафлар түләде. Ул чакта интернет челтәренә язганнан соң бер тәүлек эчендә бөтен штрафларны түләрлек акча җыелды. Темәс вакыйгаларыннан соң да мине 11 сәгать ярым бернинди тәнәфессез дәвам иткән мәхкәмәдә 150 мең сум штрафка хөкем иттеләр. Шуннан соң интернетка язган идек, 360 мең сум акча килде. Бу безнең әүзем эшчәнлекнең нәтиҗәсе, чөнки халык безнең эшләрне күзәтеп бара. Шуңа күрә халыкның ярдәмен тою безнең эшчәнлекне күпкә җиңеләйтә. Куштау хәлләреннән соң да, ялгышмасам, халыктан 1 млн сумга якын акча җыелды. 100 сум җибәрүчеләр дә бик күп, кемдер 500, күпләр 1-2 мең сум күчерә. Хәтта 10 мең сум җибәрүчеләр дә булды. Иң зур акчаларны Себергә китеп эшләргә мәҗбүр булган егетләребез күчерә. Алар читтә эшләсәләр дә, республика өчен борчыла", ди Алсынов.

Кырымтатар милли хәрәкәте

"Кырым теләктәшлеге" төркеме әгъзасы Дилявер Меметов әйтүенчә, кырымтатарлар штрафларны түләү өчен ярдәм акчаларын банк аша күчерми, ә кулдан-кулга бирә.

Дилявер Меметов
Дилявер Меметов

Кырымда куәт оешмалары кырымтатарларның өйләренә басып кергәндә, канунсыз кулга алулар башлаганда аларны яклап күршеләре, туганнары, танышлары килде, видеоларга төшереп хокук бозуларны социаль челтәрләрдә таратты. Моны туктату өчен аларны куркыту, административ җаваплылыкка тарту, акчалата җәзалаулар башланды. Шулай итеп бу бөтен халык мәсьәләсенә әверелде. Без кемгәдер авыр булганда читтә тормаска тиешлегебезне аңладык.

Татарстан һәм Башкортстанда кырымтатар ысулы барып чыкмас

Без социаль челтәрдә беренче марафонны Кырым юлларына "Кырымтатарлар террорчы түгел" дип чыккан 100 кырымтатарны яклап игълан иткән идек. Әтиемнең аппеляциясе Мәскәүдә каралганда анда Кырымнан теләктәшлек белдереп баручылар булды. Аларны да җәзалый башладылар. Шул сәбәпле икенче марафонны игълан иттек. Бу марафоннарда штрафларны түләү өчен унар сум тимер акча җыя башладык. Акчаны банк аша күчерми идек, чөнки акча күчерүчеләрне, теләктәшләк күрсәтәләр дип, җаваплылыкка тарта ала иделәр. Һәр кеше үзе акчаны кулдан-кулга бирә иде.

Татарстан һәм Башкортстанда штраф белән җәзалаулар инде күптән бара. Бу республикаларда ассимиляция, курку, халыкның битарафлыгы, вазгыятькә ияләшү бардыр. Бәлки ул якларда безнең ысул уза алмас. Ни өчен дисәгез, мондый яклау максималь рәвештә киңкүләм булырга тиеш. Ләкин беренче чиратта бу яклауны бер-беренә якын булган кешеләр, туганнар, танышлар арасында башлап җибәрергәдер. Без Русиянең кырымтатарларга мөнәсәбәтен бердәм кире кактык, шуның белән без Татарстан, Башкортстаннан аерылып торабыз. Без Кырымда бөтен нәрсәне гади эшлибез. Тоткыннарга багышлап күмәк догалар оештырабыз, теләгәннәр акчаны монда да бирә ала", ди Дилявер Меметов.

18 октябрь Хәтер көне митингында катнашкан чуаш милли активисты, филолог Владимир Тимофеев әйтүенчә, Казан мәхкәмәсенең бу карары башкаларны да куркыту өчен чыгарылган.

Владимир Тимофеев
Владимир Тимофеев

"Мәхкәмә карарына һәм тәртип саклау хезмәткәрләренең гамәлләренә бик ачуым килде. Фәрит Зәкиев ул чарада чыгыш ясамады диярлек, ул чарада катнашкан башка кешеләргә күбрәк күз бирергә тырышты. Бөтенесе дә бу митингның Зәкиев тырышлыгы белән узганын аңлый. Чара узсын, чуашлар, татарлар һәм башка халыклар узган елларны искә алсын өчен ул моңа мәхкәмәләр, протестлар аша иреште. Зәкиев хакимияткә каршы бара, шуңа күрә хакимият һәм куәт структуралары аны кызганмый, башкалар белән дә ни булырга мөмкинлеген күрсәтә", ди Тимофеев.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG