Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Активистларга ясалган басым турында халык белергә тиеш"


Чарада катнашучылар. Сулдан: Алексей Златкин, Фәрит Зәкиев, Руслан Зиннәтуллин

15 ноябрь Казанда "Гражданлык активистларын эзәрлекләү" темасына конференция узды. Чарага Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре дә чакырылган иде — аларның берсе дә килмәде.

Чарада чыгыш ясаучылар фикеренчә, соңгы вакытта сивил активистларга басым арткан: кулга алулар, тентүләр, штрафлар, янаулар күбәйгән. Әйтик, соңгы очракларның берсе — "Төрки караш" газетында "Азәрбайҗан, безнең йөрәкләр синең белән" дигән язу өчен, аны нәшире Наил Нәбиуллинга прокуратурадан кисәтү ясалды.

Чараның башында ук төрле яктан фотога төшергән журналистларны күреп унлап кеше чыгып китте.

— Без фотога төшәргә ризалык бирмәдек. Безне болай да эзәрлеклиләр. Машинадан төшкәндә дә, өй янында да таныш булмаган кешеләр фотога төшереп тора, куркыталар. Хәзер монда да алдан-арттан төшерәсез! Кемгә кирәк бу фотолар? Безне яклаучы, ишетүче булмасмы дип килгән идек. Монда рәт юк икән, – дип, тиз-тиз киенеп чыгып та киттеләр.

Азатлык хәбәрчесенә алар үзләрен "СССР гражданнары" дип танытты.

— Русия федерациясе — ул җинаятьчел төркем идарә итүче юридик оешма гына. Алар законсыз төстә СССРны юкка чыгармакчылар. Без Совет берлеген кайтарырга тиеш, без СССР гражданнары, үз хокукларыбызны белергә тиешбез, – диде хатыннарның берсе.

Оештыручылар аларны кире кайтарырга теләсә дә, СССР гражданнары чыгып югалды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Конференция Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгышы белән башланды. Ул Русия һәм Татарстан Конституциясеннән кеше хокуклары турындагы маддәләрне укып күрсәтте.

— Прокуратура, эчке эшләр министрлыгы, ФСБ безне ишетегез: Конституция нигезендә яшик! - диде Зәкиев, хокук яклаучы органнарга шул хокукларны үтәргә ялваргандай.

Милли хәрәкәткә каршы репрессияләр соңгы елларда бигрәк тә көчәюен искәртеп, ул соңгы ике елда булган штрафларны санап күрсәтте.

— 2019 елның 12 октябрендә узган Хәтер көненнән соң анда килгән хокук яклаучылар белән кул бирешеп саубуллаштык, бернинди проблема булмады. Быелның июнь-августында исә шул чарада чыгыш ясаган 8 кешене бер-бер артлы хөкем итәргә тотындылар. Шулар арасында шигырь укыган өчен хөкем ителгән 82 яшьлек татар шагыйре дә бар.

Узган елның 6 ноябрендә, Татарстан Конституциясе көнендә уздырган чара өчен дә ТИҮ рәисе исеменә 10 мең сум штраф салынды. 70 яшьлек шагыйрәнең шигырендә һәм Сәяси репрессия корбаны балалары оешмасы җитәкчесенең чыгышында хокук бозулар бар дип таптылар.

Быелның 30 августында Татарстан суверенитеты көнендә оештырылган митинг өчен дә оештыручыларга 15 мең сум штраф билгеләнде. Мин 12 мең сум пенсия алам һәм 15 меңлек штрафлар түлим, - дип сөйләде Фәрит Зәкиев.

Моннан тыш Татар иҗтимагый үзәгенә янгын сүндерүчеләр килеп 150 мең сум штраф салган, шул ук бинада урнашкан Качаклар фондына да 150 мең сум штраф язганнар. Аны түләрлек акчалары булмагач, өстәмә протокол төзеп киткәннәр. Тиздән бу штраф суммасы ике тапкыр арттырылачак икән.

— Вәзгыять 1937 елны хәтерләтә. Ул чакта Мәскәүдән 500 кешене атарга дигән әмер килгәч, ТАССРда планны арттырып үтәп 2000 кешене атканнар. Бу — тарихи факт! Хәзер дә шул ук хәл бара, минемчә. Мәскәүдән экстремизм белән көрәшне көчәйтергә кушып әмер килә, ә бездә 82 яшьлек татар шагыйреннән башка экстремист юк, - диде Фәрит Зәкиев.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

Юрист, хокук яклаучы Алексей Златкин хокукый яктан кысулар башлану азактан Беларустагы кебек хакимият терроры белән тәмамланырга мөмкин дип саный. Ул маскалы кешеләр тарафыннан кыйнап үтерелгән Роман Бондаренконы искә алып, бездә дә киләчәктә шундый хәлләр булуы ихтимал дип белдерде.

— Хакимияттә хәл кискенләшкәч, иң элек хокукый яктан башбаштаклык башлана, аннары ачыктан-ачык террорга тотыналар. Безне дә киләчәктә Беларустагы кебек террор көтәргә мөмкин. Мәсәлән, Немцовны үтерделәр, күптән түгел Навальныйны агуладылар. Илдар Дадинны төрмәгә утырткач, Конституцион мәхкәмә аңлатма бирде. Җәмәгать акцияләрендә катнашучылар кешенең гомеренә яисә сәламәтлегенә, матди байлыгына, җәмәгатьчелеккә куркыныч тудырса гына хөкем ителә ала, диделәр. Соңыннан бу аңлатмалар бөтенләй искә алынмыйча, бернинди куркыныч тудырмаган кешеләрне дә җинаять җаваплылыгына тартып хөкем итә башладылар. Безнең Татарстанда да актив кешеләргә карата көч куллану очраклары бар. Чүп яндыру заводына каршы булучыларның һәм "Яблоко" фиркасе әгъзаларының өйләренә кереп тентүләр уздыру, әйберләрен алып чыгып китү, янау, җинаять эше ачу очраклары оештырылуын беләм, – дип сөйләде Алексей.

Ул еллар дәвамында уздырылган Хәтер көненә дә быел мәхкәмәләр аша гына рөхсәт алуны искәртте.

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин Татарстанда кулланылган репрессия төрләре турында сөйләде.

Республикада ялгыз уздырылган пикетлар да массалы дип танылып хөкем ителә дип, ул моңа мисал итеп үзенең пикетка чыгуын һәм шуннан соң хөкем итүләрен сөйләде.

Мәхкәмә тарафыннан журналистның эшчәнлегенә каршы карарлар кабул ителүен дә әйтте. Мисал өчен, журналист Гөлназ Равилова пикет вакытында Руслан Зиннәтуллиннан интервью алган өчен биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән. Хезмәттәшебезне коронавирус белән авырган килеш хөкем иткәннәр, ул бернинди медицина ярдәмсез рәшәткә артында утырып чыккан.

Руслан Зиннәтуллин "Яблоко" фиркасе әгъзасы һәм активист булганлыктан, 2004 елда ачылган җинаять эшендә шаһит булып кына исәпләнүенә карамастан, аның өендә дә быел тентүләр уздырылган.

— Ул тентүләр – дәүләт дәрәҗәсендәге талау! Сентябрь аенда минем өйдә һәм тагын берничә кешедә тентү уздырдылар. Акча, чит ил паспорты, техника, хәтта фатир ачкычларына кадәр алып чыгып киттеләр. 2004 елдагы эшкә аларның ни катнашы бардыр, аңламыйм, – ди Руслан Зиннәтуллин.

Ул тикшерүче өстеннән шикаять язган, әмма Русия хокуклары нигезендә ул биш тәүлектә каралырга тиеш булса да, әлегәчә каралмаган. Ай ярымнан артык вакыт узган.

Хәзер митинг яки пикетка чыга башласаң, башкарма комитетка язылган гаризаңда уздырылачак акция турында конкретрак, тулырак мәгълүмат бирергә кирәклеге хакында да искәртте Зиннәтуллин. Хакимияткә каршы сүз әйтергә мөмкинлек булган чараларга рөхсәт бирелми генә кала икән.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кануннарда тагын бер яңалык: ялгыз пикетка чыгучыларны җиңелрәк хөкем итү өчен, "сүтеп-җыела торган конструкция" дигән өстәмәләр барлыкка килгән. Хәзер пикетка алып чыккан катыргыдан ясалган теләсә-нинди әйбер дә сүтеп-җыела торган конструкция дип кабул ителеп, урамга чыккан кеше административ җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән, күптән түгел бер ир катыргыдан шөреп ясап ялгыз пикетка чыккан. Шөрепне "сүтеп-җыела торган конструкция" дип таныганнар һәм штраф салганнар.

Журналист Гөлназ Равилова Экстремизмга каршы көрәш бүлекчәсенә "сүтеп-җыела торган конструкция" нәрсә ул дип сорап хат та юллаган, җавап кына алмаган. Хөкем итеп штрафлар салынса да, канунның үзендә бу төшенчәгә нәрсәләр керүе турында ачыклама юк.

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибрагимов үз чыгышында, Сталин заманындагы репрессияләр белән бүгенгесен чагыштырып, Аллаһка рәхмәт укырга чакырды.

Хәзер андый җәзалаулар булмаганга Аллаһка рәхмәт укыгыз

— Элек тоткыннарны күселәр салынган чиләккә шәрә арты белән утыртканнар. Шул чиләкнең астына ут якканнар. Күселәр кая качарга белмичә, кешене ашап, эчке органнарын кимереп бетергәннәр. Әйе, Русия демократизациягә авыр бирелә, ләкин бездә ул бар. Хәзер андый җәзалаулар булмаганга Аллаһка рәхмәт укыгыз. Алай да, монда сөйләнгәннәрне тыңлагач уйлап куйдым: илдә 140 миллион халык бар. Күршедә генә миллиард кешесе булган дәүләт. Үз халкын шушы көнгә калдырып, кем өчен тырыша бу система? - диде Рәүф Ибраһимов.

Аның белән килешмәүчеләр, федераль иминлек хезмәтенең дә кешеләрне төрлечә җәзалаулары турында фикерләр булды.

Елена Изотова
Елена Изотова

Чүп яндыру заводына каршы чыгучы активистларның әйдәп баручысы Елена Изотова соңгы өч елда булган янаулар, ялгыз пикетлар, хакимият белән каршылыклар, биш тәүлек рәшәткә артында утырып чыгуы турында сөйләде.

— Чүп яндыру заводына каршы активистларны иң башыннан ук тоткарлап хөкем иттеләр. Бер активистыбызны хәтта сигез айлык көмәне белән тоткарладылар. Шәхсән мин бернинди административ хокук бозуым булмыйча биш тәүлеккә иректән мәхрүм ителдем. Чүп яндыру заводына таба эшләнәсе юлга Диоксиново дип аталган чатырлы лагерь корган идек. Аны 500 кешелек ОМОН этләр белән килеп тар-мар итте. Шуннан соң мин Эчке эшләр министрлыгы каршына "Хохоринны отставкага!" дигән плакат белән барып бастым. Мөгаен, бу Хохоринга ошамагандыр. Хәзер ялгыз пикетларны да массалы пикет дип хөкем итәләр. Чүп яндыру заводына мондый каршылык кына җитми икән дип, быел без Осиново авыл җирлегендә депутатлыкка барырга уйладык. Безнең каршылык төркеменнән унөч кешене депутатлыкка тәкъдим иттек. Әлбәттә, безнең барыбызны да уйлап чыгарылган гаепләр белән төшереп калдырдылар. Шәхсән миңа дусларым, туганнарым аша хокук яклаучылар ике мәртәбә янады. Ләкин мин барыбер кул кушырып утырырга җыенмыйм, көрәшне дәвам итәчәкмен, - дип сөйләде Елена Изотова.

Владимир Колодцев
Владимир Колодцев

Владимир Колодцев та үзенең ни рәвешле депутатлыктан төшеп калуын, әлегәчә мәхкәмәләрдә йөрүен бәян итте.

— Мин Казанның "Сул фронт" фиркасеннән. Быелның сентябрендә үземне Лаеш районы Столбище авыл җирлегенә депутатлыкка тәкъдим итү "бәхетсезлегенә" тарыдым. Җирле комиссия төрле фиркаләрдән җыелган кешеләргә алдан ук начар карашта булды: 15 кешедән 8 кеше генә калдык. Мәхкәмәгә бирүчеләр, әлбәттә, анда җиңә алмады. Без бик яхшы агитация алып бардык. Сайлау көнне, кичен, минем участокка берьюлы 30 провокатор килде һәм мине участоктан чыгарырга тырышты. Аннан соң сайлау комиссиясе бюллетеньнәр салынган савытлар белән җирле комиссиягә йөгерде. Тавышларны санауга мине кертмәделәр. Мин “Бердәм Русия” кандидатына бер тавыш аерма белән оттырдым. Каяндыр 57 бозык бюллетень килеп чыкты. Мин аларның үз сайлаучыларым булуына шикләнмим. Лаеш районында минем участокта Минниханов өчен 51% кеше тавыш бирде. Шул ук бистәдәге башка сайлау бүлекчәләрендә аның өчен 80-90% тавыш бирде. Мондый аерма була алмый бит инде, - ди Колодцев.

Үзе әйтүенчә, аны гражданлык хокукларын яклаган өчен полициягә алып китеп, хулиганлыкта гаепләп мәхкәмәгә дә йөрткәннәр инде. Әле дә йөртәләр, ди.

Чарада Павел Железняк, Альберт Гарапов, Галишан Нуриәхмәт һәм башкалар да үз чыгышларында актив кешеләргә ни дәрәҗәдә басымнар баруы хакында сөйләде. Оештыручылар нәтиҗә ясады: активистлар һәрвакыт безнең күз алдында булырга, аларга барган басымнар турында халык белергә тиеш, бары бердәм рәвештә генә хакимияткә каршы торып була.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG