Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста Роман Бондаренко үлеменнән соң халык урамнарга чыкты


Роман Бондаренко үлеменнән соң барлыкка килгән мемориал
Роман Бондаренко үлеменнән соң барлыкка килгән мемориал

Кайбер урыннарда, мәсәлән, Могилевта чарада катнашучыларга хокук саклау вәкилләре комачаулаган. 

13 ноябрьдә Беларусның күп кенә шәһәрләрендә Минскида кыйнаудан соң үлгән Роман Бондаренконы искә алу чаралары уза. Социаль челтәрләрдә "теләктәшлек чылбыры" һәм башка урам чаралары оештырырга чакырулар тарала. Халык кызыллы-аклы байраклар һәм Бондаренконың "Мин чыгам" дигән соңгы сүзләре язылган шигарләр тотып чыга.

Кайбер урыннарда, мәсәлән, Могилевта чарада катнашучыларга хокук саклау вәкилләре комачаулаган.

Минскида Червякова урамындагы "Үзгәрешләр мәйданы" дип аталган урында (Бондаренкога шунда һөҗүм иткәннәр иде) бер минутлык тынлык игълан ителде. Анда йөзләгән кеше җыелды. Әлеге мәйданда пәнҗешәмбе Бондаренко үлеме билгеле булгач ук кулдан ясалган мемориал барлыкка килгән иде, кешеләр кичтән үк җыелды. Алар чәчкләр, шәмнәр китерде.

31 яшьлек Роман Бондаренко 12 ноябрьдә реанимациядә үлде. Бер көн алдан аны "Үзгәрешләр мәйданында" тоткарладылар. Бу көнне биредә яшәүче халык аклы-кызыллы байракларны җыеп йөрүче кешеләр белән сугышты. Җирле басмалар бу сивил киемдәге куәт вәкилләре иде дип фаразлады. Үзәк эчке эшләр бүлегеннән Бондаренконы баш мие ялкынсынуы белән хастаханәгә алып килгәннәр, ул анда мәрткә киткән һәм икенче көнне үлгән.

Беларус эчке эшләр министрлыгы сугышуда "тәртип торгызырга һәм шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймаска теләгән" "битараф булмаган ватандашлар" катнашты дип белдерде.

XS
SM
MD
LG