Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азәрбайҗан, безнең йөрәкләр синең белән!" дигән язу өчен прокуратура Наил Нәбиуллинга кисәтү ясаган


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Казан прокуратурасы “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинга кисәтү ясаган.

Активистка шулай ук милләтара һәм динара татулыкны саклау эшендә киңкүләм матбугат чараларының һәм интернет ресурсларының да игътибарга алынуы турында белдергәннәр.

“Шул ук вакытта тикшерү барышында “Тюрский взгляд” газетының 5000 данәдә басылган октябрь чыгарылышының албитендә “Азәрбайҗан, безнең йөрәкләр синең белән!” дигән текст булуы ачыкланды”, диелә кисәтүдә.

Газетта басылган мәкалә һәм анда канун бозулар булу-булмавы турында прокуратура бернинди мәгълүмат китерми.

Прокуратура белдерүенчә, газетның эчтәлеге милләтара низаг чыгаручы материал буларак карала ала.

“Кавказда килеп туган геополитик вазгыятьне, төгәлрәге Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасындагы Таулы Карабах низагын истә тотканда газетның эчтәлеген чикләнмәгән сандагы кешеләр милләтара низаг чыгаручы дип бәяли ала”, диелә прокуратура документында.

XS
SM
MD
LG