Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" җитәкчесе Фаил Алчынов штрафын түләү өчен 303 мең сум акча җыелган


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновка узган атнакич салынган 150 мең сумлык штрафны түләү өчен 303 мең сум акча җыелган.

"Башкорт" оешмасы вәкилләре үзләренең Вконтактедагы төркемендә Фаил Алчыновның штрафын түләү өчен акча бирүчеләргә рәхмәт белдерде. Анда язылуынча, 26 ноябрьгә 302 мең 958 сум акча җыелган, акчалата ярдәм килү әле дә дәвам итә. Бу Алчыновка салынган 150 мең сум штрафны түләргә җитә, ә калганы Башкорт халкының III корылтаен уздыруга тотылачак диелә. Шул ук вакытта мәхкәмә карарын шикаять итү белән бәйле көрәшне ахырга кадәр алып барачакбыз дип тә белдерә активистлар.

Хәрәкәт вәкилләре хәбәр итүенчә, акча җыюда Башкортстанның Баймак районы Темәс авылы халкы да катнашкан. Алар 43 мең сум җыеп җибәргән. Ә Илнар исемле егет активистларга сату өчен бурасын тапшырган.

Темәс авылында җирле халыкның читтән килеп таш чыгару карьерында эшләүчеләр белән сентябрь ахырында булган сугышуыннан соң рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләп, Уфаның Киров район мәхкәмәсе Алчыновктан 150 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган иде. Әлеге хәлдән соң акча җыю турында игълан ителде. Активистлар мәхкәмә карары гадел түгел дип саный. Алчынов бу мәхкәмә карарын югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG