Accessibility links

Кайнар хәбәр

"2020 ел кырымтатарларны эзәрлекләү елы булды"


Шукри Сейтумер йортында тентү, Бакчасарай, 11 май 2020

​​​​​​​"Кырым теләктәшлеге" оешмасы 2020 елга нәтиҗә ясады. Активистлар, адвокатлар, "Кырым балалары" оешмасы координаторлары Азатлыкка тоткарланган, утыртылган кырымтатарлар, әтисез калган балалар, кеше хокуклары торышы турында сөйләде.

Мумине Салиева, "Кырым балалары" оешмасы координаторы: "Балалар хокукларын яклаучы халыкара оешмалар Кырымда балаларның хокукларын күзәтергә тиеш"

Мумине Салиева
Мумине Салиева

— Бүген Кырымда төрмәгә утыртылганнарның 177 баласы әтисез үсә, шулардан 25е уздырган стресс нәтиҗәсендә авыр диагнозлы балалар. Бу ел март аенда узган тоткарлаулар нәтиҗәсендә тагын 19 бала сәяси тоткыннар балалары исемлегенә өстәлде, тагын ике бала әтиләре кулга алынганнан соң туды. Балаларда психик яктан үзгәрешләрне һәркөн күзәтәбез һәм бу мөһим мәсьәләне омбудсменнарга һәм балаларның хокукларын яклаучы төрле халыкара оешмаларга күзәтергә кирәк. Бу тирән кануни инкыйраз хакында сөйләүче, кешелеккә каршы, эзәрлекләүләрнең максатларын яшергән коточкыч статистика. Русиянең җинаять кодексы гаделлекне торгызу, зыянны юк итү хакында сөйләгәндә, без бөтенләй башка нәрсә күрәбез. Кырымтатарларны сәяси яктан эзәрлекләү һәм репрессияләр тарихы бүгенге чорда да күп нәрсәне күрсәтә. Шуның өчен кырымтатарлар үзләренең бүгенге хәлен аларның үзбилгеләнүенә һөҗүм дип бәяли.

Лиля Гемеджи, адвокат: "Фикереңне ялгыз пикетка чыгып белдерәсең икән, сиңа административ беркетмә төзиләр"

Лиля Гемеджи
Лиля Гемеджи

— Ел ахырында нәтиҗәләрне билгеләү гадәте бар. Статистика шуны күрсәтә. Соңгы елда кырымтатарларга каршы кимендә 10 җинаять эше ачылды. Кемгәдер бу зур булмаган сан булып күренер, ләкин монда сүз сөргенне, дискриминация, эзәрлекләүне башыннан кичергәннәр хакында бара. Террорчылык, хакимиятне җимерү нияте кебек җинаять эшләренә быел җинаять хакында хәбәр итмәү өчен административ эшләр, һәм соңгы яңалык — имамнарга каршы ачылган эшләр өстәлде. Аларны үз диндәшләре арасында канунсыз миссионерлыкта гаепли башладылар. Моны кемдер нонсенс дип кабул итәр, ләкин бу — чынбарлык. Кырым мөфтияте тарафыннан контроль ителмәгән мәчеттә дини чаралар үткәрелә икән, бу мәчеткә прокурор тикшерүенә һәм юстиция министрлыгы күзәтүенә алына.

Әгәр син мөселман һәм славян исемле булсаң, сине каләмгә алалар. Мәчеттә дини мәсьәләләрдә фикер алышасыз икән, сезне яшерен язып алалар һәм террорчы итеп билгелиләр, мәхкәмәдә катнашу хокукын кулланып тыңлаучы буларак катнашасыз икән, сез, әлбәттә, террорчыларга ярдәм итүче буласыз. Үзегезнең фикерегезне ялгыз пикетка чыгып белдерәсез икән, сезгә административ беркетмә төзелә, моннан курыкмыйча активлыгыңны дәвам итәсең икән, төрле чаралар алдыннан өеңә килеп синең белән профилактик сөйләшү үткәрәләр һәм бу очракта син Мәҗлес, Хизб ут-Тәхрир, батальонга теләктәшлек белдерәсеңме, йә актив гражданлык позиция күрсәтәсеңме — бу бер кемне дә кызыксындырмый.

Эмиль Курбединов, адвокат: "Башкортстан җитәкчелегенә, куәт хезмәтләренә игътибар итәргә чакырам"

Эмиль Курбединов
Эмиль Курбединов

— Соңгы ел дәвамында Кырымда безнең халкыбызны эзәрлекләүләр, активистларга мәхкәмәләр, акылга сыймаган зур мөддәтләргә иректән мәхрүм итүләр, террорчылыкта гаепләп тоткарлаулар дәвам итте. Бу ел имамнарга каршы ачылган административ эшләр күбәйде. Ички (Совет) районында хәтта бер мәчетне кәгазьдә спортзалга күчерделер. Бу хакта БМОның соңгы хисабында хәбәр ителгән иде. Сәяси тоткыннарның хатыннарын, әниләрен ирләренә, улларына, якыннарына теләктәшлек белдергән өчен административ беркетмәләр төзеп җаваплылыкка тарта башладылар. Әлбәттә бу сәяси сәбәптән, милли, дини нигезгә корылган яшерелмәгән эзәрлекләүләр дәвамында Русия, аның махсус хезмәтләре безнең милләттәшләребезне урлаганнарны, Решат Аметовны үтергәннәрне табу, Ренат Параламовны, башкаларны кыйнаганнарны, ялган экспертизаларны оештырганнарны, адвокатларга басым ясаганнарны җәзалау өчен бернәрсә эшләмәде.

Хөкем ителгән кырымтатарларның зур өлеше Башкортстандагы төзәтү колонияләрендә утыра

Бүген хөкем ителгәннәрне Кырымнан мәҗбүри ерак регионнарга җибәрәләр. Моны Кырым, туганнары, адвокатлар, хокук яклаучылар белән элемтәне өзү өчен эшлиләр, ләкин без моны күзәтәбез һәм 2-3 мең чакрым еракта булсак, та аларны онытмабыз. Бүген хөкем ителгән кырымтатарларның зур өлеше Башкортстандагы төзәтү колонияләрендә утыра һәм анда иң кискен вазгыять, аннан иң күп шикаятьләр килә. Мин мөмкинлеге булганнарга Башкортстан җитәкчелегенә, куәт хезмәтләренә игътибар җәлеп итәргә чакырам. Башкортстан — Русиянең бер өлеше, ләкин аның рәсми делегацияләре Европага йөри. Анда безнең сәяси тоткыннарыбыз, Женева конвенциясенең 4нче маддәсен үтәү хакында аларга искәртегез. Бернәрсәгә карамастан мәхкәмәләр янында халкыбыз җыелып үз фикерен белдерә, без бер сәгатьтә мең кеше җыя алабыз, ләкин фальсификацияләр, тентүләр вакытында куәт төркемнәренең тыелган китапларны "табуы", җинаять эшләре тактикасы үзгәрмәде.

Шукри Сейтумер, тоткарланган кырымтатарларның әтисе: "Кырымда НКВД ысуллары кулланыла"

Шукри Сейтумер йортында тентү, Бакчасарай, 11 май 2020
Шукри Сейтумер йортында тентү, Бакчасарай, 11 май 2020

— 2020 елның март аенда өч йортта тентү үткәрелеп террорчы оешмада катнашуда шикләнелгән ике улым Сеитумер һәм Осман Сеитумеровны һәм аларның абыйсы Рустем Сеитмеметовны тоткарладылар. Аларның дәү әтисе Мустафа мулланы һәм Бакчасарайның тагын дүрт мулласын 1938 елда дини сәбәптән ирекләреннән мәхрүм иткән иделәр. Хәзер инде аның оныкларын Тахталы мәчетенә йөргән өчен дини сәбәптән тоткарладылар. Шул мәчеттән ук аларның дәү әтисен НКВД мәгарәләренә алып китеп, Кырымны Төркиягә кушу гамәлләрендә гаепләгән иделәр. Минем балаларымны террорчы оешмага катнашы булуда һәм хакимиятне җимерү омтылышында гаеплиләр. Бу вакыйгалар очраклы түгелдер дип уйлыйм. НКВДның бер гаиләдән берничә кешене эзәрлекләү гамәлләре бүгенге заманда да кулланыла.

Сеяр Гафаров, "Кырым теләктәшлеге" активисты: "Кемгәдер безнең туган җиребездә яшәвебез ошамый икән, үзләре китсен"

— Берничә елдан бирле кырымтатарлага каршы басым һәм гаделсезлек дәвам итә. Бу ел да чыгарма булмады. Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов "кемгә ошамый икән, Кырымнан китергә мөмкин" дигән иде. Ноябрь аенда Ростовка мәхкәмәгә барган кырымтатарларны Кырым күперендә полиция туктатып җибәрмәгәннән соң, Аксёнов полициягә рәхмәтен белдереп, тоткарланганнарны террорчыларның теләктәшләре дип бәяләгән иде. Хакимияттә утырган түрә беркемне дә кимсетергә тиеш түгел. Без хакимият бинасы каршына чыгып аның гафу үтенүен таләп иттек, тик ул чыкмады. Без Кырымга китәр өчен түгел, яшәргә кайттык, безнең тамырларыбыз монда, ә кемгәдер безнең туган җиребездә яшәвебез ошамый икән, үзләре китсен, аларны монда тотарга җыенмыйбыз.

Сервер Чолакчык, "Кырым теләктәшлеге" активисты: "Безнең көрәш дәвам итә"

Халкыбызга басым туктамый, ләкин безнең бер-беребезне яклауны, ярдәмләшүне ниндидер карантин белән чикләү мөмкин түгел. Монда "террорчылар" итеп күрсәтелгәннәр хакында сөйләмичә булмый. Гражданлык позициябезгә таянып, без турыдан-туры репрессияләр хакында сөйли алабыз. Халкыбызның мондый яклавы белән без җиңүгә дучарбыз. Мәхкәмәләр һәм эзәрлекләүләрнең ахыры юк, димәк, безнең көрәшебез дәвам итә.

* * *

Шуны да әйтергә кирәк, Русиядә ялгыз пикетлар уздыру тәртибен кырыслатырга җыеналар. Димәк, бу канун кабул ителсә, киләсе елда үз позицияңне, карашыңны бәян итү тагын да авыр булачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG