Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда кырымтатар йортларында тентүләр узды, тоткарланучылар бар


Тентү күренеше
Тентү күренеше

Русия ОМОНы "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы активистларының өйләренә килгән. Соңгы мәгълүматларга күрә 5 кеше тоткарланган.

11 март көнне иртән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында тентүләр башланган. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Активистлар алты адреста тентүләр барганын әйтә. Аерым алганда, ОМОН тарихчы Сеитумер Сейтумеров, Шукри Сейтумеров, "Кырым теләктәшлеге" стримнарын алып баручылар Амет Сулейманов, Сейдамет Мустафаева, Рустем Сейтмеметов, Айдер Сулейманов өйләренә килгән.

Амет Сулеймановны "Кырым теләктәшлеге" оешмасының тагын бер активисты Сейран Салиев йорты янында телефонга видео төшереп торган өчен тоткарлаганнар.

Активистлар чыгарган видеодан күренгәнчә, йортларның берсе янында Русиянең ОМОН хезмәткәрләре килгән, алар нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарта.

Тентүләрнең ни сәбәпле алып барылганы билгесез. Русия куәт оешмаларының рәсми аңлатмасы юк, дип яза Крым.Реалии.

Соңрак билгеле булганча, Бакчасарай шәһәрендә тентүләрдән соң биш крымтатар кешесен Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир эше кысаларында кулга алганнар. Тентүгә рөхсәт документында язылганча, Сейтумеровны Хизб ут-Тәхрирнең җирле бүлекчәсен оештыручы дип саныйлар, тагын биш кеше оешмада катнашуда шикләнелә.

"Грати" белдергәнчә, тентү узган урыннарга адвокатларны кертмәгәннәр. Куәт оешмалары хезмәткәрләре крымтатарлар өйләреннән санаклар, телефоннар, электрон мәгълүмат савытлары һәм китапларны алып киткән. Тоткарланган кешеләрнең берсенең хатыны әйткәнчә, ФСБ хезмәткәрләре "[өстәлгә] җыйнаклап тышланган ике яңа китап ыргыткан".

Кырымтатар ресурс үзәге мәгълүматынча, 2019 елда ярымутрауда 150 дән артык тоткарлау булган һәм кеше иреген чикләү буенча 300дән артык чара күрелгән.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу турында сүзләр – уйдырма дип белдергән иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG