Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Хизб ут-Тәхрирдә катнашуда шикләнелгән өч кырымтатар сак астына алынды


Сейтумер Сейтумеров
Сейтумер Сейтумеров

Акмәчеттә Русия контролендәге Киев район мәхкәмәсе 12 мартта кырымтатарлар Осман һәм Сейтумер Сейтумеровларны, Рустем Сейтмеметовны кулга алды. Алар Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелеп 11 мартта тоткарланган иде.

Кулга алынган кырымтатарлар 10 майга кадәр 1нче санлы тикшерү изоляторында тотылачак дип хәбәр иткән Крым.Реалиига адвокат Эдем Семедляев.

Адвокат мәхкәмә чыгарган карарларны канунсыз һәм нигезсез дип санауларын әйтте. Аларны тоткарлау турында ФСБ чыгарган карар да нигезсез дип белдерде. Семедляев сүзләренчә, кулга алынган кырымтатарларның адвокатлары Акмәчеттәге мәхкәмәнең бу өч карарын да шикаять итәчәк.

11 мартта тоткарланган Амет Сулейманов йорт сагы астына җибәрелгән. Аның адвокаты Лиля Гемеджи бу карар Сулеймановның “җитди авыруы” булуы аркасында кабул ителгән дип саный.

11 мартта Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында крымтатарлар йортларында тентүләр узды. Русия куәт оешмалары җиде җирдә тентү уздырды, биш кеше тоткарланды. Энвер Мустафаев, тарихчы Сейтумер Сейтумеров, Осман Сейтумеров, Амет Сулейманов, Рустем Сейтмеметовны ФСБ бүлегенә алып киттеләр.

Кырымда кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнүче Лутфие Зудиева мәгълүматынча, тоткарланган крымтатарларны Русия җинаять кодексының “Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу” маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Кырым автономияле республикасы һәм Акмәчетнең Украинада урнашкан прокуратурасы, Украина илкүләм полициясе Русия куәт оешмаларының 11 мартта Бакчасарайда тентүләре сәбәпле җинаять эше ачты. Соңрак алар крымтатарларны тентүләрдән соң тоткарлау турында да җинаять эше кузгатты.

Украина тышкы эшләр министрлыгы 11 мартта крымтатарлар йортларында тентүләр сәбәпле кискен протест белдерде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG