Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы Алушта имамын "канунсыз миссионерлыкта" гаепли


Юсуф Аширов
Юсуф Аширов

1 апрель Алушта шәһәренең рәсми теркәлгән "Алушта" дини җәмгыяте имамы Юсуф Ашировны прокуратурага чакыртып, "канунсыз миссионерлык эшчәнлеге" алып баруда гаепләү белдергәннәр. Аңа карата административ эш ачылган.

"Юсуф Ашировны телефоннан шалтыратып чакырганнар. Мин аңа адвокатсыз бармагыз, рәсми чакырсыннар дидем, ләкин ул барган, янында адвокат булмаган. Имеш, аның өстеннән "миссионерлык итә" дип шикаять иткәннәр, ләкин кем шикаят иткәнен әйтмәгәннәр, шикаятьне дә күрсәтмәгәннәр", дип сөйләде Азатлыкка адвокат Лиля Гемеджи.

Прокуратура Юсуф Ашировка административ җаваплылык хакында карар тапшырган.

2019 елда Алуштада, Корбек (Изобильное), Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алганнан соң, бу мөселман җәмгыятенә басым башланган иде.

Ленур Халилов һәм Руслан Месутовны бүгенгә кадәр сак астында тоталар. Аларга мәхкәмә Дондагы Ростовда узачак.

"Ички (Советский) районындагы ун мәчеткә дә хәзер басым булуы мөмкин, нәкъ шундый "миссионерлык" гаепләве белән, тик коронавирус сәбәпле генә туктап торадырлар, Алуштада исә моңа да карамадылар. Рәсми теркәлгән дини җәмгыять имамының үз диндәшләре алдында мәчеттә вәгазь укуы - бу миссионерлык түгел. Канун нигезендә миссионерлык дип башка дин тотучылар арасында үз динеңне тарату санала", диде Азатлыкка адвокат Лиля Гемеджи.

Алуштада яшәүче кырымтатар активисты Али Чакал "Алушта төбәгендә авылларда кырымтатарларның дистәләрчә иске мәчет биналары сакланып калган, ләкин аларны кайтарырга уйламыйлар. Күбесен хосусыйлаштырганнар, кайберләре (Корбек авылында) тулай торак итеп кулланыла. Алуштада тагын бер иске мәчетнең җире бар, аны да бирергә теләмиләр", диде Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG