Accessibility links

Русиядә ялгыз пикетлар уздыру тәртибен кырыслатырга җыеналар


Казанда ялгыз пикет, архив фотосы

Русиядә киләчәктә ялгыз пикетлар да митинг булып саналырга мөмкин. Русия думасына шул турыда канун өлгесе кертелгән. Белгечләр ялгыз пикетка чыгучыларны хөкемгә тарту инде хәзер үк кулланылуын әйтә.

"Бердәм Русия" фиркасе депутаты Дмитрий Вяткин Русия думасына митинглар һәм пикетлар үткәрү кагыйдәләрен кырыслатучы ике канун өлгесен тәкъдим итте. Аерым алганда, оператив хезмәтләр (мәсәлән Эчке эшләр министрлыгы яки ФСБ) биналары янындагы митингларны тыярга һәм кешеләр алмашып торучы ялгыз пикетларны күп кеше катнашындагы урам чарасы буларак танырга тәкъдим ителә.

Канун өлгесе нигезендә, берничә кешенең бер-бер артлы пикетта катнашуы, шулай ук җәмәгать урыннарында сәяси, икътисади һәм социаль мәсьәләләрдә фикер белдерүгә юнәлтелгән чарада күп кешенең катнашуы вә хәрәкәте дә урам чарасы дип танылачак.

Документ шулай ук митингларны яктыртучы журналистларга таләпләрне кырыслата. Аларга плакатлар һәм баннерлар куллану, листовкалар тарату, шигарләр кычкыру, имза җыюны оештыру һәм "фикер белдерү өчен төрле символлар һәм башка чараларны" куллану тыела.

Икенче канун өлгесе митингларны оештыручыларга чит илләрдән, оешмалардан һәм ватандашлардан, ят агентлар дип танылган оешмалардан, 16 яшьтән яшьрәк русияләрдән, аноним кешеләрдән һәм бер ел элек теркәлгән юридик затлардан акча алуны рөхсәт итми. Чарадан соң оештыручылар хакимияткә акча чыгымнары турында хисап бирергә тиеш булалар.

Вяткин "Коммерсант"ка әйтүенчә, чит илдән акча алу ул Русиянең эчке эшенә кысылу, ә ялгыз пикетларны ул чыннан да ялгыз булырга тиеш дип аңлата.

"Кешеләр бер-берсен алмаштыра, бу бит инде бер кеше генә чыкмаганы, ә күп кеше катнашындагы җәмәгать чарасы булуы аңлашыла. Шуңа җәмәгать чарасы дип карарга кирәк. Без кемне алдыйбыз соң"ди ул.

Канун өлгесенә кертелгән кайбер таләпләр инде хәзер үк кулланыла, ди Татарстандагы "Яблоко" фиркасе әгъзасы Гөлназ Равилова.

Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

"Мин әле канун өлгесе тексты белән танышмадым, яңалыклардан гына беләм, әмма бу инде булган практиканы гына канунлаштыру дип уйлыйм. Бездә Татарстанда чиратлашып пикетларга чыкканнар өчен гаепләүләр булды инде. Мәсәлән, узган кыш Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга каршы пикетка чыккан өчен Елена Изотованы биш тәүлеккә утыртып куйдылар, аннары шул ук тема белән чыккан Марина Шоетова җидеме-сигезме тәүлек утырып чыкты, мин быел җәй пикетта торган кешене видеога төшергән өчен өч тәүлеккә сак астына алындым. Практика болай да бар иде, хәзер алар аны канунлаштыра гына", диде Равилова.

Ялгыз пикетка чыгучыларны җиңелрәк хөкем итү өчен, "сүтеп-җыела торган конструкция" дигән өстәмәләр барлыкка килгән.

Равилова әйтүенчә, ул Татарстанның Экстремизмга каршы көрәш бүлекчәсенә "сүтеп-җыела торган конструкция" нәрсә ул дип сорап хат юллаган. 2019 елның февралендә "сүтеп-җыела торган конструкция" кулланган өчен Гөлназ 30 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем ителгән иде.

"Сүтеп-җыела торган конструкция" нәрсә икәнен гомумән аңламыйм. Мәсәлән, мин урам чарасында урындыкта утырам икән, алар аны да шулай бәяли микән" ди Равилова. Экстремизмга каршы үзәктән аңа әле җавап килмәгән.

Элегрәк Татарстанда экология өчен көрәшүче активист Ирина Никифорова да 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде. Вахитов районы мәхкәмәсе аны килештерелмәгән ялгыз пикетлар оештыруда гаепле дип таныган иде.

Никифорова Татарстан хөкүмәте каршында Осиново чүп яндыру заводын төзүгә каршы шигарләр тотып ялгыз пикетта торган иде. Чара 40 көн дәвам итте, һәр көнне анда яңа пикетчылар катнашты. Алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны чүп яндыру заводына каршылар белән очрашып сөйләшергә чакырган язулар белән басып торды.

Казанда мәхкәмә Алексей Навальный тарафдарлары булган биш активистны шулай ук килештерелмәгән ялгыз пикетларда катнашуда гаепле дип тапкан иде. Навальный Томскида агуланып Омски хастаханәсенә эләккәннән соң, 21 августта аның тарафдарлары булган җиде активист ялгыз пикетларда торды. Ул чакта бер ялгыз пикетчы киткәннән соң шул ук урынга икенче ялгыз пикетчы чыккан иде. Пикетчылар "Минем Русия агуланган", "Русия, үзеңне якла! Навальныйны коткарырга чык" кебек язулар тотып торды. Аларга хакимияткә хәбәр итмичә ачык чара уздыру яки оештыруда гаепли торган маддә кулланылды. Мәхкәмәдә гаепләү "ачык чара уздыру кагыйдәсен бозу" дип алыштырылды. Маддәнең бу өлеше кулга алуны күздә тотмый. Аларның берсенә штраф салынды, калган дүртесе мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

Cоциолог Искәндәр Ясәвиев яңа канун өлгесен 2012 елдагы митинглар турында канунны кырыслатуның дәвамы дип бәяли.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Хакимият үз-үзенә ышанычын югалткан, гражданнарның протест чараларыннан бик курка һәм хәтта пикетка чиратлардан курка. Хакимият протест потенциалының үсә баруын сизә, халыкның хакимиятне яклавы кимүен яхшы белә, шуңа күрә урам активлыгын киметү өчен бар көчен куя.

Ләкин бу аларга булышмас, сәяси кризис ул икътисади кризис белән бәйле котылгысыз килеп чыгачак, Беларустагы кебек бу чикләүләргә беркем дә игътибар итмәячәк. Кешеләр урамга чыгачак һәм пикетның рөхсәт ителү-ителмәвенә карамаячаклар. Кешеләр чыгып үз позицияләрен җиткерәчәк.

Бу канун өлгесе кабул ителер дип уйларга җирлек бар, чөнки бу элекке тенденциянең дәвамы. Моңа кадәр митинглар турындагы канунны акрынлап кырыслата килделәр. Процесс туктар дип уйларга бернинди сәбәп юк, ул көчәя бара", диде Ясәвиев.

Пикетларга даими чыгучы Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре бу канун өлгесе кабул ителсә, Конституцияне бозу булачак дип саный. Алар митинглар уздырган өчен шактый штрафларга тартылуларын әйтә.

ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Русия Конституциясенең 31нче маддәсендә җыеннар үткәрү иреге, сүз иреге, фикерне җиткерү хокукы турында язылган.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Митинглар, пикетларсыз үз фикереңне кайда әйтеп була соң? Ялгыз пикетка чиратларны тыю булсынмы, башкасымы, бу халыкны ишетергә теләмәү, аңа колак салмау, халыктан аерылган булуны аңлата. Канун өлгесе халыкның авызын томалау өчен эшләнгән эш. Бу хәләткә китерәчәк. Мондый вакытта әйтмичә чыдап буламы соң, урам чараларына барыбер чыгачакмын", диде Галишан Нуриәхмәт.

Ялгыз пикет – бер кеше катнашындагы протест чарасы. Русия канунына күрә, аны уздыруга хакимият рөхсәте кирәкми.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG