Accessibility links

Миңнехановтан чүп яндыру корылмасына бәйле очрашу таләп итеп пикет узды


Наилә Латыйпова
Наилә Латыйпова

Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы чыгучылар Татарстан президенты белән очрашуны таләп итеп бер кешелек пикет уздырды. Активистлар Татарстан президенты белән очрашып аңа чүп яндыру корылмасына кагылышлы сораулар бирергә тели.

4 февральдә Татарстан хөкүмәте йорты каршында пикетка чыккан активист Наилә Латыйпова, Татарстан президентына мөрәҗәгать итеп, "Чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылар: Рөстәм Нургалиевич, без очрашырга һәм сөйләшергә әзер, кайда һәм кайчан?", дигән шигарь күтәреп торды.

Наилә Латыйпова Азатлыкка үзләренең чүп яндыру корылмасы төзелүгә каршы булуларын һәм моңа альтернатива итеп чүпне аерым җыюны оештыруны таләп итүләрен җиткерде.

Пикетчы Татарстан президенты белән очрашуда Миңнехановка корылма төзелгәч халыкның агулануын, кырылуын нинди күзләр белән карап торыр идегез, дигән сорау бирергә теләвен әйтте.

"Татарстан хакимияте безнең белән диалог урнаштырмый, безне күрмәмешкә салыша. Нигә ишетергә теләми, чөнки бу корылманы төзү зур кешеләр мәнфәгатенә туры килә. Татарстан түрәләре өчен төп мәнфәгать - акча", диде Латыйпова.

Аның сүзләренчә, Татарстан президенты активистлардан, халыктан качып йөргән кебек тоела. Корылманың төп документларын да күрсәтми. Активистлар белән очрашырга да теләми.

Латыйпова, Рөстәм Миңнеханов үз халкыннан качып халкына карата хөрмәтсезлек күрсәтә, ди.

Активист фикеренчә, Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасын төзү эше белән журналистлар, массакүләм мәгълумат чаралары якыннан кызыксынырга тиеш. "Әмма журналистлар көне-төне телевидение аша Украинада, Сүриядә хәлләр начар дип сөйли. Үзебездәге хәлләр, әйтерсең, бар да ал да гөл. Безгә үз проблемнарыбызны күрсәтергә, сөйләргә кирәк", дип саный ул.

Латыйпова түрәләрнең балалары чит илләрдә укый, байлыклары чит илләрдә, шуңа алар мондагы хәлләргә битараф дип саный. "Алар монда вахтага килеп эшләүчеләр кебек кенә. Хакимиятнең бар кайгысы - ничек итеп күбрәк акча эшләү. Алар халык турында уйламый. Түрәләр халыкны куллана гына. Әмма безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга монда яшисе бар. Безнең эккологик яктан чиста урында яшисе, чиста ризыклар ашыйсы килә", дип белдерде активист.

Бер сәгатьләп барган ялгыз пикет барышында Татарстан хөкүмәте йортыннан аның янына чыгучы булмады, бары иминлек хезмәткәрләре генә килеп аның паспорт мәгълүматларын язып алып китте.

Наилә Латыйпова чүп яндыру заводына каршы алга таба да көрәшәчәкләрен, пикетлар, каршылык чаралары уздырачакларын белдерде.

XS
SM
MD
LG