Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына кайбер пикетларны митинг дип танучы канун өлгесе кертелде


Уфада тарихи биналарны яклып узган пикет, март, 2020 ел.
Уфада тарихи биналарны яклып узган пикет, март, 2020 ел.

“Бердәм Русия” депутаты думага митинглар уздыру кагыйдәләрен кырыслатучы ике канун өлгесе тәкъдим итте.

“Бердәм Русия” әгъзасы Дмитрий Вяткин бер-берсен алыштыру юлы белән уздырыла торган ялгыз пикетларны митинг дип танырга тәкъдим итә. Бу турыда канун өлгесен ул думага кертте. Депутат шулай ук кешеләрнең җәмәгать урыннарында күпләп хәрәкәт итүләре дә митинг дип танылырга тиеш дип белдерә.

Вяткин митинглар уздыру кагыйдәләрен кырыслатучы ике канун өлгесе әзерләгән. Беренче документ киңкүләм чараларны ашыгыч оператив хезмәтләр бинасы янында уздыруны тыя (эчке эшләр министрлыгы, ФСБ идарәләре һ.б.), бу аларның эшләрен туктатуга китерергә мөмкин диелә. Шулай ук хакимияткә кайбер очракларда бу акцияләрне уздыруны тыюга хокук бирелә, мәсәлән, “гадәттән тыш хәл, террорлык гамәле яки аның килеп чыгуына реаль куркынычы булганда” диелә документта.

Депутат берничә кеше бер-берсен алыштырып катнаша торган ялгыз пикетларны митинг дип танырга кирәк дип белдерә. Аның фикеренчә, кешеләр җәмәгать урынында бергә җыелып торса, яки җыелып каядыр барса, бу да митинг дип саналырга тиешле.

Моннан тыш, киңкүләм чараларда эшләүче журналистларга бу чарада катнашу һәм аны оештыруны тыю да күздә тотыла.

Икенче документта митингларны финанслау чыганаклары чикләнә. Аерым алганда, митинг оештыручыларга чит ил оешмалары һәм ватандашларыннан акча алырга ярамый, шулай ук 16 яшьтән яшьрәкләрдән, аноним хәйриячеләрдән, теркәлүенә бер ел узмаган юридик затлардан финанс ярдәм алу тыела.

XS
SM
MD
LG