Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урда"ның 750 еллыгы милли үзаңны күтәрер иде"


"Алтын Урда һәм Кара диңгез буе. Чынгыз империясе сабаклары" күргәзмәсе ачылышында, 2 апрель 2019
"Алтын Урда һәм Кара диңгез буе. Чынгыз империясе сабаклары" күргәзмәсе ачылышында, 2 апрель 2019

Быел Алтын Урда оешуга 750 ел тулу билгеләнә. Татарстанда бу уңайдан аерым чаралар каралган, тик зур активлык сизелми. Хакимият киләсе елда билгеләнәчәк ТАССРның 100 еллыгына күбрәк әһәмият бирә сыман.

Татарстанда Алтын Урданың оешуына 750 ел тулуын киңрәк билгеләү турында ике ел элек Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан уздырылган халыкара фәнни конференциядә игълан ителде. Датасы тирәсендә бераз бәхәсләр куерып алды, мәсәлән, ник Алтын Урданың оешу елы дип 1269 ел алына, моңа кадәр дә Алтын Урда дәүләте булган дигән тарткалашулар булды, әмма ахыр чиктә галимнәр бу ел белән килештеләр.

Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләү турында Татарстан хөкүмәте карары да бар. Татарстанда бу нисбәттән чаралар узарга тиеш, әмма киң җәмәгатьчелек белән, масштаблы рәвештә уздырылачак бәйрәмнәр дә, тантаналар да күренми. Шулай да Алтын Урдага багышланган күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, халыкара форумнар планлаштырылган.

Мисал өчен, 2 апрель Казан Кирмәнендәге "Манеж" күргәзмәләр залында "Алтын Урда һәм Кара диңгез буе. Чынгыз империясе сабаклары" күргәзмәсе ачылды.

"Русия тарихын дөрес итеп күрсәтү өчен Алтын Урда тарихын күрсәтү кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

Күргәзмә Алтын Урда чоры мәдәниятенә багышлана һәм алтын, көмеш, фарфордан эшләнгән бизәнү һәм туклану әйберләре, кием-салымнар, тәңкәләр, архитектура детальләре, кабер ташлары, барлыгы 600 экспонаттан тора. Күргәзмә әйберләре Әстерхан, Таврида, Бакчасарай, Ялта, Воронеж шәһәрләре, Эрмитаж, Дәүләт тарих музее, Мәрҗәни исемендәге фонд һәм Беларус милли музее кебек барлыгы тугыз музейдан алып киленгән.

Тарихчы галим Дамир Исхаков күргәзмә ачылышында Азатлыкка, Русиядә Алтын Урда турында, алар кыргый һәм күчмә тормышта яшәгән дигән ялгыш караш киң таралган булуын әйтте.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Әмма без бу күргәзмәдә цивилизацияне күрәбез. Һәм ул бик күпкырлы. Мисал өчен, бер залда канализация элементлары күрсәтелгән. Алтын Урдада Европадагы кебек пычрак суны халык өстенә түкмәгәннәр, ә канализация аша агызганнар.

Кабер ташлары да шул кадәр матур итеп эшләнгән, бу исә шушы өлкәдә эшләүче белгечләр булуын исбатлый. Көмештән, алтыннан ясалган бизәнү, көнкүреш әйберләре дә бик бай мәдәниятне күрсәтеп тора.

Алтын Урда чорына караган канализация элементлары
Алтын Урда чорына караган канализация элементлары

Бу күргәзмәне карап чыккач, Алтын Урда дәүләте - ул шәһәрләр дәүләте һәм цивилизацияле җәмгыять булган дигән фикергә киләсең", диде галим.

Русия тарихын дөрес итеп күрсәтү өчен Алтын Урда тарихын күрсәтү кирәк

Исхаков сүзләренчә, күргәзмә экспонатлары Эрмитаждан китерелгән, димәк урысларга да бу әйберләрне карау мөмкинлеге бар һәм алар урысларга Алтын Урданың нинди дәүләт булганлыгын аңларга ярдәм итәр ала, диде ул.

"Алтын Урда мәдәнияте урысларга да йогынты ясаган. Урыслар шул мәдәният эчендә 300 ел яшәгән һәм бу дәүләтнең йогынтысы астында күп нәрсәне үзләренә дә алганнар. Моны уртак байлык дип тә карарга була.

Русия тарихын дөрес итеп күрсәтергә уйласаң, бу әйберләрнең барысы да тарихта күрсәтелергә тиеш, дип белдерде Дамир Исхаков.

Күргәзмәдәге алтыннан ясалган аш-су җиһазлары
Күргәзмәдәге алтыннан ясалган аш-су җиһазлары

Күргәзмә ачылышында Эрмитаж мөдире Михаил Пиотровский, Татарстаннның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия музейлары берлеге вәкилләре катнашты. Күргәзмә 6 октябрьгә кадәр эшләячәк.

4 апрельдә исә "Алтын Урда һәм урта гасыр глобализациясе" дигән түгәрәк өстәл узачак. Ә 25-26 июньдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Алтын Урда халыкара форумы уздыра. Казанга Русия төбәкләреннән, Финляндия, Маҗарстан, Румыния, Британия, АКШ, Урта Азиядән 100гә якын тарихчының килүе көтелә. Бу – академик чара. Аның инде абруе да бар, төрле билгеле галимнәрнең Татарстанга җыелып, татар өчен бик мөһим булган тема – Алтын Урда хакында сөйләшүе зур әһәмияткә ия. Зур империя мирасына ия булырга теләүчеләр күп, әмма Татарстан галимнәренең бу нигездә алып барган эшләре алдынгы булып санала.

Тарих институтының Алтын Урда бүлеге җитәкчесе, тарихчы Илнур Миргалиев Азатлыкка татар дәүләтенең 750 еллыгын фәнни форум буларак оештырылуы мөһим дип сөйләде.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

"750 ел элек булган корылтай турында бәхәсләр юк, ул чыннан да 1269 елда булган. Тарихи чыганакларда бу бар. Без Алтын Урданың чын-чынлап бәйсез империя булуын шул датадан саныйбыз. Аны шул ук вакытта башка империяләр дә таный башлый. Төрле фикерләр, бәхәсләр бар, бу – гадәти күренеш. Галимнәр фәнни конфренцияләрдә Алтын Урдага кагылышлы төрле карашларын җиткерә икән, ачышлар ясый икән, бик яхшы. Алтын Урда тарихына багышланган форум әнә шуның өчен менә дигән мәйдан. Галимнәрнең бер урынга җыелып дискуссия оештырып, киңәшләшеп эш итүе аркасында татар өчен бик мөһим тема алга чыгарыла. Без Алтын Урда чорын өйрәнүнең алга китүен телибез. Дөньяда танылган галимнәрне Татарстан җыя икән, бу да зур әйбер.

XXI гасырда яшәсәк тә, бу теманы кара төскә буярга тырышу һаман да бар

XXI гасырда яшәсәк тә урта гасыр татардан дошман ясау, бу теманы кара төсләргә буярга тырышу һаман да бар. Бу гыйлем, мәгълүмат җитмәүдән килә. Әмма фәнни конференцияләр үз эшен эшли. Гыйлем дөньясында татарга да, урыска да, начарына яки яхшысына бүленеш юк. Бу башка өлкәләргә дә күчәр дип өметләнәм. Аеруча кинематография өлкәсендә бу теманы яктыртканда алтын уртаклык кайчан да булса табылыр дип өметләнәм", дип сөйләде ул.

Илнур әфәнде тарихчылар үз эшен эшли, әмма алар фәнни конференцияләр, форумнар белән генә чикләнү дөрес түгел дигән фикердә. Алтын Урданың 750 еллыгы фәнни кысалардан чыгып халык арасына үтеп керергә тиеш дип сөйләде ул.

Татарстан хөкүмәте Алтын Урданың 750 еллыгы хакында министрлыкларга, төрле идарәләргә хатлар юллаган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз чиратында шулай ук мәктәпләрдә бу хакта чаралар уздырырга мөмкин дигән киңәш хатлары юлланган. Дөрес, моны төрлечә кабул итүчеләр бар. Кайбер матбагалар моны татар тарихын көчләп тагу дип бәяләде.

Алтын Урданың 750 еллыгы халыкның милли үзаңын күтәрер иде

"Татарстан мәктәпләрендә болай да татар тарихын өйрәнү юк диярлек. Алтын Урда дәүләтенең оешуы турында сөйләргә тәкъдим итүне ниндидер куркыныч эш итеп бәяләргә тырыша кайбер көчләр. Татар тарихы мәктәпләрдә сөйләнергә тиеш түгелме? Татарстанда татар тарихын белергә, профессиональ тарихчыларның фикерләрен укучылар белмәскә тиешме? Мәктәп аерым бер дөнья түгел бит, балалар да кызыксына, ата-аналар да өйрәнергә, белергә тели. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә нинди хат юллаганын мин төгәл белмим, әмма тарих укытучылары урта гасыр тарихын өйрәнгәндә Алтын Урда турында күбрәк сөйлисе килә икән, Тарих институты ул тарихның кыска тезисларын төзеде. Ул ярдәмчел бер әсбап, кем тели, шул ала да укый. Татар тарихы бөтенләй укытылмый бит, укучы кызыксына икән, укытучы шуны кулланып аңлата ала. Минем дә бала укый, мәсәлән, укытучыларның бер дәрес булса да балаларга Алтын Урданы аңлатканын теләр идем. Алтын Урданың 750 еллыгы милли үзаңны күтәрер иде, моның өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланырга кирәк", дип сөйләде ул.

Татарстан Мәдәният министрлыгы төрле иҗади берләшмәләргә Алтын Урданың 750 еллыгы нисбәтеннән чаралар уздыру кирәклеге хакында хат юллаган. Татарстанның рәссамнарының күргәзмәсе оештырылуы көтелә. Азатлык кайбер рәссамнарның бу темага рәсем сериясен әзерләве хакында язды. Татартстан Язучылар берлеге тарафыннан түгәрәк өстәл уздырылу көтәлә, әмма төгәл даталары әлегә билгеле түгел.

Узган ел Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгына "Идегәй" спектаклен яңартып сәхнәләштерүен сорап хат язган иде. Камал мөдире Илфир Якупов быелгы планга ул кермәде диде.

Илфир Якупов
Илфир Якупов

"Ул хаттан, мөрәҗәгаттән хәбәрдарбыз, әмма быел андый спектакль сәхнәгә чыкмаячак. Без өлгермибез, гастрольләр дә шактый, планда башка спектакльләр дә бар. Әмма "Идегәй" кирәкме? Һаман бер үк әсәргә терәлеп калабыз. Бу темага алынырлык драматурглар күренми. Камалда аерым бер датага арнап әсәр язу уңыш китерми. Элек өстән план төшерү бар иде, заказ бар иде, хәзер андый заман түгел бит. Драматурглар, режиссерлар үзләре өлгерми икән, Алтын Урда турында "заказ"га яздыру мөмкин түгелдер. Алтын Урда турында драматургия әсәре килеп чыга икән, менә дигән спектакль чыга ала. Датага туры китереп эшләү әсәрне үтерергә мөмкин, тарихтан ваз кичә дә ала тамашачы. Тарихны тәмле итеп тәкъдим итеп яраттыра да белергә кирәк", диде Азатлыкка Илфир Якупов.

Казакълар Алтын Урда турында кинофильмнар төшерде, шул рәвешле алар халыкның үзаңын да күтәрә, тарихтагы эзен дә билгеләп куя. Татарлар да бүгенге көндә популяр булган Алтын Урда темасына мөрәҗәгать итеп, үзләренең гайрәтле үткәнен күрсәтә ала. Әмма моның өчен хакимиятнең яки "Татнефть", "Түбәнкаманефтехим", "ТАИФ" кебек ширкәтләрнең спорт темасыннан бераз арынып, һуманитар өлкәгә дә акчасын кызганмавы кирәк. Галимнәрнең фәнни эшләрен популярлаштыру нисбәтеннән Алтын Урда кебек империя турында кыска, әмма аңалаешлы видеоматериаллар эшләп тә була. Андый видеолар YouTube каналлары аша яшьләр арасында бик актив тарала. Федераль үзәктә татарларга ишарә итеп "Злой Тугарин" кебек мультфильмнарга да "Татармульфильм" оешмасы үз мультфильмнарының сценарийларын язып төшерә ала иде. Кайбер сынчылар исә Казанда атлы татар ханына һәйкәл кую турында хыяллана. Алтын Урданың 750 еллыгы моның өчен уңайлы форсат була ала.

XS
SM
MD
LG