Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар тарихын урыс чыганакларыннан өйрәнеп булмый"


Әлфрид Бустанов

Петербурдагы Европа университеты галиме Әлфрид Бустанов Русиядә ислам белән бәйле тарихи урыннар, биналар юкка чыга, кайбер очракта ваемсызлык аркасында, каядыр бу махсус эшләнә ди. Галим КФУга гына өметләнмәскә, татар исламы ядкәрләрен өйрәнүчеләрне үзебезгә тәрбияләргә кирәк дип саный.

― Әлфрид әфәнде, Русиядә ислам мирасы никадәр өйрәнелгән? Аны өйрәнүче галимнәр күпме? Татар исламы белән бәйле иң борынгы ядкәр дип нәрсәне әйтеп була?

― Ислам мирасы – киң төшенчә. Моңа төрле милләтләрнең төрле шартларда барлыкка килгән, иҗат ителгән, төзелгән ядкәрләре керә. Татар халкының мирасына килгәндә, әлбәттә, безнең милләт мирасы ислам дине, ислам мәдәнияте белән бәйле. Иң зур һәм билгеле булганнарына килгәндә, бу беренче чиратта мәчетләр, мәдрәсәләр, мәшһүр кешеләр, дин әһелләре яшәгән йортлар яки аларның тормышлары белән бәйле биналар. Икенчедән, язма мирас. Ни дисәң дә татарлар – элек-электән китаплы халык. Күп кеше укый, яза белгән, укый белмәсә дә, язган әйберне кадерләп тоткан.

Әгәр без Алтын Урданы татар дәүләте буларак карасак һәм татар халкының төп нигезе дип санасак, аннан калган ядкәрләрне иң борынгы дип әйтеп була. Мәсәлән, ханнар белән бәйле истәлекләр, аларның ярлыклары, ханнар заманында төзелгән мәчетләр. Болгардагы XIII гасыр уртасына караган Җәмигъ мәчете – татар ислам мәдәниятенең безгә билгеле булган иң беренче ядкәрләренең берсе. Монда, әлбәттә, таш язмаларны да искә алырга кирәк. Аларның тарихы шулай ук XIII гасырдан башлана. Шушы ук комплекска акча, тәңкәләр да керә. Алтын Урда акчалары төрле, алар нык күп. Алар да ислам мәдәниятенең бер өлеше.

― Cез Идел-Уралда гына түгел, Кавказ якларында да бик күп йөрисез. Андагы ислам дөньясын да өйрәнәсез. Күзәтүләрегез нигезендә нәрсә әйтә аласыз? Идел-Урал төбәге белән Кавказда ислам мәдәнияте ни дәрәҗәдә сакланган һәм никадәр кадерләнгән?

― Мәгълүм булганча, татар халкының милли мирасы, ядкәрләре Якутски, Япониядән башлап, Һелсинки, Истанбул, Әнкара кебек төрле төбәкләргә кадәр сибелгән. Алар ниндидер диаспора калдырган тарихи ядкәрләр түгел, бу – күп буыннар калдырган тарихи ядкәрләр. Кавказга килгәндә, монда урын таррак. Таулар иле бит, алар татарлар кебек сибелеп яшәми. Шуңа күрә тарихи ядкәрләрнең сакланышы белән бәйле эшләр безгә караганда яхшырак. Аларны андагы иске тарихи мәчетләрдә дә күреп була. Биналары иске булмаса да, алар эчендәге элеккеге борынгы мәчетләрдән калган ниндидер иске элементлар еш очрый.

Дагыстан халкы мирасы безнекенә караганда әйбәтрәк сакланган

Дагыстанда мине иң гаҗәпкә калдырганы шул: аларда кулъязма мираска булган игътибар һәм аның сакланышы искитәрлек дәрәҗәгә куелган. Анда таулар арасындагы нинди генә авылга керсәң дә, бик борынгы кулъязмаларны табып була. Гаҗәп, күрәсең дә, ничек саклаганнар соң дип аптырыйсың! Нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, үз китапларын саклап калырга тырышканнар. Дагыстан халкы шуның белән бәхетле. Бер яктан, аларның мирасы безнекенә караганда әйбәтрәк сакланган, икенчедән, төрле факторлар аркасында аларда шушы гарәп телле китап мәдәниятен өйрәнүчеләр безгә караганда күбрәк һәм тәҗрибәлерәк. Шуңа күрә анда ислам мәдәниятенең сакланышы да, өйрәнелү дәрәҗәсе дә югарырак.

Бездә исә эш итәргә авыррак, чөнки, әйтүемчә, ислам ядкәрләрен өйрәнәм дисәң бик күп сәяхәт итәргә кирәк. Башкортстаннан бер кулъязма китертәсең, аннары Себергә кайтасың, анда XVII гасырга карый торган ниндидер тагын бер тарихи ядкәр табасың. Әмма милли мәдәниятнең сакланышы никадәр начар дисәм дә, халык арасында һаман тарихи ядкәрләр табыла тора. Аларны ничек саклап калганнар? Ядкәрләрне репрессия вакытында да, сугыш, ачлык чорларында да юкка чыгармаган каһарманнар булган. Азмы-күпме гаиләдә барыбер нәрсә дә булса табыла һәм татар халкының тарихында яңа сәхифәләрне, билгеле булмаган моментларны ачыкларга ярдәм итә. Боларны барысын да аерым институт яки фәннәр академиясе дә дистә еллар буена өйрәнеп бетерә алмас кебек.

― Идел-Урал төбәгендә ислам белән бәйле мирасның начар саклануы биредә яшәүче мөселманнарның озак еллар дәвамында күзәтү, басым астында яшәвенә, махсус юк итү сәясәте корбаннары булуына бәйлеме?

Кешеләр ядкәр сатып акча эшләргә тели

― Монда иҗтимагый процесс зуррак роль уйныйдыр. Шәһәрләшү, кече миграция дә тәэсир итми калмагандыр. Кешеләр белән бергә китаплар да күчеп йөри, таушала, югала. Шуңа күрә күп кенә ядкәрләрне табуы авыррак. Дагыстанда тагын шунысы да бар. Хәзер бит инде акча дәвере һәм күп очракта кешеләр, мәсәлән, хаҗга баралар, ниндидер башка эшләр беләп гарәп илләренә китәләр. Алар шунда сату өчен үзләре белән тарихи кулъязмаларны да ала. Менә бу юл белән күп кенә ядкәрләрнең эзе юкка чыга. Безгә дә мондый күренеш хас. Мәсәлән, кешенең туганнарында ниндидер ядкәрләр калган ди, алар аны иске-москы дип ташламый, әмма кеше еш кына аларны сату ягын карый. Алар сатудан миллионнар көтә. Безнең өчен, тарихчыларга, бу зур киртә тудыра. Алар өйрәнелми ята, ахыр чиктә сакланамы-юкмы икәне дә шик астында кала.

― Ислам дөньясы шулкадәр киң, еракларга таралган дидегез. Бу бер проблем булып тора, шулай да тагын безнең күзгә күренмәгән нинди мәсьәләләр бар? Мәсәлән, кабер ташларын, кулъязмаларны укый алган галимнәр бармак белән санарлык, алары да бик өлкән яшьтә. Татар ислам мирасы белән кызыксынган яшьләр бармы?

― Бу – бик мөһим мәсьәлә, чөнки хәзерге вакытта чынлыкта төрле вакыйгалар аркасында безнең мирасыбызны системлы рәвештә өйрәнүчеләрне әзерләү авырлашты. Мин студентларыма гарәп хәрефләре белән язылган китапларны күрсәтәм дә: "Әгәр сез Русия ислам тарихын өйрәнәсез икән, сезгә менә шушы китапларны укырга кирәк. Башка мирас, башка чыганаклар юк", дип аңлатам. Урыс чыганаклары аша ислам тарихын, татар тарихын өйрәнеп булмый. Татар тарихын өйрәнү өчен аны, беренче чиратта, татар күзлегеннән карарга кирәк.

Татар тарихын өйрәнү өчен аңа татар күзлегеннән карау кирәк

Шушы кадрларны әзерләү – бик зур пробема, чөнки ул институт рәвешендә оештырылмаган. Монда яшьләр гаепле түгел. Яшьләр арасында сәләтле һәм бу әйберләр белән кызыксынган, аны өйрәнергә теләге булганнар бар. Аларга ярдәм кулы гына сузарга кирәк. Кызганыч, моны өйрәтүчеләр күп дип әйтеп булмый. Никтер безнең өлкәнрәк буын кешеләрендә яшь буынны үстерү, аларга үз белемнәрен калдыру омтылышы бик күренми. Ә мондый кечкенә, вак мәсьәләләрдә казынып утыручыларны үстерүе бик авыр. Шул рәвешле бакыйлыкка күчкән күренекле галимнәребез белән бергә тулы бер фәнни юнәлешләр дә югала. Тел белеме белән бәйле бик зур проблем бу.

Альфред Бустанов лекция укый
Альфред Бустанов лекция укый

Бу хәлне көчебездән килгәнчә үзгәртергә тырышабыз. Ел саен җәйге мәктәпләр оештырабыз. Киләчәктә башка милләтләр арасында да татар тарихы белән кызыксынучылар булыр дип ышанасы килә. Әлбәттә, ял көннәрендә уздырылган курслар, мәчетләрдә киң җәмәгатьчелек өчен оештырылган тел дәресләре дә әйбәт. Ләкин бу гына җитми, бу юнәлештә югары белем бирү, татар тарихы белән бәйле белемнәрне саклау һәм үстерү – Татарстанның мөһим бурычларның берсе.

― Милли университет булса, мондый кадрлар системлы әзерләнер иде, әмма ул юк. Бу очракта КФУга өметләр баглап буламы? Алар бу юнәлешне үстерү кирәклеген аңлармы?

― Дөресен генә әйткәндә, моңа өмет итәргә кирәкми. КФУга бу кирәк түгел, без аны югалттык инде. Иске татар телен, тарихын белгән белгечләрне әзерләү юнәлеше алай җайлы гына университетларга кайтыр дип уйламыйм. Бәлки аның менә шушы институт буларак югалуы хәерледер дә әле. Чөнки бездә булган систем – ул совет системы. Хәзерге интернет дәверендә безгә ниндидер яңа формалар, яңа оешмалар турында уйларга кирәк. Шул ук вебинар булсынмы, шул ук модульләр булсынмы, рәсми булмаган рәвештә алып барыла торган түгәрәкләр дә була ала. Шулар аша белемне сакларга һәм үстерергә мөмкин. Моның өчен күп акча да, дәүләт көче дә кирәкми. Моның өчен фикер, эшләргә теләк кирәк.

― Ислам мирасы дигәндә кабер ташлары да күз алдына килә. Алар ни дәрәҗәдә өйрәнелгән? Галимнәрнең кайда кулы җитми һаман?

― Безнең һәр тармакта, шул исәптән бу өлкәдә дә Русия империясе вакытындагы зыялыларыбыз һәм совет чорындагы өлкән буын вәкилләре тарафыннан бик күп эш эшләнде. Без шуның белән горурлана алабыз. Бездә тулы фәнни мәктәпләр, тармаклар, традицияләр бар. Шуңа таянып эш итәбез. Фәне, тарихы, мирасы булмаган кешеләр түгелбез, бай, борынгы милләт мирасына таянып эш итәбез. Шуны истән чыгармыйк: яшь буыннарга шуны төшендереп, безнең элекке галимнәрнең мирасын аңлатып, әһәмиятен күрсәтеп яшәтергә була.

Бер яктан карасаң, тегесе өйрәнелгән, монысы өйрәнелгән, дип әйтәләр. Чынлыкта безнең максатлар бик зур һәм барасы юллар бик күп. Мәсәлән, хәзерге вакытта исламны өйрәнү хәрәкәте инде көчле дип әйтеп була. Хәзер дингә, аның тарихына, үсешенә зур игътибар бирелә. Анысы бик әйбәт. Шулай да бу хәрәкәт эчендә татар тарихы белән бәйле мәгълүмат һәм фәнни мәсьәләләр ничектер арткы планда кала. Шул ук тарихи документларны, вакыйгаларны алыйк. Алар элеккеге чорда кешеләрнең үзара ничек аралашканын күрсәтә. Аннары көндәлекләр, автобиографияләр аша мөселман шәхсиятен өйрәнергә, гомумән, шәхси тормыш белән бәйле күренешләрне тирәнтен тикшереп була. Әле без шуның белән мәшгуль. Барлык чыганаклар да гарәп имласында язылган. Бу өлкә бөтенләй өйрәнелмәгән дип әйтеп була. Моңа минем үземнең дә көч куясым килә. Шушы эшкә яшь галимнәрне дә җәлеп итәсе иде. Бу юнәлештә эш башкарыр өчен грант оттык, эш башланды.

― Интернет челтәрендә "Татар исламы ядкәрләрен максатчан рәвештә юк итәләр дигән фикер кала" дигән сүзләр әйттегез. Моны исбатлар өчен нинди мисаллар бар?

Безнең мирасны махсус рәвештә юк итү омтылышы юк түгел

― Бер яктан, бу уңайдан хискә биреләсе килә, чөнки күреп торабыз: Алтын Урда чорыннан да бер-ике тарихи бина гына калды. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына караган таш язмаларыбыз да елдан-ел юкка чыга. Безнең мирасны махсус рәвештә юк итү омтылышы юк түгел. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында тарихи күзлектән күп кенә тарихи ядкәрләрнең югалуын да истән чыгармаска кирәк. Хәзерге вакытта мин татар текстологы Зәйнәп Максудованың шәхси китапханәсенең тасвирламасын әзерләп бетереп киләм. Аның бер өлеше милли музейда саклана. Икенче өлеше – КФУ китапханәсендә. Мин баштарак шушы китаплар Зәйнәп Максудованың тулы китапханәсе дип уйлаган идем. Аннары инде аның тулы исемлеген тапкач, шунысы ачыкланды: Зәйнәп Максудованың 1980 елда үлеменнән соң китапларның 44 проценты гына төрле архив һәм музейларга тапшырылган икән. Калганнары йә сатылган, йә башка юл белән югалган. Алга таба, бәлки, аның башка коллекцияләре дә табылыр. Әмма табылмаска да мөмкин. Кешеләр моны махсус исламият мирасын юк итү максатында эшләгәннәрме? Юк дип уйлыйм. Кемдер шушы китап белән кызыксынган һәм форсаттан файдаланып үзенеке итәргә тырышкан, калган китап башка юл белән югалган. Зәйнәп ханым XX гасыр барышында татар язма мирасын саклау юлында күпме көч салды, шулай да аның үлеменнән соң, ни кызганыч, китапларының күбесе безгә килеп ирешмәде.

― Бу – бер мисал. Ә менә совет чорында Орскида Дәрдемәнд җирләнгән зират юк ителде. Мөселман зиратын җимереп, ниндидер корылмалар төзү Орскида гына түгел, күп җирләрдә күзәтелә. Яисә Пенза өлкәсендә ахун Ярулла Йосыповның утары, китапханәсе юкка чыгарылу мисалы да бар. Уфада Сатаев йортын туганнары саклый, ә шәһәр хакимияте аны тарихи бина дип кабул итәргә теләми. Бу нәрсә: ваемсызлыкмы, әллә махсус эшләнә дип әйтергә нигез бармы?

― Икесе дә бар. Бер яктан, элек-электән мөселманнарга тарихи хис хас булган. Әйтик, XVIII-XIX гасырда тарихи үзаң көчле булган. Шулай да, менә шул ук Ярулла Йосыповны алсаң, аның китапханәсе сакланмаган, яки әле билгеле түгел, чөнки аны кемдер махсус, ниндидер органнар алып китмәгән бит. Аның китапларын тормыш иптәше тараткан. Аның милләт өчен әһәмиятен аңламаган. Икенче яктан, шул ук Ярулла Йосыповның тарихи йорты белән бакчасы бар иде. Аларны инде туганнары күптән түгел үз авылдашларына сатарга мәҗбүр булган. Практик яктан карасаң, дөрес тә кебек. Ә менә милләт өчен без тарихи бинадан колак кактык. Бу очракта бернинди большевиклар гаепле түгел. Үзебез гаепле, чөнки мәгълүматны җиткермәгәнбез, йортның әһәмиятен аңлатмаганбыз. Авыл халкы аның мөһимлегенә төшенмәгән.

Дөрес, Уфадагы хәлләргә килсәк, кешеләр үзләре чаң суга башлады, тарихи бинаны, татар ислам тарихы, шәхесе белән булган йорт сакланырга тиеш дип җәмәгатьчелекне уятырга тырышалар. Берникадәр бу нәтиҗә бирде, әлегә йортлар урынында. Әмма иртәгәсе ни булыр – әйтүе авыр.

Төрле дәверләрдә дәүләтнең дә, начар кешеләрнең дә явызлыгын һәм шул явызлык аркасында безгә күпме начарлык булганын аңлап бетермибез. Элеккеге буыннарда ул күбрәк булган. Бүген исә йә сатарга, йә җимерергә, йә яндырырга булсын безгә. Кайбер мөселманнардан "Анда тарихи китаплар бар икән. Аларны кем укый алсын? Әйдәгез, аяк астында ятмасын, аларны яндырабыз", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бөтен нәрсәне яндырып барган булсак, безгә бернинди мирас калмаган булыр иде. Без хәтта үзебезнең кем икәнлегебезне дә белмәгән булыр идек.

― Соңгы арада тарихны өйрәнү, саклау кебек сүзләр ешрак ишетелә башлады. 2000 ел башындагы ялгышлыкларны хөкүмәт тарафыннан төзәтү теләге бар кебек. Нәрсәнедер җимерделәр, ләкин хәзер үкенәләр, торгызырга телиләр. Менә кешеләргә әһәмияте аңлатылмаган дидегез. Халыкның белмәве аңлашыла, кешеләрнең күбесе бүгенге проблемнар белән яши. Татарстан татар тарихына кагылышлы мирас, ядкәрләрне ничегрәк сакларга тиеш?

― Миңа калса, беренче урында ниндидер конкрет, аңлаешлы булган рәсми позиция кирәк. Татарстаннан тыш булган тарихи һәйкәлләргә карата аерым процедуралар, шартлар бар. Икенчедән, татар тарихы авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә урынын тапкан. Оренбур, Стәрлетамак, Төмән, Тубыл, Тара. Безнең Татарстанның бу юнәлештә өйрәнү эше максатчан куелмаган. Тарих сакланырга тиешлеге турында сүзләр бар, әмма аны ничек итеп сакларга? Нинди адымнар ясарга? 1990нчы елларда Тарих институты тарафыннан экспедицияләр оештырыла иде, Татарстаннан тыш булган тарихи ядкәрләр исемлеге төзелде. Менә ул эш ярты юлда калды. Тарихи һәйкәлләр, урыннар, йортлар һәм башкалар барланды, әмма сакланмады. Шулай да, бу юнәлештә суынган көчләрне алга таба да кулланып буладыр дип уйлыйм. Әлеге вакытта татар халкының үсеш стратегиясе турында сүз алып барыла. Төбәкләрдә татар халкының мирасын өйрәнүне дә шушында кертеп буладыр дип уйлыйм. Аларны гади итеп рәсмиләштерергә дә кирәк. Ул көндәлек режимда алып барыла торган ниндидер чаралар булырга тиеш. Китаплар язу, мәкаләләр җибәрү, күбрәк массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, халыкка җиткерү.

― Ислам мирасын, татар ядкәрләрен югалту нәрсәгә китерергә мөмкин?

― Чынлыкта тарих белән тел – икесе дә татар дәүләтчелегенең нигезендә ята. Алар булмаса, Татарстан да булмый. Моны гап-гади яки купшы сүзләр итеп кабул итәргә кирәкми. Чынлап та шулай. Татарстан булмаса, татар халкының яшәеше зур сынау астында калачак. Нәрсә дисәләр дә, безнең киләчәк Татарстан җөмһүрияте белән бәйле. Шул ук вакытта безнең киләчәк парадоксаль рәвештә тарих белән бәйле. Тарихсыз киләчәк булмый.​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG