Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү дәүләтенә залимлек Алтын Урдадан күчкән дию – уйдырма"


Камил Галиев

Русиядә бөтен начарлык (ришвәтчелек, залимлек һәм хәтта сүгенү) Алтын Урда чорыннан калган мирас буларак күзаллана. Бигрәк тә залимлек Урдадан килгән һәм моны дәлилләп торасы да юк дигән фикерләр күп. Тарихчы Камил Галиев моны миф ди.

Узган шимбә Казанның "Смена" үзәгендә тарихчы, журналист, Yenching Пекин университеты магистранты Камил Галиев ​"Урда залимлеге турында миф һәм татар сәяси традициясе" дип аталган лекция укыды. Анда башлыча тарихчылар, студентлар, гидлар катнашты. Анда яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Бүгенге һуманитар фикер турында

Камил Галиев сүзләренчә, бүгенге көндә Русиядә Урда мирасын бәяләү мәсьәләсендә һуманитар фикер "неандерталь" дәрәҗәсендә. "Алтын Урда Русь белән 250 ел идарә иткән, ул нинди мирас калдырырга тиеш иде соң? Бу хакта фикер алышканда без Алтын Урданың хакимият институтлары төзелеше турында сорау бирергә тиеш. Әмма әлегә монда зур кара бушлык кына күрәбез. Бу бушлык көнчыгыш залимлеге белән генә тутырыла. Имеш, башбаштак тиран, ягъни хан тимер кулы белән идарә итә. Бу образ аксиома буларак кабул ителә һәм Русиядә күпчелек тарихчылар, публицистлар карашынча, моңа бернинди дә дәлилләр кирәкми", ди Камил Галиев.

Урда ханнарының вәкаләтләре чикле булуы турында

Тарихчы Кырым ханлыгы белән бәйле язма чыганакларга сылтана, чөнки нәкъ менә әлеге ханлыкның архивлары ныграк сакланган, документлар янгыннардан һәм сугышларда исән калган, ди.

"Урда, Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләр башлыкларының, әйтик, Кырым ханнарының вәкаләтләре, Мәскәү һәм хәтта ул вакыттагы Европа дәүләтләре башлыклары белән чагыштырганда, күпкә чикле булган. Европаның күпчелек монарх дәүләтләрендә патша салымнар билгели алмагандыр, әмма сөйләшүләр алып бару, тышкы сәясәт дәүләт башлыгы өстендә булган. Ә Алтын Урдада мондый әйбер булмаган", ди Галиев.

Ул рус патшасы Федор Романовның илчесе Василий Тяпкинның Кырым ханы Морад Гәрәй сараеннан язылган хатына игътибар итә.

"Анда "чума эпидемиясе вакытында хан илче хатларын кабул иткән һәм килешүләрне үз кулы белән төзегән, элек Кырым ханнары болай эшләми иде", дип язылган. Димәк, Кырым ханы чумага кадәр карачи-бәкләр (ырулар башлыклары) һәм корылтайдан тыш, илче хатларын укый алмаган, башка дәүләтләр җитәкчеләре белән хат языша һәм илчеләрен кабул итә алмаган. Әмма чума вакытында, ягъни ниндидер экстремаль хәлләрдә мондый хокуклар да алган. Хатлар язу хокукы башка аристократларда – ханның апалары, абыйлары, уллары һәм баша туганнарында булуы турында тарихи документлар бар. Шулай ук хан белән гади кешеләрнең мәхкәмәләшүе, хәтта җиңеп чыгулар турында да мәгълүматлар бар", дип сөйли Камил Галиев.

Камил Галиев лекциясендә
Камил Галиев лекциясендә

Ул бу уңайдан тагын бер мисал китерә. 1737 елда баш күтәргән башкортлар үзләренең башлыгы итеп казакъ ханы Әбелхәерне чакыра һәм аңа берничә таләп куялар. Шул исәптән, Әбелхәергә башкорт ырулары башлыкларына күрсәтми генә башка дәүләт җитәкчеләренә хат язу хокукы бирелми.

"Урда ханлыклары конституцион берәмлекләр булган. Хан хакимияте чикле, ул карачилар фикере белән ризалашырга мәҗбүр. Шул исәптән, сугыш мәсьәләләрендә дә. Әгәр ыру башлыклары сугышка каршы була икән, хан берни дә эшли алмый. Шулай итеп, Алтын Урдадан соң барлыкка килгән ханлыкларда хакимият XVII гасырдагы Мәскәү патшалыгы хакимиятенә капма-каршы булган. Урда йогынтысы булган очракта да, ул бары тик конституцион гына була алыр иде", диде лектор.

Мәскәү дәүләтенең Урдадан ниләр алуы турында

Чынлыкта Мәскәү дәүләте Алтын Урдадан дипломатик церемониал һәм халыкара эшләрне алып бару тәҗрибәсен алган.

"XVI-XVII гасырларда Төньяк-Көнбатыш Европа илчеләре Русиягә килгәч, Мәскәү хөкүмәтенең үз өстенә бөтен чыгымарны алуын күреп хәйран калган. Европада ул вакытта ничек булган? Француз патшасы Рим империясенә илчелек җибәрә икән, чыгымнарны француз патшасы күтәрергә тиеш булган. Төркия яки Урдада исә башка төрле күзаллаулар. Аларда кунактан түләтү – оят. Рус илчеләре Европага килгәч, җирле хакимиятнең чыгымнарын күтәрмәүләрен күргәннән соң ничек ачулары чыгуын күз алдына китерәсездер", ди Камил Галиев.

Алтын Урда сәяси төзелешеннән бүген ниләр алып булу турында

Камил Галиев фикеренчә, хәзерге вазгыять, әлбәттә, башка, әмма Алтын Урданың сәяси төзелешеннән бүген дә кайбер төшенчәләрне һәм күренешләрне алырга мөмкин. Беренчедән, бу хакимияткә чикләр билгеләү ди тарихчы. Икенчедән – плюрализм һәм, өченчедән – сайлап куелган вәкилләр идарәсе. Болар иң мөһимнәре, ди Галиев.

Русиядәге "азиатчина" турында

Лекторга "Русиядә һаман да залимлек Азиядән, Көнчыгыштан килгән дип санала, "азиатчина" төшенчәсе бар, нишләп мондый стереотип һаман яши?" дип сорадылар.

Галиев сүзләренчә, бу фикер хәзер бераз үзгәрә. "Каян киләме бу әйбер? Геродот вакытларыннан ук. Ул беренчедән булып демократия Грециядә хөкем сөрә, ә деспотизм бары тик Азиядә генә дип әйткән. Бу китаплардан китапларга күчә. Фарсы дәүләтен генә алыйк, анда корылтайлар XVIII гасырга кадәр уздырылган. Барысын да Көнчыгышка гына кайтарып калдыру җиңел. "Обыкновенное чудо" фильмын хәтерлисезме? Анда патша тылсымчыны һәм үзенең хатынын агуларга омтыла. Бу ниятен ул бабасының каһәр суккан геннары һәм түтәсенең начар геннары белән аңлата. Русиядә фикер алышу да шушы модельгә нигезләнгән. Безнең бөтен бүгенге бәлаләрдә авыр балачак, ягъни Алтын Урда гаепле", дип нәтиҗә ясады Камил Галиев.

Кытай мөселманнары турында

Камил Галиев Пекинның Yenching университетында укый. Аннан Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүе, тәрбия бирү үзәкләренә ябылулары турында да сорадылар. Әмма ул "минем әле Кытайга кайтасым бар", дип җавап бирүдән баш тартты.

Бүгенге федерализм турында

Азатлык Камил Галиевтан Русиядә бүгенге федерализмга бәя бирүне, мондый дәүләт төзелешенән киткән очракта, татар, башкорт, удмурт, мари кебек халыкларга ни булыр, ни өчен Мәскәү либераллары, оппозиция вәкилләре федерализмны якламый дигән сораулар бирде.

Тарихчы бу хакта сөйләгәндә Омскины мисал итеп алды. "Омски өлкәсе бар. Анда җитештерү дә яхшы гына, сәнәгате дә үсештә. Ләкин ул тулысынча диярлек мәскәүләр кулында, бөтен нәрсәне алар сатып алып бетерде. Башта бөтен табышны Мәскәүгә озаталар, аннары Виргин, Норманд утраулары кебек оффшорларга җибәрәләр. Нәтиҗәдә илнең эре сәнәгать үзәге бөлгенлектә. Әгәр мондый тенденция дәвам итсә, бу Татарстанга да килеп җитәчәк.

Либералларга килгәндә, бездә колониаль модель хөкем сора, Мәскәү либераллары моннан үзләре дә файда күрә. Алар өчен бу бер дә начар түгел, шуңа күрә федерализмны якларга атлыгып тормый," диде Камил Галиев.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG