Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урда архитектурасы элементларын заманча биналарда кулланырга кирәк"


Казандагы "Алтын Урда һәм Кара диңгез" күргәзмәсеннән

Тарихчы Искәндәр Измайлов Алтын Урда шәһәрләре Европаның ул чордагы шәһәрләре белән тиңдәш булган ди.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, Алтын Урда цивилизациясе дала, күчмә халык империясе булмаган. Татар дәүләтендә урбанизация көчле булган, мәдәнияте шәһәрләрдә оешкан. Урданың йөздән артык каласы була. Күчмә халык белән чагыштырганда, утрак тормышта ун тапкыр күбрәк кеше яшәгән. Мәсәлән, Сарай шәһәре Лондоннан ике тапкыр диярлек зуррак булган ди ул. Азатлык тарихчы белән Алтын Урда шәһәрләре турында сөйләште.

— Алтын Урда шәһәрләре башка урта гасыр калаларыннан нәрсәсе белән аерылып торган?

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Алтын Урда шәһәрләрен монгол хакимияте барлыкка китерә. Бу күп кенә башка урта гасыр шәһәрләреннән шуның белән аерылып торган. Төньяк Евразия җирләрен яулап алганнан соң, империя турында тиз арада мәгълүмат таратуны кайгыртканнар. Моның өчен “джама” – ямы дип аталган тулы бер систем булдырыла. (Соңыннан аны Русия империясе куллана. “Ямская гоньба” дип атала башлаганын беләбез. Мәгълүмат җиткерү Мәскәүдән алып территория чигенә кадәр барып җиткән). Бу юллар аша кәрваннар хәрәкәт итә башлый. Алтын Урда һәм Монголия империясенең шәһәр структурасын торгызуда XIII гасырда бердәм Монгол империясенә Кытай, шулай ук Төньяк Евразия, Дунай җирләре керүе зур роль уйный. Моңа кадәр төрле таможня түләүләре, тарифлар булса, Бердәм Монголия империясе чорында таварлар тоткарлыксыз тарала ала. Бу юл буенча Кытайдан, Көньяк диңгез илләреннән ефәк, фарфор, чәй, тәмләткечләр Европага китә башлый. Европадан исә көмеш килә. Монголларга кадәр Көнчыгыш Европада көмеш бөтенләй булмаган. Ә көмеш тәңкә – Алтын Урда чорының иң еш очрый торган археологик табылдыгы. Беренче ханнар чорында ук Болгарда үз тәңкәләрен коя башлыйлар. Көмеш каян килгән соң? Көмеш бары тик кәрван юлы аша Европадан гына килә алган. Шуның белән күп шәһәрләрдә үсеш башлана. Башта алар сәяси үзәкләр, соңрак сәүдә мәркәзләре буларак калкып чыга. Монда халыкара гына түгел, эчке сәүдә белән дә шөгыльләнгәннәр. Идел буе Болгарыннан түбән Идел буена агач, икмәк килгән. Нәтиҗәдә, XIV гасыр башында Алтын Урданың бөтен территориясе буенча урбанизациянең кискен үсеше күзәтелә.

— Алтын Урда шәһәрләренә багышланган фәнни җыенда нәкъ шушы мәсьәләдә бәхәс барды. Шулай да, Алтын Урда күчмә халык империясе булганмы, әллә шәһәрләр төзегән цивилизацияме?

Алтын Урда цивилизациясенең мәдәният үзәге булып шәһәр торган

— Идел һәм Урал буенда утрак халыкның саны 2,5-3 миллионга җиткән. Моңа әле Кырымның көньяк ярын, урыс кенәзлекләрен санасаң, утрак тормышта яшәүчеләр 10 млн кеше булган. Ә күчмә халыкның саны бер миллионнан артмаган. Беркайчан да. Ягъни 10:1 дигән сүз. Ничек инде Алтын Урданы дала яки күчмә халык империясе дип атарга була? Юк, әлбәттә. Алтын Урда цивилизациясенең мәдәният үзәге булып шәһәр торган. Монда яңа мәдәният барлыкка килә. 14 гасырда ислам дине таралып, дәүләт диненә әверелә. Һәм яңа ислам-төрки цивилизациясе формалаша.

Сарай-Бату шәһәре урынын казыганда табылган корылма
Сарай-Бату шәһәре урынын казыганда табылган корылма

— Без бүгенге шәһәрләрнең ничек яшәгәнен беләбез. Аның барлыкка килүе ниндидер җитештерү, сәнәгать белән бәйле. Ә урта гасырларда бу мәсьәлә ничек хәл ителгән? Шәһәр булдыру карары ни рәвешле кабул ителгән?

— Шәһәрләр хан кушуы белән барлыкка килгән. Ләкин ялан далада түгел. Әйтик, Сарай шәһәре Идел буенда уңайлы җирдә төзелә. Чөнки Көнчыгыштан кәрваннар килгән. Кичү урыннары, кәрван тукталышлары – биредә беренче тапкыр инфраструктура формалаша башлый. Соңрак бу кәрваннарда сәүдә, икътисади хезмәт күрсәтү арта башлый. Шунда ук хан тукталу урыны була. Биредә югары шәһәр халкына хезмәт күрсәтә торган һөнәрчелек структурасы корыла.

— Ә Алтын Урда шәһәрләре ни дәрәҗәдә тиз үсеш алган?

— Шәһәрләрдә белем алу утарлары, сәүдә һәм һөнәрчелек үсеш ала. Архитектура һәйкәлләре, мәчет, мәдрәсә, мунча кебек җәмәгать биналары барлыкка килә. Авыл җирлегендә мәчетне мәхәллә тота. Әмма шәһәрдә таш кирпечле мәчетне карап тоту өчен зур акча таләп ителгән. Мәчет янында мунча, хастаханә, мәдрәсә булган. Бар да мәчетләр өчен вакыфлар вазифасын үтәгәннәр. Нәкъ менә биредә дин әһелләре өчен акча туплау оештырылган. Һөнәрчелек кварталы, цех оешмасы формалаша башлый.

Археологик яктан Болгар Алтын Урданың башка шәһәрләренә караганда яхшырак билгеле. Җәмигъ мәчете, төрбә системы һәм мунча бар. Алар барысы да әлеге шәһәрнең гадәти Көнчыгыш шәһәре булуын күрсәтә. Башка халыкларга йогынты ясаган махсус мәдәният формалашкан. Бу чорда чуен казаннар ясый башлыйлар. Урыс һөнәрчеләре казаннарны җиздән ясаган. Алар нык чыдам булмый. Идел буена Үзәк Азиядән, Кытайдан яңа технологияләр килеп кергәч, чуен казаннар башка төрләрне кысрыклап чыгара. Бернинди мөселман, татар йортын мондый казаннарсыз күз алдына китереп булмый. Урыс мичләре шактый соң барлыкка килә. Йортның җылыту системы Үзәк Азиядәге кебек яшерен була. Ул урыс миченең җылыту системыннан аерылып торган. Үзенең аз чыгымлы булуы белән. Ягарга утын азрак киткән.

— Алтын Урда шәһәрләрен Европаның кайсы калалары белән чагыштырырга мөмкин?

Алтын Урданың ике-өч шәһәрендә 75әр мең кеше яшәгән

— XIV гасырда Лондонда 40 мең кеше яшәгән. Аларның 18 меңе даими салым түләгән, ә 20 меңе вакытлыча эшләгән. Парижда 50 мең кеше яшәгән. Түбән Идел буе шәһәрләре шактый зур булган. Сарайның үзендә халык саны 75 мең кешегә җиткән. Сарай Әл-җәдид, Болгар, Үкәк тә кечкенә булмаган. Белгород урынында булган Аккирмән, Хаҗитархан – барысында да 10-20 мең кеше яшәгән. Ә менә Константинополь, Римда 100 меңнән артык кеше көн күргән. Ләкин дөньяда мондый шәһәрләрне санар өчен кулдагы бармаклар да җитә. Ягъни бу чорда Евразиянең башка шәһәрләре белән тигезләшкән эре мегаполислар барлыкка килә.

Тагын бер параллель китерергә була. Алтын Урданың ике-өч шәһәрендә 75әр мең кеше яшәгән. Русия империясендә 100 мең кешелек шәһәрләр әле бары XIX гасыр башында гына барлыкка килә. Бары тик реформа вакытында гына аларның саны арткан. Ә 50 мең кешедән торган шәһәрләр дистәгә якын була. Без мондый дәрәҗәгә XIV гасыр уртасында ук ирешкәнбез.

— Бүгенге шәһәрләргә күз салсак, ул халык, җитештерү салымына яши. Алтын Урда шәһәрләренең яшәү системы нинди булган?

— Беренче чиратта, шәһәрләр халыкара сәүдә хисабына яшәгән. Көмеш тәңкә зур һөнәрләр барлыкка китергән, сәүдәне үстергән. Элекке Идел буе Болгар дәүләте, Болгар олысыннан түбән Идел буена ашлык һәм урман киткән. Алар, үз чиратларында, Болгарны үзендә җитештерелмәгән кыйммәтле савыт-саба белән тәэмин иткәннәр.

— Ә салымнар җыю ничек корыла?

Төбәкләрнең Мәскәүгә 70-80 процент салым түләвен истә тотсаң, "иго" дигәннәре бик җиңел һәм гади кебек тоела

— 1357 елда бөтен Монгол империясе буйлап - Сары диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр халык санын алу була. Борынгы урыс шәһәрләрендә баш күтәрү башлана. Чөнки эсхатологиядә халыкны санау кыямәт көненең килүе турында сөйли. Антихрист кешеләргә сан бирә. Бары тик Владимир һәм башка кенәзләрнең көчле басымы гына җанисәп уздырырга мөмкинлек биргән. Урыс кенәзләре табышның уннан берен генә түләгән. Хәзер төбәкләрнең Мәскәүгә 70-80 процент салым түләвен истә тотсаң, "иго" дигәннәре бик җиңел һәм гади кебек тоела.

Алтын Урдада хакимият системсыз булмый. Монда төгәл структуралы идарә системы булган. Ул дүрт хан аша, дүрт карачибәк аша корылган. Бер карачибәк тышкы сәясәт белән шөгыльләнгән. Гаскәр җыеп, сугышта катнашкан. Вәзир салым җыю белән шөгыльләнгән. Әлеге дүрт ыруг ярдәмендә идарә итү барган. Алар Кырым, Хорезм, Болгардагы зур олысларга хуҗа булганнар. Урта гасыр феодаль җәмгыятеннән берни белән дә аерылып тормаган.

Шәһәрнең яшәеше халыкара сәүдәгә бәйле булган. Һәм бу ахыр чиктә тискәре йогынты ясый. Кытайда Юань династиясе какшагач, ачлык нәтиҗәсендә халык күтәрелеше башлана, эпидемия тарала. Ахыр чиктә шәһәрләр арасында сәүдә туктала. Моңа җавап буларак, таварларны тире, күнгә, икмәккә алыштыралар. Ләкин бу бик аз була. Фарфор да, тәмләткечләр зур урынны алмаган, ләкин кыйбат торган. Шәһәрләрдә тормыш сүлпәнәя. Кара чума тарала. Хәзәр диңгезе уңдырышлы туфракларны басып китә. Үзара тарткалаш, эчке сәяси, социаль бәрелешләр шәһәр тормышының астын өскә китерә. Зур империя җимерелә башлый. Без совет империясенең ничек какшаганын, 90-нчы елларда нинди авырлыклар булуын күргән кешеләр буларак, XIV-XV гасырларда Алтын Урдада ни кадәр фаҗига булуын күзаллый алабыз.

— Алтын Урдада ничә шәһәр булган? Аның реестры бармы?

— Бар. Шәһәрләр дип атарга мөмкин булган йөздән артык археологик объект бар. Көнбатыш Европа шәһәрләреннән аермалы буларак, аларның шактый өлеше ныгытмаларсыз булган. Структурасы башка. Италия илчесенең "Ни өчен ныгытмалар төземисез?" дигән соравына татар кешесе "Диварларны курка торган кешеләр төзи, ә безгә нидән куркырга?" дип җавап кайтарган. Аксак Тимер һөҗүме башлангач, диварлар кирәк булыр иде. Хәер, икенче яктан, кайбер шәһәрләрне тар-мар итү өчен Аксак Тимергә диварлар булу да комачау итмәгән. Бу билгеле бер дәрәҗәдә тарихи очраклык. Диварлар булса, яхшырак булыр иде. Алар булмау үзе бер фаҗига.

— Бүгенге көндә әлеге шәһәрләр ни дәрәҗәдә өйрәнелгән?

— Төрле дәрәҗәдә. Якынча XIX гасыр уртасыннан өйрәнүләр бара. Соңгы елларда “Яңарыш” фонды аша програмнар ярдәмендә тикшеренүләр, музейлаштырулар булды. Шулай ук Татарстан дәүләт програмы ярдәме белән Археология институты тарафыннан Кырым, Кавказ, Себердәге шәһәрләрдә тикшеренүләр һәм музейлаштырулар алып барыла. Бу безгә карашыбызны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Мәдәниятебезгә төбәк күзлегеннән карау түгел, ә аның дөнья тарихи әһәмиятенә ия булуын күрергә ярдәм итә.

— Ә шәһәрнең архитектура стиле бүген Болгарда сакланып калган хәрәбәләрдәгечә булганмы?

Алтын Урда архитектурасы элементларын заманча биналарда кулланырга мөмкин

— Күбрәк өйрәнгән саен, Алтын Урда архитектурасы Анадолу сәлҗуклары тарафыннан формалашуы аңлашыла. Бездә сәлҗуклар белән бәйли торган төзелеш элементлары, архитектура декоры бик күп. Анадолу төрек төзүчеләре бригадалары монда эшләп, тарихи һәйкәлләр булдырган. Болгардагы Җәмигъ мәчетенең тулы аналогиясе бар. Дүрт почмакта манаралар булуы – Анадолу сәлҗүкләренең архитектурасы белән бәйле.

— Казанда архитектура чуарлыгы күзәтелә. Бер якта бурадан авыл йортлары, аның каршында хай-тек, яки барокко, эклектика стилендә төзелгән йортлар күп. Азмы-күпме мәчетләр Казанга шәрек, миллилек өсти. Алтын Урда архитектура стилен Казанга төрле детальләр аша булса да кертеп буламы?

— Татар мәдәниятен үстерү концепциясе турында күп әйтелә. Анда архитектура өлеше дә бар. Шәһәрне урта гасыр архитектурасы элементлары белән баету тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта мондый стильдә бина төзү мөмкин түгел. Заманча модерн стильле бинада аерым бер элементларны кертергә була. Үз вакытында иң яхшы архитекторлар һәм тарихчыларның берсе Сәяр Айдаров заманча көнкүреш архитектурасында төрле элементлар кулланырга тәкъдим иткән иде. Айдаров альбомнар да эшләде, аның кайбер эшләнмәләре тормышка ашты.

— Һәрхәлдә, мәчетләрдә кулланырга була.

— Әйтик, Кол Шәриф мәчетенең беренче вариантларының берсе дүртпочмаклы итеп ясалган иде. Бу урта гасыр архитектурасы традицияләренә хас булган.

— Ул вариантны Казакъстанда төзеделәр.

— Әгәр син төземәсәң, башкалар төзиячәк.

— Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтү чараларын ничек бәялисез?

— Мин тәнкыйтьләргә мәҗбүрмен. Тарих институты үз казанында кайнау белән мавыга. Юбилей идеясе тирәсендә фәнни тикшеренүләрне берләштерер урынга, автаркия белән шөгыльләнә. Даими рәвештә ниндидер белгечләр чакыралар, ләкин Казанның башка институтларыннан тарихчыларны, археологларны чакырырга ашыкмыйлар. Көндәш итеп күрәләр. Менә бу форумга Казан археологларын чакырмаганнар иде. Ни өчен шулай – белмим. Ләкин күзалауларым бар. Бу кайбер кешеләрнең тарихта аерым урын алам дип уйлавы белән бәйле.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG