Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:12

Нияз Халитнең соңгы лекциясе: "Рус архитектурасы Алтын Урда мәдәниятенә нигезләнгән, әмма моны күрмиләр"


Нияз Халит

9 август Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында галим, профессор Нияз Халитны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре соңгы юлга озатты. Азатлык аның халык алдындагы соңгы чыгышын тәкъдим итә.

Галим белән хушлашу мәрасимендә Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Русия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау Бөтенрусия җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, тарихчы Дамир Исхаков, архитектор Айвар Саттаров һәм башкалар катнашты. Алар арасында Нияз Халитнең 90 яшьлек әнисе Зөмәрә апа бар иде. Галим Биектау районы Киндери авылында җирләнде.

Нияз Халитне соңгы юлга озату
Нияз Халитне соңгы юлга озату

12 июльдә Татарстан китап нәшриятында Галим, архитектор Нияз Халитның "Казанның 1920 һәм 1960 еллар башындагы татар архитектурасы стильләре һәм формалары" ("Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов") китабын тәкъдим итү чарасы булды. Анда галим халык алдында соңгы чыгышын ясады. Бу чарада Азатлык хәбәрчесе дә булды. Галим шактый йончыган күренә иде. Хәле авыр булса да, ул чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде, ә интервьюлардан баш тартты. Азатлык аның чыгышыннан мөһим фикерләрен тәкъдим итә.

1. Татар археологиясендә Болгар чорындагы катлам өйрәнелмәгән. Алтын Урда чорындагы архитектура да кешеләрнең киң катлавына билгесез. Бу чорга караган тарихи һәйкәлләр Кавказда, Кырымда, Татарстанда һәм Төмәндә сакланган. Әмма бу турыда, белгечләрдән кала, беркем белми диярлек.

Безнең бөтен архитектура Мәскәү карашыннан чыгып өйрәнелгән

2. Безнең бөтен архитектура Мәскәү карашыннан чыгып өйрәнелгән. Төбәкләрдәге архитектура тикшерелмәгән диярлек. Рус мәдәнияте – Алтын Урда мәдәниятенең бер өлеше. Рус архитектурасы Алтын Урда чорындагы архитектура нигезендә барлыкка килә. Петр Беренче исә моны җимерә, ул ясалма рәвештә Көнбатыш мәдәнияте китереп үстерә.

Рус архитектурасы мөселман, гарәп, төрекнеке белән охшаш. Әмма чынында ул татарныкы. Руслар бина төзергә өйрәнәм дип Каһирәгә бармаган, алар өчен татар үрнәк була. Әмма Мәскәү архитектура өйрәнү мәктәбе боларны күрмәмешкә салыша. Әллә нинди юллар белән моны аңлатырга тырыша, тик татарлар гына искә алынмый. Татар архитектурасының үз теле бар, мин шуны кешеләргә аңлату максатын куйдым.

3. Татар архитектурасы мирасы тулысынча юк ителгән. Казанда бер генә корылма да калмады, аларны таратып, җимереп, яндырып, урлап бетерделәр. Хәтта кайчандыр мәһабәт шәһәрләр булып төзелгән Сарай Бату, Сарай Бәркә урынында бүген бушлык, дала.

Бар яклап та заманча булган бина да татарныкы була ала

4. Күпләр милли архитектураны бизәкләр, уксыман капка өсләре аша танып була дип уйлый. Имеш, болар булмаса, ул татарныкы түгел. Ләкин миңа карагыз – кысык күзле дә түгелмен, кәләпүш тә киеп йөрмим, әмма бу минем татар түгел дигәнне аңлатмый. Бар яклап та заманча булган бина да татарныкы була ала. Мәсәлән, Казанның Бауман урамындагы Матбугат йорты. Аның татарлыгы нидә? Бер җире дә татарныкы түгел кебек. Әмма кемнеке соң ул Русныкы дип әйтеп буламы? Матбугат йорты – бертуган Кәримовларның типографиясе, ул элек "Якупов исемендәге комбинат" дип аталган. Бу татар китап нәшрияты, анда татар китапларыннан кала берни дә бастырмаганнар. Шунда ук кибете дә булган. Бина Америка конструктивизмы өслүбендә (стилендә) ясалган.

5. Совет чорында Татарстан җирлегендә төзелгән биналар – татар архитектурасының үсеш алу очраклары.

6. Казанның бүгенге архитектурасына хөрмәт белән карыйм. Архитекторлар шәһәр үзәген бозмыйча төзекләндерә. Корылмаларның тарихын саклыйлар. Казанның Кирмән урамындагы банк бинасы – сәнгать шедевры. Аны һәм башка биналарны XX гасыр азагы, XXI гасыр башы Казанның үз ретро архитектура стиле дип атарга мөмкин.

* * * *

Нияз Халит "Әлбәттә" проектында да катнашты, ул төрки шәһәрләренең архитектурасы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Нияз Халит 2017 елның 8 августында вафат булды. Ул 1950 елның 19 декабрендә Казанда туа. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлап, инженер-арихтектор белгечлеген ала. 1985 елда Совет берлегенең Архитекторлар берлегенә кабул ителә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG