Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим, архитектор Нияз Халит вафат


Нияз Халит
Нияз Халит

Галим, архитектор Нияз Халит 66 яшендә вафат булды. Ул яман шеш белән авырган.

8 август төш якынлашканда галим, архитектор Нияз Халит вафат булды. Аның улы Рәйхан Азатлыкка: "Әти авырды, яман шеш белән интекте. Аңа диагноз соң куелды. Бер ай элек кенә аның чирләгенен белдек, табиблар ярдәм итә алмауларын белдерде. Әлегә әтине кайда, ничек җирләүне әлегә әйтә алмыйм", диде.

Нияз Халит быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителде, әмма бүләкне аңа бирмәделәр. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Нияз Халитны Тукай бүләгенә иң лаекларың берсе һәм 2017 елның бүләге аңа бирелергә тиеш дип белдергән иде.

"Нияз Халит – гомер буе татар мәчетләре тарихын, аларның кабатланмас архитектура төзелешләрен өйрәнеп, дистәләгән фәнни хезмәтләр, уникаль китаплар язган сирәк белгечләрнең берсе.

Халитта югары профессиональлек, якты аң-интеллект, милли рух бергә тупланган, ул ташлар тарихы аша милләтебезнең бөек һәм фаҗигале язмышын тасвирлый. Һәм киләчәктә татар сәнгатенә Нияз Халитов китапларын укып бәя бирәчәкләр. Һәм, һичшиксез, быел сәнгать өлкәсендә Тукай бүләген Нияз Халит алырга тиеш иде!", диде Бәйрәмова

2015 елны Татарстандагы урыс милләтчеләре профессор Нияз Халитка каршы котырту эше алып барды. Халит интернетта ни өчен урыслар урысларга булышканда, татарлар кырымтатарларга ярдәм итмәскә тиеш дигән фикер белдергән иде.

Нияз Халит 1950 елның 19 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлап, инженер-арихтектор белгечлеген ала. 1985 елда Совет берлегенең Архитекторлар берлегенә кабул ителә.

XS
SM
MD
LG