Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов авыр хәлдәге Рәйханны Һиндстаннан Казанга кайтарырга вәгъдә итә


Рәйхан Хәлитов Һиндстан хастахәнәлренең берсендә авыр хәлдә ята
Рәйхан Хәлитов Һиндстан хастахәнәлренең берсендә авыр хәлдә ята

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау министрлыгына Һиндстанда юл казасына очрап авыр хәлдә ятучы Рәйхан Хәлитовны Казанга кайтаруны оештырырга кушкан.

Рәйханның әтисе, күренекле татар архитекторы Нияз Хәлитовка президент идарәсеннән шалтыратып Рөстәм Миңнеханов хәлне белә, проблемны чишү юлларын эзләргә кушты дип әйткәннәр. Бу хакта Рәйханның Инстаграм сәхифәсендә белдерелә.

Татар яшьләре арасында үзенең сәяхәте турында Инстаграмдагы кызыклы фотолары белән танылган Рәйхан Халитов күптән түгел мотоциклда автобуска бәрелеп бик авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде. Бүгенге көндә ул Һиндстан башкаласыннан 250 чакрым ераклыктагы Дәһрәдүн шәһәре хастаханәсендә ята.

Туганнары әйтүенчә, акрынлап Рәйханны ясалма сулыш алу җиһазыннан аералар. Ул үзе сулыш ала башлаячак диләр.

Сәяхәтчене дәвалаучы докторлар 3-6 ай Рәйханнан ниндидер аңлы рәвештә башкарылган хәрәкәтләр, сүзләр көтмәскә дигән. Баш миенә зур зыян килгән. Әле егет янында аның әнисе ярдәм итеп тора.

Хастаханәдә бер тәүлек яту якынча бер мең долларга төшә диләр, шуңа күрә Рәйхан Хәлитов өчен акча җыю дәвам итә. Казан музыкантлары сәяхәтче-блогерны дәвалар өчен акча җыю максатыннан 16 октябрь көнне хәйрия концерты куйды.

XS
SM
MD
LG