Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең Халыкара берләшмәсе төзелде


Ассоциациягә Татарстан, Мәскәү, Петербур, Кырым, Казакъстан һәм Төркия галимнәре керде.

“Алтын Урда өйрәнүчеләр берлеге” халыкара иҗтимагый оешмасының гамәлгә кую җыелышы онлайн форматта узды. Берләшмәгә Татарстаннан, Мәскәү, Петербур, Кырым, Казахстан, Төркиядән галимнәр керде.

Ассоцияциянең төп максаты – Алтын Урда, төрки-татар дәүләтләре тарихы өлкәсендәге гыйльми тикшеренүләрне координацияләү, бу юнәлештә чаралар уздыру, фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү, аларның нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм башкалар.

Азатлыкка билгеле булганча, оешма рәисе итеп танылган тюрколог, Русия фәннәр академиясе Тарих институтының Русия халыклары тарихы һәм милләтара мөнәсәбәтләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Вадим Трепавлов сайланган. Берләшмәнең координация шурасын Казандагы тарих институтында Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев җитәкләячәк. Онлайн конференциядә берлекнең чит илләрдәге комитетлары да булдырылды: алар Европа, Казакъстан һәм Төркия галимнәрен берләштерәчәк.

Алтын Урданы өйрәнүчеләр берлеге булдыру идеясе 2019 елда Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумда яңгыратылган иде, дип белдерделәр Азатлыкка Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында. Монна кала, Казанда узучы халыкара Алтын Урда форумы да ассоциациянең гомуми җыелышы булып санала. Киләсе форум 2022 елда узачак. Хәзер ул өч елга бер тапкыр оештырыла башлаячак.

XS
SM
MD
LG