Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатыйп Миңнегулов: "70нче елларда Алтын Урданы идеаллаштыра дип докторлык темамны яптылар"


Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

Күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Азатлыкка совет елларында Алтын Урда әдәбиятын һәм Сәиф Сараи иҗатын өйрәнгән өчен каты басым булганы турында сөйләде.

Татарны Алтын Урда варисы буларак читләштерергә тырышалар, моңа каршы бары Милли университет булдырып кына көрәшеп була дип саный күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов. Азатлыкка әңгәмәдә ул Сәиф Сараи иҗаты, совет чорында Алтын Урда мирасын өйрәнгән өчен докторлык эшен яклый алмавын, 90нчы елларда бәйсезлек алган төрки халыкларның татар мирасына дәгъва итүен һәм Татарстанда болгарчылык белән мавыгу турында сөйләде.

"Совет елларында мин ышанычсызлык кыңгыравы тагылган килеш 3-4 ел йөргәнмендер"

— Билгеле булганча, Сез Сәиф Сараи иҗатын совет чорында өйрәнә башладыгыз. Алтын Урда тарихын өйрәнү тыелган, аңа дошман булып караган елларда Сәиф Сараины өйрәнергә ничек рөхсәт иттеләр?

— Мин бу темага 1968 елда тотындым. Казан университетына чакыргач, миңа борынгы татар әдәбиятын укытырга куштылар. Мин аны үзем дә юньләп белмим, без укыганда аны яхшылап та өйрәтмәделәр. Хатыйп ага Госман диссертация якларга кушты. Ике балам бар, бүлмәм юк. Аспирантурада гына укысаң, бүлмә бирмиләр. Мин 105 тәңкәгә асисстент булып эшләдем. Хатыйп ага Госман Сәиф Сараи темасын бирде. Минем аның хакында юньләп ишеткән дә юк иде. Шуннан бу темага кереп киттем. Мин Алтын Урданы шул хәтле яратып өйрәндем, аның телен, әдәбиятын гына түгел, ә тарихын, тешем үтә алган чыганакларны барлап чыктым. Алтын Урда хакында сүз чыкканда, мин белгечләр белән теге-яисә бу дәрәҗәдә бәхәсләшә дә алам. 1972 елда кандидатлык эшен якладым. "Сәиф Сараиның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре" дип атала иде ул. Монографиясен һәм җыентыгын чыгардым.

Хатыйп Миңнегулов: "70нче елларда докторлык темамны яптылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:36 0:00

— Тыерга тырышмадылармы? Басым булдымы?

— Кандидатлык эшен яклаганда тыюлар бик булмады. Әле мин билгесез шәхес. Бу теманы ничек билгеләүдән дә тора. 1979 елда Миркасыйм Госманов докторлык темасын "Жалованные акты Джучи Улуса" дип яклады. Әгәр дә ул "Алтын Урда ярлыклары" дип атаса, яклый алмый иде. Минем тема да бернинди шик тудырмады. Аннан Котбны (Алтын Урда чоры әдибе — ред.) өйрәндем. Докторлык диссертациясен язарга исәпләдем. Аның шактый өлешен эшләдем. Менә анда тотынды... Бу 70нче еллар уртасы иде. Янәсе, Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең, Русиянең дошманы булган Алтын Урданы идеаллаштыра диделәр. Берзаман 25 студентны укыткан вакытта дәрескә 12 кешелек комиссия керде. Мин Котб турында сөйләдем. Бу хакта күбесе белми. Тикшерделәр, ык-мык килделәр, нәрсә әйтергә белмәгәч, сөйләгәндә өстәлгә утырасыз дигән кимчелекне әйттеләр. 70нче еллар ахырында докторлыкны якларга дигән Наполеон планнарым бетте. Капладылар.

— Кемнәр каплады?

— Органнар һәм башкалар.

— Хәзер бу хакта сөйли аласызмы?

Бер өлешен әйтмим, чөнки кайберләре бергә эшләгән укытучылар белән дә бәйле

— Юк, бу аерым шәхесләр белән бәйле. Мин ул вакытта тарих, филология факультетының партбюро сәркатибе урынбасары, аннан сәркатибе булып эшләдем. Шундый идеологик факультет, анда тарихчылар, урыслар, журналистлар керә. Һәм менә шундый кеше партия оешмасы белән җитәкчелек итә, сәяси яктан өлгермәгән кеше, Алтын Урданы идеаллаштыра. Минем өстән менә шундыйрак шикаятьләр булды. Бер өлешен әйтмим, чөнки кайберләре бергә эшләгән укытучылар белән дә бәйле. Аларның исемнәрен әйтү әхлакый яктан матур түгел.

— Нәтиҗәдә, кайчан доктор булдыгыз?

— Бары 1991 елда. Ләкин һәрбер әйбердән отсаң, нидер оттырасың да. Шуннан миңа текстология бирелде, башка өлкәгә кертеп җибәрделәр. Мин "Мең дә бер кичә"не, шәрык белән бәйләнешләрне өйрәндем һәм бу файдалы булды. Гарәп, фарсы, төрек телендә әсәрләр, чыганаклар белән таныштым. Һәм докторлык диссертациясенә алты монография белән бардым. Бу миңа фәнгә җаваплы карарга булышты. 1995 елда миңа Татарстан фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге бирелде. Әдәбиятчылардан беренче алучы булдым.

— Совет чорындагы басым вакытында сез карьера ягыннан нәрсә дә булса югалттыгызмы?

— Әйтим инде, мине югары урыннарга кыстадылар. Обкомның өлкә комитетына, министрлык портфеленә чакырдылар. Бәлки, шуннан башлангандыр да. Кайберәүләрнең көнчелеге килеп, шушы кешегә югары кәнәфи тапшырырга җыенасыз, ул сәяси яктан өлгермәгән, Алтын Урданы идеаллаштыра дип җиткергәннәрдер. Мин әле ышанычсызлык кыңгыравы тагылган килеш 3-4 ел йөргәнмендер. Бу мине басылып эшләргә, һаваланмаска өйрәтте. Башка сугуның бер файдасы булды.

— Алтын Урда мирасын өйрәнү сикәлтәле юл.

— Сәиф Сараи аның бер өлеше генә. Докторлыкны яклаганнан соң да мин шушы юнәлештә дәвам иттем. 2011-2015 елларда Казакъстанда Халыкара төрки академия бар иде. Алар мине уртак проектка чакырып йөрде һәм шунда күчәргә чакырды. Мин күчмәдем, ләкин бергә төрки-татар, урыс һәм антик әдәбиятның үсеш этапларына багышланган кызыклы монография чыгардык.

"Бүген Алтын Урда мирасын өйрәнүче кешеләр дә бик юк"

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

— Сәиф Сараи, Алтын Урда мирасын өйрәнү бүген ни дәрәҗәдә бара?

— Соңгы вакытта элеккеге мирасны өйрәнүдә игътибар йомшарды. Сәиф Сараины тел, традицияләре ягыннан өйрәнергә кирәк. Хатыйп ага Госман аның шигырь өлкәсендәге казанышларын тикшергән иде, бу да туктап калды. Эзли башлаганда өйрәнәсе яклар шактый.

— Хәзер өйрәнүчеләр бармы?

— Бик юк шул. Хәзер тирәнтен керергә тырышмыйлар.

— Бу кадрлар җитмәүдәнме? Әллә Алтын Урда кабат тыелган темага әйләнеп барамы?

— Хәзер Алтын Урданы тыю юк. Бүгенге заман меркантиль, акча, төшемле якка китте. Алай гына түгел, 60-70нче елларда археографик тикшерүләр, экспедицияләр, өйрәнүләр бар иде. Миркасыйм Госманов, Альберт Фәтхи, Марсель Әхмәтҗанов, Мәсгуд Гайнетдинов, Шакир Абиловлар булды. Хәзер Раиф Мәрданов, Айдар Гайнетдинов, Ирек Һадиев бар. Бүген кешеләребез дә бик юк шул.

— КФУда мондый тикшерүләр алып барылмыймы?

Элек бу юнәлештә 40-50 кеше эшләгән, хәзер 7-8 кеше калды

— Элек университетта әдәбиятны өйрәнүгә зур урын бирелә иде. Хәзер филология институтында әдәбиятның бер кафедрасы бар. Анда да тулы ставкага 7-8 кеше эшли. Элек университетта ике кафедра булса, тагын педагогия университетында, һуманитар институтта аерым кафедра эшләде. Ул вакытта бу юнәлештә 40-50 кеше эшләгән. Хәзер берләштергәннән соң 7-8 кеше калды. Эшләре артты, фән белән шөгыльләнергә вакытлары җитми.

— Бүген Сәиф Сараи мирасын тагын кайсы архивлардан табарга була?

— 1259 елдан алып 1517 елга кадәр Мисыр белән мәмлүкләр идарә итә. Мәмлүкләр чыгышы белән Иделдән, Көнчыгыш Европадан булган төрки-татарлар, кыпчаклар. Ул вакытта татар теле киң таралыш таба, күп кешеләр шунда күчеп китә. Алтын Урдага кагылышлы материаллар аның архивында булырга тиеш. Анда эшләгәннәр иде. Кызганыч, ул тукталып калды.

Моннан тыш, Ватикан архивында күп төрле әйберләр бар дип әйтәләр. Мәрхүм Миркасыйм Госманов моңа гел басым ясый иде. Арабыздан киткән күренекле тарихчы Надир Дәүләт Ватикан архивын бераз караган. Анда иркенләп озаклап утырырга кирәк дип әйткән иде. Европа архивларында булырга мөмкин. Истанбулның дәүләти генә түгел, хосусый архивларын да карарга кирәк. Казан, Әстерхан ханлыгының кайбер әйберләре аларга күчә. Шулай ук 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгының күп кенә материаллары Истанбулга күчерелә.

"Безгә Милли университетны булдырырга, йә педагогия институтын КФУдан аерып чыгарырга кирәк"

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

— Алтын Урда мирасына бүген башка төрки халыклар да дәгъва итә. Казакъстан булсынмы, йә Үзбәкстанны алыйк. Үзбәкләр Сәиф Сараины үзенеке дип атый. Алтын Урда мирасының варисы буларак татарны читләштермиләрме?

Кайбер җитәкчеләребез шул хәтле маңкорт, әллә шундыйларны махсус сайлап куялармы икән дип уйлыйм

— Әйе, читләштерергә тырышалар. Аларның хәзер мөстәкыйль дәүләтләре бар. Ә безнең мәнфәгатьне кем яклый? Казакъстан мөстәкыйльлек алганнан соң эшне көчәйтте. Алар башта Нугай ханлыгы казакъларның дәүләте булган дип йөрде. Хәзер аерым галимнәре Алтын Урданы да казакъ дәүләте дип әйтә, хәтта Кырымны да үзләренә кертеп карый. Мин Астанада узган фәнни җыенда бәхәскә дә кереп киткән идем. Ник алайса, 7-8 миллионлы татар халкы кайда яшәгән соң, дидем.

Аларның шулай дип әйтергә мөмкинлеге бар. Ә безгә татарның мирасын яклау өчен мөмкинлек юк. Мәскәү бу яктан таяк тыкса тыга. Бу безнең файдага түгел. Безнең кайбер җитәкчеләребез, министрларыбыз шул хәтле манкорт, әллә шундыйларны махсус сайлап куялармы икән дип уйлыйм.

— Татарстан Алтын Урда мирасын яклауда нәрсә эшли ала?

— Моны кадрлар әзерләү белән хәл итеп була. Заманында безнең Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Учительский институт булган. Бүген безгә Милли университетны булдырырга, йә педагогия институтын КФУдан аерып, мөстәкыйль итәргә кирәк. Бүген татарның мәгарифе тәмам юкка чыкканчы моны эшләргә кирәк. Кадрлар күп тә кирәкмидер. Менә Пушкиннар "Царское Село"да укыганнар бит. Шуның шикелле кадрлар тәрбияләү аша барыргадыр. Бәлки ялгышамдыр.

"Сәиф Сараи — Алтын Урда чоры әдәбиятының иң югары ноктасы"

— Күптән түгел Казанда Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни җыен узды. Галимнәр арасында аның килеп чыгышына, әсәрләренең теленә кагылышлы төрле бәхәсләр дә чыгып алды. Бу сораулар ни дәрәҗәдә бәхәсле? Сәиф Сараиның бөеклеге нидә?

— Сәиф Сараи якынча 1321-1396 елларда яшәгән. Аның төгәл вакыты юк. Сараиның чыгышы турында төрле фикерләр бар. Монда фактка таянасың. Бер әсәрендә ул "Камышлы йорт минем туган илем иде" ди. "Мин Сарай шәһәренә килеп, шагыйрь булып танылдым һәм илнең гыйдае – хәерчесе булып танылдым" ди. Без монда Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрен күздә тотабыз. Сарайга төрле төбәкләрдән килгәннәр, ул административ башкала гына түгел, ә сәяси, мәдәни, фәнни мәркәз дә була. Сәиф Сараиның туган җире дип саналган Камышлы йорт авыл, төбәк, ил мәгънәсендә кулланыла.

Алтын Урда харитасы
Алтын Урда харитасы

Без монда фактка таянырга тиеш. Шушы чорда Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре Фра Мауро һәм Пиццигани төзегән 1367 елгы Алтын Урда харитасы бар. Анда Иделнең Көнчыгыш өлешендә Камышлы дигән атама (Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәре) язылган. Без якынча шуңа карап нисбәт итәбез. Бүген уйлый башласаң, Камышлы дигән шәһәр-авыллар шактый. Моны хәзерге Самар өлкәсендәге Камышлы төбәгенә дә бәйләп караучылар бар. Тарихчы Равил Фәхретдинов шушы фикерне куәтләгән иде. Үзбәкләр аны Сары Камышка нисбәт итә. Фәрит Яхин исә Сүриядәге Камышлы йортка бәйли. Ләкин монда ул бер контекст белән ярашырга тиеш. Сәиф Сараи Сарайга килгән. Әгәр Сүриядән килгән дип алсак, бу якка аннан килүчеләр бик аз.

Урданың төп халкын бүгенге татарларның әби-бабалары тәшкил итә

Алар йә Урта Азиягә, йә Каһирәгә бара. Ул Сарайда яшәгәннән соң 70-80нче елларда ыгы-зыгы башлангач мәмлүкләр Мисырына күчеп китә. "Ватанымнан мәхрүм булдым да башка ил кешесенә әверелдем" дип яза ул. Сүрия ягыннан килгән булса, Мисыр аның үз ватаны булыр иде. Берара Сүрия белән мәмлүкләр бер дәүләткә дә керә. Икенчедән, Сәиф Сараи әсәрләре теле искетатар теленең, кыпчак теленең нечкәлекләре белән бер үк. Ул аның канына сеңгән. Телне читтән килеп кенә өйрәнеп булмый. Аның Идел буена нисбәтле булуы башка фактлар белән яраша. Алтын Урда – зур дәүләт. Анда башка халыкларның да әби-бабалары була. Монда төрки кавемнәр, угро-фин, славяннар. Ләкин Алтын Урданың төп халкын татарлар тәшкил итә. Безнең элек тә татар этнонимы булган, ә монда ул киң таралыш таба. Урданың төп халкын бүгенге татарларның әби-бабалары тәшкил итә. Төп варислары – татарлар булып тора.

Бу чорда Идел буена турыдан-туры бәйле, татар әдәбиятының күренекле вәкиле Котб 1342 елда "Хөсрәү вә Ширин" әсәрен яза. Мин аны бөек шагыйрь дип саныйм, чөнки ул тел стиле ягыннан гаҗәеп бай. 1360 елда Мәхмүт Болгари вафат булган. Хисам Кәтибнең дастаны бар. Шулар арасында Сәиф Сараи хронологик яктан да, иҗатының сыйфаты буенча да Алтын Урда чоры әдәбиятының иң югары ноктасы дип әйтергә була.

Бу фикри, инсаниятне зурлау, кешеләрне тәрбияләү ягыннан тиңсез әсәрләрнең берсе

Сәиф Сараиның "Гөлстан бит төрки" әсәре фарсы әдибе Сәгъдинең 1258 елда шул исемдәге әсәренә таянып язылган. Өлешчә оригинал, өлешчә тәрҗемә, өлешчә нәзирә алымын кулланган. Урта гасырларда бу киң таралган була. Сәгъди үзе дә башка авторларны җыеп язган. Шушы хәзинәне Сәиф Сараи безнең үз телебезгә җиткерә. Бу фикри, инсаниятне зурлау, кешеләрне тәрбияләү ягыннан тиңсез әсәрләрнең берсе.

Икенче зур әсәре – "Сөхәел вә Гөлдерсен" дастаны. Бу аның чын вакыйгаларга, ул чордагы сугышларга нигезләнеп язылган әсәре. Бездә Аксак Тимернең кем икәнлеген, аның татарга күпме зыян китерүен тиешенчә исәпкә алмыйлар. Аңа бәйле әйберләрне журналларда да бастырып баралар. Ә бит Алтын Урданың җимерелүендә Аксак Тимернең тискәре роле зур. Әсәрнең нигезендә Аксак Тимернең Алтын Урдада Үргәнечне җимерүе, шәһәрне бетереп анда арпа чәчергә әмер бирүе ята. Шушы сугышта Сөхәел исемле гаскәр башлыгы әсирлеккә эләгә. Аны богаулап төрмәгә алып барганда шаһ кызы аңа гашыйк була. Аны коткара һәм алар бергә качалар. Качкан вакытта кыз хәлсезләнә. Егет су эзләп китүгә кыз үлә. Бу дөньяда яшәүгә караганда үлем яхшырак, дип Сөхәел үз-үзенә хәнҗәр белән казый. Сәиф Сараи ике дошман ягында кыз белән егет мәхәббәтен күрсәтә, шул чордагы гаделсезлекләргә, Аксак Тимернең агрессив сәясәтенә тискәре мөнәсәбәтен белдерә.

Кызыклы урыны бар – Сөхәелне богаулап алып барганда күңел ачарга чыккан шаһ кызы турында Сәиф Сараи: "Сөхәелне күрде дә бер мизгелгә әйләнде, әйтерсең, Кояш тирәсендә әйләнеп йөргән Җир шикелле", ди.

— Коперник ачышына 150 ел элек әйтелгән сүзләр.

— Коперникка кадәр күп еллар элек әйтелгән. Казан университетында астрономия кафедрасында эшләгән зур галим Наил Сәхибуллин Лондонга халыкара конференциягә баргач үз чыгышында минем китаптагы өзекне китергән. Ул шул хәтле кызыксындылар диде. Моннан тыш, Сәиф Сараиның газәлләре, робагыйлары һәм башка шигырьләре бар.

— Искәндәр Измайлов Алтын Урдада дөньяви әдәбият булган диде.

— Әлбәттә, анда дөньяви әдәбият өстенлек иткән. Элеккеге чорда дөньяви һәм дини әдәбият еш кына кушылган була. 1310 елда Рабгузида дини мотивлар өстенлек итсә, Сәиф Сараида дөньяви мотивлар, чын вакыйгалар урын алып тора. Гөлстан әсәрен алып карасаң, ул дөньяны чуар итеп, әйбәтен дә, начарын да күрсәтә.

"Болгар — ул безнең бер элемент кына"

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

— Сәиф Сараиның 700 еллыгы уңаеннан Казанда шул бер фәнни җыен гына булды. Анда зур түрәләр дә килмәде, башка чаралар оештырылуы да көтелми. Ник Татарстан моңа игътибар бирми?

— Бәлки җитәкчелек башка чара үткәрәдер – мин анысын белмим. Мин гади профессор кеше генә. Мин тәкъдим итә һәм чыгыш ясый алам, ләкин оештырырга әмер бирә алмыйм. Конференциягә кадәр миңа Миңтимер Шәймиев шалтыраткан иде. Ул бу вакыйганы зур күләмдә уздырырга кирәк дип әйтте.

Сәиф Сараиның исемен мәңгеләштерер өчен иң элек булдыра алганны эшләргә кирәк

Сәиф Сараиның исемен мәңгеләштерер өчен иң элек булдыра алганны эшләргә кирәк. Аңа урам исемен, оешма, мәктәп исемнәрен бирергә була. Болгар-болгар дибез, Мәхмүт Болгариебыз бар, ләкин сөйләүдән артык киткәнебез юк. Һәйкәл дә кирәк. Минем шуңа эчем пошып йөри, меңъеллык паркта Кол Галигә һәйкәл куйдык. Аның постаментын бераз күтәрергә, аның кем икәнен язырга мөмкин иде.

— Татарстан Алтын Урдадан китеп, болгарчылык белән мавыгып китмәдеме?

— Хәзер халык Болгар гына, Татарстан гына дип йөри. Ә бит Болгар Алтын Урда мәмләкәтенең бер өлеше генә. Болгарчылар моннан файдаланырга тырыша. Болгар ул безнең бер элемент кына, татарның кыпчагы, хәзәре һәм башкасы бар. Пропаганда урынында без моны тиешенчә җиткермибез. Бу сәясәткә, җитәкчелеккә бәйле. Мөгаен, Татарстаннан читкә чыкмагыз, элек Болгар булган дип әйтәләрдер. Бәлки, ялгышамдыр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG