Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда Сәиф Сараи урамын, аңа һәйкәл булдыру кирәк"


Чарада катнашучылар

Казанда узган фәнни җыенда Алтын Урда чоры әдибе Сәиф Сараи исемен мәңгеләштерергә чакырдылар. Алтын Урда мирасын өйрәнүчеләр кими дип саный галимнәр.

Казанда Алтын Урда чоры әдибе Сәиф Сараиның 700 еллыгы уңаеннан, Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Татарның урта гасыр язма мирасы" дип аталган Халыкара фәнни конференция узды. Җыенда нигездә Татарстан һәм Русия галимнәре катнашты. Беларус, Украина һәм Төркия белгечләре чакырылган иде. Кунаклар булу сәбәплеме, татар галимнәренең күпчелеге урысча чыгыш ясауны хуп күрде. Конференция көн дәвамында секцияләргә бүленеп дәвам итте.

Сәиф Сараи (1321–1396) – Алтын Урда язучысы. "Гөлестан бит-төрки", "Сөһәел вә Гөлдерсен" әсәрләре белән билгеле. Коперник ачышына кадәр 150 ел алдан "Сөһәел вә Гөлдерсен" әсәрендә Җир шарының Кояш тирәли әйләнүен яза. 1380нче елларда Мәмлүк Мисырына күчеп китә һәм шунда вафат була.

Әйтергә кирәк, Алтын Урдага бәйле фәнни җыеннар еш узмый. Пандемия вакытында ул беренче тапкыр оештырыла. Шул ук вакытта конференциядә зур түрәләр күренмәде. Чакырулы булган Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин җыенга килмәгән иде.

"Ул безнең дәүләтчелек тарихы"

Фәнни җыенны алып барган тарихчы Илнур Миргалиев сүзләренчә, Сәиф Сараи язучы буларак кына түгел, сәясәтче буларак та кызык.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

"Сәиф Сараи дәүләт эшлеклесе дә була. Мисыр мәмләкәтендә Туктамыш ханның илчесе булып хезмәт итә. Ул вакытта Урда башка дәүләтләр белән актив эшчәнлек алып бара. Аксак Тимер Алтын Урда белән көрәшә. Госманлы, Мәмлүкләр – барлыгы алты илдән торган берлек төзүгә ирешә. Аксак Тимергә каршы алар 10 елдан артык сугыш алып бара", диде ул.

Миргалиев Сәиф Сараи хезмәтләрен популярлаштырырга кирәк диде.

Сәиф Сараиның Каһирәдәге каберен эзләргә уйлыйбыз

"Аның хезмәтләрен халыкка таратырга, мәктәпләрдә укытырга кирәк. "Сөһәел вә Гөлдерсен" әсәрендә мәхәббәт тә, ватанпәрвәрлек тә, илне саклау мәсьәләсе дә бар. Аннан кызыклы спектакль килеп чыгар иде. Каһирәдә урта гасыр мөселман зираты саклана. Чакрымнарга сузылган. Киләчәктә без Сәиф Сараиның каберен эзләргә уйлыйбыз", ди Миргалиев.

Шул ук вакытта бүген төрки халыклар арасында Алтын Урда мирасын, шул исәптән, Сәиф Сараины бүлешү күзәтелә.

Сәиф Сараи (1321–1396)
Сәиф Сараи (1321–1396)

"Галимнәр бер телдә сөйләшә. Алтын Урда татарлары дигән төшенчә киңрәк мәсьәлә. Ул политоним буларак кулланылган. Шул ук вакытта шәһәрләр булган җирдә татарлар оешкан, күчмә өлешендә казакълар тупланган. Әлбәттә, уртаклык бар. Ләкин көрәш дигәндә, татарны күрмәмешкә салышу да башланды. Татарлыкны кулланмау күзәтелә. Әмма Алтын Урда теленең анализы бар, дәүләтнең мирасын татар ханлыклары дәвам иткәне билгеле. Үзбәк галимнәре дә Сәиф Сараины үз мирасы дип карый. Шул ук вакытта ул турыдан-туры татар тарихы. Ул безнең сәяси һәм дәүләтчелек тарихы", дип аңлатты Илнур Миргалиев Азатлыкка.

"Сәиф Сараига игътибар кимеде"

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Сәиф Сараиның тормышы белән таныштырып, аның иң элек татар язучысы булуын әйтте. Алтын Урдада төп халык булып бүгенге татарларның борыңгы бабалары яшәгән һәм дәүләт теле татар теле булган дип алдан ук искәртеп куйды.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

"Алтын Урда әдәбиятының иң югары ноктасы булып Сәиф Сараи тора. Бу мин әйткән сүзләр түгел. Аның кайчан тууы билгеле түгел. Ләкин аның әсәрләрендә үз тормышы турында мәгълүмат бар. "Камышлы йорт минем туган илем иде", дип яза. Аның туган җире Идел буендагы Камышин шәһәре (Волгоград өлкәсе) булуы бар. Татар тарихчысы Равил Фәхретдинов Самар өлкәсендәге Камышлы авылы ягыннан булуы ихтимал дип санады. Гәрчә әлеге авыл соңрак барлыкка килсә дә, Алтын Урда чорында анда шәһәр булган. Без Сәиф Сараины Идел йортта туган дип саный алабыз", дип сөйләде галим.

Сәиф Сараи – Алтын Урда әдәбиятының иң югары ноктасы

Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, Сәиф Сараины өйрәнү тукталган. Мәмлүкләрнең китапханәсе, Ватикан архивыннан борыңгы татар әдибенең әсәрләрен табу ихтималы бар ди ул. Миңнегулов Алтын Урда язучыларының исемен мәңгеләштерергә кирәк дип саный.

"90нчы еллар белән чагыштырганда, Сәиф Сараига һәм элеккеге мираска игътибар кимеде. 90нчы елларда без Алтын Урданың юбилеен зурлап уздырган идек. Соңгы елларда фәнни хезмәтләр язу, төрле чаралар уздыру булмады. Бүгенге җыенны бер борылыш дип саныйм. Алтын Урда мирасын өйрәнүче кадрлар бик йомшак әзерләнә. 80-90нчы елларда, әле 2000нче еллар башында күпме фәнни хезмәтләр якланган иде. Хәзер юк дәрәҗәсендә ул. Безнең берән-сәрән әзерлекле кешеләребез бар.

Сәиф Сараи һәм аннан элеккеге чор әдипләре бар. Узган ел Мәхмүт Болгариның юбилее булды. Ул Болгарда туган, Сарайда яшәгән, зур китабы киң таралган. Аның исемен берәр урамга бирү кирәк иде. Юк, бернәрсә дә эшләнмәде. Сәиф Сараи исемен дә берәр урамга бирү, аңа һәйкәл кую эше башкарылмый бездә. Бәлки, без үзебез бу мәсьәләне куя белмибездер. Ләкин сораган очракта да хакимият аны эшләргә бик ашыкмый", диде Миңнегулов Азатлыкка.

"Татар әдәбияты һәм Алтын Урда тарихын яңадан язу кирәк"

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Фәрит Яхин Сәиф Сараиның бүгенге Сүриядә тууы ихтимал дип саный.

Фәрит Яхин
Фәрит Яхин

"Бәнзәлин – ассүрия шәһәре. Тәрҗемә итсәгез, ул Камышлы йорт дип атала. Бу шәһәр хәзерге Сүрия белән Төркия арасында урнашкан. Аның төп исеме – Камышлы йорт. Игътибар итегез, Сәиф Сараи Камышлы йортны туган илем дип әйтә, туган җирем дими. Төрки телдә ул Камышлы йорт, ә ассүрия телендә – Бәнзәлин. Кызык әйбер килеп чыга", диде ул.

Яхин фикеренчә, әлеге нәтиҗәләр Алтын Урда тарихына яңача карарга мөмкинлек бирә.

"Минем белән килешергә кирәкми, чөнки ул артык гади һәм дөрес килеп чыгарга мөмкин. Без бөтен әдәбият тарихын һәм Алтын Урда тарихын яңадан язарга мәҗбүр булачакбыз. Тарихта Алтын Урда, татар ханлыклары дигәндә дөрес уйлыйбызмы? Мисыр, Анатолия җирләре безнеке түгелме? Госманлылар 500 ел буе кыпчак теленә каршы сугышалар. Шушы чорда бик күп китапларны безгә кайтаралар. Кем соң ул кыпчаклар? Әлбәттә, моннан киткән кыпчаклар", диде Яхин.

"Татар тарихы Истанбул һәм Ватикан архивларында"

Русия фәннәр академиясе галиме, тарихчы Вадим Трепавлов татарның урта гасырга бәйле документларын чит ил архивларыннан эзләргә кирәк ди. Аның фикеренчә, Алтын Урда һәм татар-төрки чыганакларның төрле илләрдә саклануы ихтимал.

Вадим Трепавлов
Вадим Трепавлов
Татарлар һәм нугайлар – төрле халыклар, гафу итегез

"Гарәпчә язылган хатларны Мәскәүдә ул вакытта тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемә иткәннәр, ә хатның оригиналын юкка чыгарганнар. Әмма кайберләре сакланып калган. Хәзер без татар, нугай хатларын эзлибез. Аларда бик кызыклы әйберләр күрергә була.

Русиянең борыңгы актлары архивында төрки хатлар сакланып калган. Хәзер 127нче фонд белән шөгыльләнәбез. "Русиянең нугай татарлары белән мөнәсәбәте" дип атала ул. Бу атаманы дөрес дип санамыйм. Татарлар һәм нугайлар – төрле халыклар, гафу итегез. Русиядә бу әлеге документларга иң бай архивтыр. Шулай ук Истанбулның Топкапы архивында сакланган дип уйлыйм. Тарихчыларга Ватикан архивына эләгү кыен, төрек архивлары да буталып беткән. Анда кызык әйберләр табарга мөмкин", диде Трепавлов Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG