Accessibility links

Алтын Урда: "Ялган тарих чынына алыштырылырга тиеш"


Илнур Миргалиев

29 июль Уфада "Алтын Урда: тарихы һәм бүгенгесе" дигән темага лекция узды. Аны Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев уздырды.

Илнур Миргалиевны тыңларга тарихчы галимнәр, зыялылар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде. Галим чыгышында Алтын Урда тарихын өйрәнү мәсьәләләре, тарихны өйрәнүдәге чыганаклар, үзәк тарафыннан чыгарылган китаплар турында сөйләде. Ул урта гасырны өйрәнү буенча чыккан җитди басмалар дип Әбүбәкер Каландарның "Каландар-намә" әсәре басылуын, Үтәмеш-хаҗи, Абдулгаффар Кырыми турында китаплар чыгуын, Мәхмүт әл-Болгариның "Нәхҗел фәрадис" китабы нәшер итергә әзерләнүен сөйләде.

Мәххмүт әл-Болгарыйның "Нәхҗел фәрадис" китабы
Мәххмүт әл-Болгарыйның "Нәхҗел фәрадис" китабы

Илнур Миргалиев шулай ук монгол империясеннән аерылып Алтын Урданың дәүләт буларак формалашуы, ислам динен кабул итүе, диннең урыны, дәүләтнең сәяси һәм икътисади ныгуына да тукталды. Галим үзәк чыгарган "Золотоордынское обозрение" журналы белән дә таныштырды.

Сәгать ярымга сузылган чыгыштан соң ул сорауларга җавап бирде. "Алтын Урда" дәүләтендә татарлар яшәгәнме?" дигән сорауга ул:

"Татар" терминына 1600 ел. Аның мәгънәсе бүгенгегә караганда киңрәк булган. Европадагы латин чыганакларында "татар", яки "тартар" дип языла, әмма ул шул ук мәгънәгә туры килә. Урыс чыганакларында "татар" сүзе дәүләткә дә, милләткә карата да кулланылган, диде.

Галим "татар" атамасының Кавказ, Иран, Гарәп илләрендә дә кулланылуын сөйләде. "Татар" терминының мәгънәсе киң булуын ассызыклады, Алтын Урдадагы төп халыкның татарлар булуын әйтте.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кызыклы сораулар арасында Алтын Урда дәүләтендәге салымнар турындагысы да булды. Илнур Миргалиев Мәскәү университеты галиме Андрей Пономаревның 3-5 процент турында язуын әйтте. Салымның авылда, яки шәһәрдә, нәрсә җитештерүгә, сатуга бәйле төрлечә булуын сөйләде.

Чара ахырында Илнур Миргалиев Азатлыкка киләчәктә Алтын Урда чорын өйрәнүгә бәйле яңалыклар булачагын ышандырды:

"Алтын Урда безнең этник тарихыбызда төп этап, чөнки анда нәкъ бүген яшәгән татар формалашкан. Безнең дәүләтчелек тарихыбыз, бөтен Евразиядә танылуыбыз, татар әдәбиятының, мәдәниятенең нигезе шунда ята", диде ул һәм киләчәктә тикшерүләр нәтиҗәсендә яңа мәгълүматлар булачак дип ышандырды.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Чарада катнашкан "Рамазан" төрки-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов сорау биреп тә җавап алалмаганын әйтте:

"Мин бүгенге Башкортстан җирендә Алтын Урда ничек яшәве турында сораган идем. Җавап өчен вакыт җитмәү белән аңлаттылар. Мин моны әлеге мәсьәлә өйрәнелеп җитмәгән, киләчәктә өйрәнелер дип кабул иттем", диде Шәрипов.

Чарада катнашкан тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов мондый очрашулар "ялган тарихны чыны белән алыштыру өчен кирәк" дип исәпли.

Игорь Кучумов
Игорь Кучумов

"Акыл-аңда үзгәрешләр чоры бара. Алтын Урданың басып алучы, изүче, явыз дүләт булуы турындагы фикерләр үзгәрә. Яңа чыганаклар табыла һәм аңлатыла. Бу дәүләт явыз, монысы яхшы дип кенә әйтеп булмый. Ак һәм кара төсләрдән башка сорысы да бар. Тарих китаплары да төрлечә языла, дәреслекләр, гомумән, артта калган. Бу шул юнәлештә файдалы сөйләшү булды", диде Игорь Кучумов.

Лекцияне оештыручы "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина Илнур Миргалиевка Башкортстан алтыны – бер чирек бал тапшырды.

Шуны да әйтергә кирәк, "Берлек" оешмасы тарихи, дини, мәдәни һәм башка темаларга шундый очрашуларны һәрдаим уздырып килә. Оешма үзенә күрә зыялылар клубына әйләнеп бара.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG