Украинада сугышып кайткан егетне дезертирлык өчен алты елга хөкем иткәннәр
29 яшьлек Рафаэль Мигранов үзе теләп Украинадагы сугышка киткән. Кайткач, авылында аны каһарман итеп каршы алганнар, мәктәпләрдә патриотик дәресләрдә катнашып йөргән. Ул арада Уфадагы хәрби мәхкәмә аны 6 елга төрмәгә хөкем иткән. Сәбәбе — мобилизация чорында хәрби контрактың бетсә дә, кабат фронтка китәргә кирәк икән. Ә Мигранов 6 ай сугышып кайтам да башка бармыйм дип уйлаган.
мультимедиа
-
май 16, 2024
Пермьдә яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыкты
-
май 09, 2024
Җиңү парады: 2010 һәм 2024 еллар
-
май 07, 2024
Путинның 5нче инаугурациясе
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра