Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган


Беренче чиратта Төркия банкларын чит илгә акча күчерү һәм нефть-газ түләүләре өчен кулланган затларның хисаплары ябылган.  Шул ук вакытта дәүләт банклары әле кайбер түләүләрне башкара ала —мәсәлән азык-төлек, дарулар өчен түли ала, әмма бары тик Русия сумнарында гына.

Төркия банклары Русия ширкәтләренең хисапларын яба башлаган. Бу хакта "Ведомости"га эшмәкәрләр, финанс консультантлары һәм эшкуар берләшмәләр вәкилләре сөйләгән.

Русия хәрби-сәнәгать комплексы һәм эшкуарлыгына кертелгән чикләүләрне урап узарга булышуы өчен, Төркия банкларына икенчел (ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган) чикләүләр кертелергә мөмкин. Таләпләрне кырыслатуларының сәбәбе дә шушы икенчел чикләүләрдән курку аркасында диелә.

2023 ел ахырында АКШ президенты Джо Байден санкцияләргә эләккән Русия затларына сәүдә килешүе уздырырга булыша торган чит ил банкларына чикләүләр кертүне җиңелләштерә торган фәрман имзалады, дип искәртә басма.

"Ведомости" Төркиядә Русия ширкәтләре белән соңгы вакытка кадәр ике банк эшләп килде, дип яза. Алар АКШ финанс оешмаларын иң кырыс чикләүләр исемлегенә кертү белән янаганнан соң Русия юридик затларының күбесенең хисапларын япкан.

Халыкара түләүләр консультанты Искәндәр Миргалимов әйтүенчә, беренче чиратта Төркия банкларын чит илгә акча күчерү һәм нефть-газ түләүләре өчен кулланган затларның хисаплары ябылган.

Шул ук вакытта дәүләт банклары әле кайбер түләүләрне башкара ала - мәсәлән азык-төлек, дарулар өчен түли ала, әмма бары тик Русия сумнарында гына, дигән басма чыганагы.

Басма язуынча, юридик затлар гына түгел, гади мөштәриләр дә авырлыкларга юлыккан. Мәсәлән төрек банкында хисап ачарга теләүчеләр таләпләр кырысланды дигән, аерым алганда аларга хисапларында күп акча тотарга кушалар.

  • Күптән түгел Төркиядәге бөтен банклар да диярлек Русиядәге кредит оешмалары белән түләүләр һәм хисаплашуларга бәйле эшчәнлекне өзгән, бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала, дип хәбәр ителгән иде.
  • Төрек банклары АКШның чикләүләр исемлегенә эләксәк һәм шул рәвешле безне долларлар белән түләүләрдән аерып куйсалар, җирле мөштәриләр китә башлар дип сагая, диелде.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG