Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Илдар Ягъфәров Татарстанда кино өчен акча аз бүленүенә зарланды


Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Мәдәният министрлыгы 10 фильмга 8 млн сум бүлеп биргән.

Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде. Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш. Бу хакта ул бүген Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

12 мартта Татарстан мәдәният министрлыгы кино төшерүчеләр өчен питчинг оештырачак. Дәүләт хисабыннан 10 номинациягә 8 млн сум каралган. Илдар Ягъфәров бу финансларның аз булуын сөйләде.

"Болай финанс бүлеп бирү эше искерде. Бүген 500 мең сум документаль фильмга да бик аз. Мин язучылар берлегенең президентка бәйге турында мөрәҗәгать иткәнен беләм. Безгә ярдәм һәм финанс регламентны үзгәртү кирәк", диде ул.

Аныңча, кино индуструиясе энтузиазмга гына корылмый, әгәр акча булмаса көндәшлек юкка чыга һәм сыйфатка зыян килә. Ул системны корырга, кино фонды, киностудия булдырырга чакырды.

"Кино төшерүне зур, көчле һәм бай илләр генә эшли ала. Минемчә, Татарстан бу бурычны башкара ала дип уйлыйм", дип өстәде ул.

Ни өчен Татарстан фильмнары төшерүгә шундый аз сумма бүленде, дигән сорауга Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин барысын да акчага аударып калдырмаска чакырды.

"Саха фильм"ның һәркемне яулап алган беренче билгеле фильмы бюджеты бары 3 млн сум гына булган. ХХI гасырда сәнгатькә акча кертү мөһим, шул ук вакытта хакыйкый гүзәл итеп эшләнгән әйбер үз тамашачысын табачак", диде ул.

Журналистлар министр урынбасарына Башкортстанда кино өчен күпкә күбрәк акча бүленүе турында искә төшерде. Мисалга 23 млн сумга төшерелгән Булат Йосыповның "Шагыйрь көндәлеге" фильмын аталды. Дамир Натфуллин моңа җавап биреп, Башкортстанда берничә тапкырга кыйммәтрәккә төшерелгән фильмнар да бар, әмма алар уңышка ирешмәде диде.

Татарстан кинематографының 100 еллыгы 13 мартта Татарстан дәүләт филармониясендә узачак. Оештыручылар чит илләрдән дә кунаклар килүен көтә.

• Илдар Ягъфәров — танылган режиссер, Татарстан кинематографчылары рәисе. Ул "Күктау", "Байгал" фильмнары белән таныш.
• 2022 елда ул Татарстанда кино индустриясендә зур проблемнар бар дип белдергән иде.
• "Татаркино"га елына 50 млн сум акча бирелә. Бу аз акча түгел, әмма ул ничек тотыла? Прокат эше системга салынмады… "Татаркино"да акча ничек бүленгәнен кино төшерәм дигән талантлы яшьләр күрә дә Казан-Мәскәү рейсына билет ала да китә… Татарстанда кинематография булмаса, без идеологик яктан көчсез, милли үзаң тәрбияләүдә оттырып кына киләчәкбез", дигән иде Ягъфәров.
• 2023 елда режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы Русия прокатына чыкты. Ул 17,5 млн сум акча җыйды. Әлеге киноны төшерүдә Татарстаннан дәүләт ярдәме күрсәтелмәде.
• Узган ел Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG