Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә сайлау: илнең яртысы һәм зур шәһәрләр оппозиция кулына күчә


Ни өчен Эрдоган фиркасе оттырды? Оппозиция нәрсәгә өмет итә?

31 мартта Төркиядә муниципаль сайлаулар узды. Халык шәһәр мэрларын, район һәм мәхәлләләрнең җитәкчеләренә тавыш бирде. Бу юлы җирле сайлауда иң күп тавышны оппозиция фиркасе җыйды. Хәзер төрек республикасының төп шәһәрләрендә кәмалчылар — Мостафа Кәмал Ататөрек нигез салган Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле идарә итәчәк. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның АK фиркасе (Гаделлек һәм үсеш фиркасе) тавыш саны ягыннан икенче урынны гына яулый алды.

Сайлауда халыкның 37,76 проценты — Җөмһүрият халык фиркасенә, 35,48 проценты АK фирка өчен тавыш бирде.

Reuters язуынча, бу соңгы 20 елдагы җирле сайлауларда АК фирка өчен иң начар нәтиҗәләр булды. Мәсәлән, 2019 елда узган җирле сайлауда АК фирка 44,3 процент тавыш казанган булса, оппозициядәге кәмалчылар бары 30,1 процент тавыш җыйган.

Төркиянең зур шәһәрләре оппозиция кулында кала

Төркиянең Көнбатышы, Урта диңгез һәм Кара диңгез яртысы төбәкләре оппозиция кулына төшә. Биредә халыкның 64 проценты яши.

Төркиянең зур шәһәрләрендә узган мэр сайлауларында оппозициядәге Җөмһүрият халык фиркасе вәкилләре җиңү яулады. Аерым алганда, Истанбулда — Әкърәм Имамоглу (51,1 %), Әнкара шәһәрендә — Мансур Яваш (60,4 %), Измирда — Җәмил Тугай (48,9 %) җиңде. Моннан тыш, Анталья, Бурса, Мерсин, Искешәһәр кебек шәһәрләрдә дә оппозиция вәкилләре өстен чыкты.

Нәтиҗәдә Төркиядәге 81 төбәкнең 35ендә Җөмһүрият халык фиркасе әгъзалары җитәкчелек итәчәк. АК фирка — 24, DEM фирка (Халыкларның демократик фиркасе; көрдләр күпләп яшәгән шәһәрләрдә җиңде) — 10, Милләтчеләр хәрәкәте фиркасе — 8 һәм тагын өч фирка 4 төбәктә идарә итәчәк.

Төркиянең Көнбатышы, Урта диңгез һәм Кара диңгез яртысы төбәкләре оппозиция кулына төшә. Биредә халыкның 64 проценты яши.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үз тарафдарлары каршында чыгыш ясап, хакимият фиркасенең җиңелүен таныды.

Кызганыч, муниципаль сайлауларда без теләгән һәм өметләнгән нәтиҗәгә ирешә алмадык

"Кызганыч, муниципаль сайлауларда без теләгән һәм өметләнгән нәтиҗәгә ирешә алмадык. Бу нәтиҗәләр анализланачак, без аны тәнкыйди һәм объектив рәвештә эшләячәкбез", диде ул. Шул ук вакытта Эрдоган бу сайлауда төп җиңүче дип "демократия һәм халык ихтыяры" булды дип белдерде.

Сайлауның беренче нәтиҗәләре билгеле булуга Истанбулда халык урамга чыкты, барабаннар кагып бәйрәм итте.

Ни өчен АК фиркасе җиңмәде?

Bloomberg язуынча, Эрдоган фиркасе үз тарихында иң түбән дәрәҗәгә төште һәм төп оппозиция фиркасенә моңа кадәр күрелмәгән төстә җиңелде. Медиа моның төп сәбәбе дип икътисади проблемнарны, хакимиятнең инфляцияне туктата алмавын атый.

2024 елның февралендә Төркиядә еллык инфляция 67 проценттан артты. Үзәк банк төп ставканы 50 процентка күтәрде. Лира долларга карата 32дән артып китте. Бер ел элек доллар хакы 19,14 лира тәшкил итте.

Төркиядә сәяси тоткыннар һәм сүз иреге дә халыкның бер өлешен борчый.

Эрдоган фиркасе үз тарихында иң түбән дәрәҗәгә төште һәм төп оппозиция фиркасенә моңа кадәр күрелмәгән төстә җиңелде

Илдә качаклар мәсьәләсе кискен тора. Төрек публицисты Фатих Яшлы фикеренчә, Төркиядәге икътисади проблемнар, көнбатыштан инвестицияләрнең кимүе милләтчелек хәрәкәтен көчәйтә һәм бу, беренче чиратта, хакимият фиркасенә бәрә.

Төркия хакимияте эзәрлекләве аркасында Германиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган танылган төрек журналисты Җан Дүндар бу сайлау нәтиҗәләрен "Яңа Төркия" дип атады.

"Инде башка төзәлә алмый торган ноктага җиттек, ягъни Эрдоган җиңелмәс, АК фирка китмәс, вазгыять үзгәрмәс дип уйлаган идек. Баксаң, Эрдоганны, АК фиркане җиңеп булганы ачыкланды", дип белдерде ул.

Аныңча, 1950нче еллардан башлап Төркиядә хакимияттә озаклап утырган сәяси көчкә каршы һәрвакыт бер хәрәкәт оеша. Бу да шуның бер күренеше ди ул.

"2002 елда Эрдоган да альтернатив бер хәрәкәт буларак килде. Хәзер ни булды? Эрдоган үзе статус-кво булды. Бу сайлау үзгәреш таләп итә. Асылда бөтен төрек сәяси тарихында үзгәрешләр булган", диде Дүндар.

Имамоглуга өмет багълыйлар

Эрдоган җиңелмәс, АК фирка китмәс, вазгыять үзгәрмәс дип уйлаган идек. Баксаң, Эрдоганны, АК фиркане җиңеп булганы ачыкланды.

Әкърәм Имамоглу 2019 елда Истанбул мэры вазифасына сайланды. Башта Рәҗәп Тайип Эрдоган аның хакимияткә килүен танымады һәм яңадан сайлау оештырырга тәкъдим итте. Шуннан соң Истанбул мэрына яңа сайлау узды. Икенче тапкырда да иң күп тавышны Имамоглу җыйды. Эрдоган сайлау нәтиҗәләрен танырга мәҗбүр булды.

Соңрак Имамоглуга карата җинаять эше ачылды. Аның беренче сайлауны гамәлдән чыгаруларын "җүләрлек" дип атаганы өчен хөкем иттеләр. 2022 елның декабрендә аны 2,7 елга төрмәгә утырту карары чыкты. Прокурор моның белән килешмәде һәм шикаять итте.

Хәзер Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле Әкърәм Имамоглу Истанбул мэры сайлавында кабат җиңү яулады. Мәйдан тулы үз тарафдарлары каршында чыгыш ясап, халык сайлау аша бер кешенең диктатыннан баш тартырга теләвен күрсәтте дип белдерде ул.

Моннан тыш, Истанбул шәһәре шурасында да Җөмһүрият халык фиркасе вәкилләре хәзер күпчелекне тәшкил итә.

Әкърәм Имамоглу
Әкърәм Имамоглу

Имамоглуның киләчәктә Эрдоганга алмашка президент булачак дип фаразлаучылар да бар. Эрдоган да 1994 елда Истанбул мэры булып сайланганнан соң сәяси көрәш юлы аша Төркия хакимиятенә килде.

Көнбатыш Имамоглуны якынрак күрә. Эрдоганны да мин көнбатышка каршы шәхес димәс идем.

"Истанбулдагы сайлау мөһим: 16 млрд доллар тәшкил иткән бюджетны контрольгә алу һәм аны үз канаты астына алу сәяси фиркаләргә үзләрен һәм дусларын финансларга мөмкинлек бирә. Бу шәһәр карьераларны төзи һәм җимерә. Эрдоганның 1994 елда мэр сайлавында җиңү яулавы башта милли аренага чыгарга, соңрак фиркадә җитәкчелек итәргә һәм нәтиҗәдә Төркиядәге югары вазифага утырырга ярдәм итте. Имамоглуның шул юлдан китәргә мөмкинлеге үсте.

Шул ук вакытта Эрдоганның мөмкинлекләре көчле булып кала, ә менә Имамоглуга зур юл узып үзен күрсәтергә кирәк булачак. Төрек халкы үз ихтыярын күрсәтсә дә, җирле сайлауда катнашучылар азрак булды, кешеләр бер фирканең вәгъдәсенә дә ышанмый. Имамоглуга башка көрәшне дә узарга туры киләчәк. Аны һаман да Югары сайлау шурасы вәкилләрен мыскыл итүдә гаеплиләр, ә бу үз чиратында сәяси вазифадан азат итүгә китерергә мөмкин", дип яза "Первый турецкий" Telegram-каналы.

Журналист Яшәр Ниязбаев әлеге сайлау нәтиҗәләре тышкы сәясәттә дә чагылышын табарга мөмкин дип саный.

Истанбулдагы сайлау мөһим: 16 млрд доллар тәшкил иткән бюджетны контрольгә алу сәяси фиркаләргә үзләрен һәм дусларын финансларга мөмкинлек бирә

"Көнбатыш Имамоглуны якынрак күрә. Эрдоганны да мин көнбатышка каршы шәхес димәс идем. Ул — бары прагматик кеше. Ул үз мөмкинлекләрен ничек кулланырга кирәклекне белә. Төркия — НАТО, көнбатыш иле икәнен һәркем аңлый. Эрдоган алар белән мөнәсәбәтләрне бозса, нинди кыенлыкларга дучар булачагын аңлый иде", ди ул.

Аныңча, Русия белән мөнәсәбәтләр инде хәзер үк үзгәрә башлаган.

"Русия белән сәүдә әйләнеше төште. Имамоглу булсынмы, башкасымы — берсе дә Мәскәү белән кискен гамәлләр кыла алмый. Ул Төркиянең икътисадына зыян китерә торган адымнар ясамаячак", диде Ниязбаев.

Бүген Эрдоган нәрсәгә әзерләнә?

Узган ел Төркия президенты сайлавында Рәҗәп Тайип Эрдоган беренче тапкыр икенче турда гына җиңү яулый алды. Бу хакта Азатлык Төркиядәге татарлар яшәгән Бөгрүделик авылында милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтеп репортаж әзерләгән иде.

Эрдоган Төркия белән әле 2028 елга кадәр идарә итәчәк

Хәзер Эрдоган фиркасе җирле сайлауда оттырса да, бүгенгә кадәр аның сәяси йогынтысы көчле булып кала. Бөек Милләт Мәҗлесендә (Төркия парламенты) иң күп тавыш — АК фиркасендә. 600 депутатның 265е — хакимият фиркасе вәкилләре. Үзенең беректәшләре белән алар күпчелекне тәшкил итә. Оппозициядәге Җөмһүрият халык фиркасенең мәҗлестә 129 депутаты утыра.

Моннан тыш, Эрдоган Төркия белән әле 2028 елга кадәр идарә итәчәк. Аның киңәшчесе Мәхмәт Учум президент һәм парламент сайлаулары вакытыннан алда узмаячак диде.

Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Хәзер Эрдоган үзенең дәвамчысын әзерли дигән хәбәрләр бар. The Wall Street Journal Төркия президентына алмашка килергә мөмкин кешеләрнең берсе — Сәлчүк Байрактар дип белдерде. Сәлчүк — "Байрактар" дроннарын ясаучы 42 яшьлек аэрогаләм инженеры.

Гомумән, төрекләрнең сәяси үзаңы шундый. Алар президент буларак Эрдоганга тавыш бирергә, шул ук вакытта җирле хакимияттә президентка каршы булган фиркане сайларга мөмкин. Бу — гадәти әйбер.

— Монда төп мәсьәлә шунда ки — төрекләр баланс ярата. Алар өчен алтын урталык булу бик мөһим. Шуңа да моңа кадәр булган сайлауда президент булып Эрдоган сайланды, парламентта да АК фиркасе һәм алар белән беректәш булган фиркаләр җиңде. Муниципаль сайлауда, киресенчә, сәяси яктан Җөмһүрият халык фиркасе казанырга тиеш иде, — ди татар сәясәт белгече Руслан Айсин. — Гомумән, төрекләрнең сәяси үзаңы шундый. Алар президент буларак Эрдоганга тавыш бирергә, шул ук вакытта җирле хакимияттә президентка каршы булган фиркане сайларга мөмкин. Бу — гадәти әйбер. Төп стратегияне президент һәм парламент билгели, ә җирле идарә исә җирле проблемнарны хәл итә. Мин монда АК фиркасе өчен зур проблем күрмим.

Имамоглуның йогынтысы көчәя дип әйтү әлегә эмоциональ бәя булып кала. Истанбулда җиңү — бөтен Төркиядә җиңү дигән сүз түгел. Элек Эрдоган Истанбулның мэры булды, аннан трамплиннан сикереп бөек вазифа яулады. Бу чагыштырулар хәзер тәңгәл килми. Беренчедән, ул башка заман иде. Икенчедән, Эрдоган үзе фирка оештырды. Алар стратегик һәм көчле програм белән чыкты. Програмның күпчелек өлеше тормышка ашырылды. Имамоглу — Истанбул кысаларында көчле идарәчедер, әмма аның үз фиркасе юк, ул — Җөмһүрият халык фиркасенең рәисе түгел. Әле президент сайлавына дүрт ел бар. Шул вакыт эчендә АК фиркасе һәм Эрдоган тарафдарлары ниндидер көчле шәхесне сәяси мәйданга чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, Сәлҗүк Байрактарны. Бу вакытта күп нәрсә үзгәрүе ихтимал. 1998-99 елларда Русиядә Мәскәү мэры Юрий Лужковка альтернатива юк дип йөрүчеләр күпчелек иде. Ул фирка оештырды, анда Миңтимер Шәймиев тә керде, аннары аңа каршы махсус Путин чыгарылды. Сәясәт шундый катлаулы әйбер, ул бер мизгелдә бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин. Төркиядәге бүгенге күренеш иртәгә бөтенләй башка булуы ихтимал.

Юрий Лужков, Миңтимер Шәймиев (архив фотосы)
Юрий Лужков, Миңтимер Шәймиев (архив фотосы)
Имамоглу — Истанбул кысаларында көчле идарәчедер, әмма аның үз фиркасе юк, ул — Җөмһүрият халык фиркасенең рәисе түгел

Социаль-икътисади проблемнар катлаулы, ул да сайлауга йогынты ясады. Соңгы ярты елда инфляция акрыная башлады, ләкин проблемнар бар. Хәзерге вакытта җаваплылык мэрларга төшәчәк. Алар Әнкара безгә акча бирми дип аңлатырмы? Тышкы сәясәттә Эрдоган һәм аның такымы казанышка ия булса, ул барлык сәяси балларны үзенә җыячак. Ә менә кайсыдыр шәһәрдә проблем булса, ул аны үз өстенә алмаячак. Бу Җөмһүрият фиркасе кешеләренә төшәчәк. Русиядә дә шулай эшләнә ул. Патша безнең хакта кайгыра, ә менә җирле хөкүмәт, губернаторлар аның боерыгын үтәми, ришвәтчелек белән шөгыльләнә, имеш. Бу риториканы монда да кулланырга мөмкин, — ди Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG