Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль билгеләгән түрәләр Украинаның баскынлыктагы төбәкләреннән кача башлаган


Баскынлыктагы Донецки "халык республикасы".
Баскынлыктагы Донецки "халык республикасы".

"2022 елда күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк - сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр", диелә.

Кремль чакыруына ияреп Украинаның баскынлыктагы төбәкләренә эшләргә киткән түрәләр, карьераларын Русиядә дәвам итү өчен, хәзер бу вазифаларыннан китү әмәлен карый. Бу хакта президент хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән "Медуза" яза.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, аннексияләнгән төбәкләрнең хакимиятләрендә рәсми вазифа биләүчеләр соңгы вакытта үз эшләрен "вахта кебек кенә" кабул итә.

"Баштарак [2022 елда] күпләр анда калырга мөмкин дип уйлый иде әле: янәсе сугыш бетәчәк тә, анда акчалар елга булып агачак. Хәзер мондый әйбер юк - сугыш сузыла, кешеләр кәнәфиләрендә "кысылып" калды. Даими вазифада эшләсәләр дә, моны вахта кебек кабул итәләр. Мөмкинлек чыгу белән кире кайтып китәләр", дигән ул.

26 апрельдә Донецки "халык республикасы" губернаторы Денис Пушилин хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Костомаров эшеннән китте. Ул "сайлаулар" оештыру өчен җаваплы иде, ә аңа кадәр Ульян, Липецки, Мәскәү өлкәләрендә охшаш вазифаларда торды.

Костомаровның танышы әйтүенчә, түрә башта Донбасста эшләп, аннары Русиянең берәр төбәгендә губернатор булуга өметләнгән. Ул баштан ук Донецки "халык республикасы"нда калырга ниятләмәгән һәм президент сайлавыннан соң президент идарәсе белән бу баскынлыктагы төбәктә эшен төгәлләү турында килешә алган, диелә.

Запорожье өлкәсенең басып алынган җирендә вице-губернатор булып торучы Сергей Толмачев та вазифасыннан китәчәк. Бу хакта "Медуза"га президент хакимиятендәге ике чыганагы әйткән. Аңа кадәр ул аннексияләнгән Акъярда (Севастополь) шул ук вазифада булган һәм "Бердәм Русия"нең Русия төбәкләрендәге кампанияләрен җитәкләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG